Предыдущая публикация
Юк, ышанмыйм, мөмкин түгел,
хөкүмәт андый булмас,
үз халкына кырыс карап,
пенсия кисеп тормас.
Кемнәр бирми, арттыруны,
хаклы ял акчаларын,
эшләп-эшләп түләнелгән,
кирәкле налогларын?
Юк, ышанмыйм, алай булмас,
хөкүмәт андый түгел,
гомердә дә, оялмыйча,
күрсәтмәс каты күңел.
Кемнәр, нәрсә, сөйли анда,
чү ашыкма, син уйла,
хөкүмәт бит безнең яклы,
ул безнең өчен, үлә.
Юк, ышанмыйм, дөрес түгел,
нәрсә җитми аларга,
хаклы ялны эшләп алдык,
түли-түли фондларга.
Кемнәр, нәрсә, сөйли анда,
барысыда алдашу,
хөкүмәт тә безнең кайгы,
тик түләүләр арттыру.
Юк, ышанмыйм, ялган хәбәр,
хөкүмәт андый булмас,
милиардларга газны сатып,
пенсия тунап тормас.
Фән.Нәби.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3