Язмыш юлы берәү генә,
һәркем сала үзенә,
кемнеңдер турылап чыга,
бормалы була кемдә.
Нинди генә булмаса да,
бормалы да, туры да,
һәркешенең үз язмышы,
яшәп булмый кирегә.
Кемнеңдер үтә гомере,
рәхәттә, болганмыйча,
ә кемгәдер авыр яшәү,
язмышы барышында.
Кемнедер язмыш юллары,
алып менә бик өскә,
ул чагында кайсыларның,
кешелекләре бетә.
Алар уйлый һәм ышана,
үзләре уйлауына,
алмаштыргысыз мин диеп,
төкеренә кешегә.
Бар кешенең бер төркеме,
алар өчен барда-бер,
өскә менсә дә, әйбәт,
аска төшсә дә, шөкер.
Кешеләр бар аңламаслык,
юлы да юк, эшедә,
гомер буе төрмәләрдә,
вакыты юк яшәргә.
Бар кешеләр ике йөзле,
хамелеонга ошаган,
бер карасаң дуслар кебек,
кирәк чакта югалган.
Кай кешене һәркем белә,
алар очрый урамда,
базарларда алар йөри,
хәер сорап яшәргә.
Уртача яшәгән кешеләр,
күбесе безнең җирдә,
эшкә барып кайту булса,
аларга шулда җитә.
Төрлечә яши, кешеләр,
шатланалар, җылыйлар,
ничек кенә булмаса да,
бәхетен эзли, алар!
Фән. Нәби.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13