Син гафу ит, яратканым өчен,
Кагылганга синең күңелгә.
Тик белеп тор, син кояшым- көндез,
Төнлә - йолдыз йөрәк түремдә.
Син гафу ит, матур сүзләр өчен,
Борчыганым өчен юкка да.
Мин бит әзер (юләр генә димә!)
Керергә дә хәтта утларга.
Син дә миңа җавап бирсәң икән,
Хисләремнең белеп бәясен.
Күзләреңә карап, килә беркөн
"Мин яратам сине!"- диясем.
Ә син һаман уен-көлкеләргә
Борасың да минем хисләрне...
Дәшми калам мин дә...кысамын да
Ныграк итеп бары тешләрне!
Син гафу ит, яратканым өчен,
(Беләм: яратмыйсың кемне дә!)
Ә мин бүген үземә максат куйдым:
Керәм диеп йөрәк түреңә!
АЛСИНӘ С.