Предыдущая публикация
Баскан җирем яшел үлән,
баш очымда зәңгәр күк,
тирә ягым ак каеннар,
ерак түгел тирән күл.
Уңга карыйм, җир җиләге,
сул ягымда, бөрлегән,
ятып җыйсаң да бетмәслек,
җиләк-җимеш өлгергән.
Җиләкләрне өзеп кабам,
кошлар сайрый, кырымда,
бал кортлары мәш киләләр,
чәчәк тулы болында.
Кәккүк кычкыра, туктамый,
яңгырап, урман чыңлый,
алдаша бугай яшьләрне,
алтмышка бераз тулмый.
Рәхәтлек, әйтеп бетмәслек,
саф һавага исерәм,
шул чагымда бик аермыйм,
урманны, җәннәт белән.
Ераклардан, урман яклап,
поши кычкырган тавыш,
кайтара кире исемә,
калдырып миндә, сагыш.
Урманнан чыгам, ашыкмый,
чак беленгән эз белән,
тагында бер кайтырмын дип,
тамгаларны калдырам.
Фән.Нәби.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10