Күргәнегез бармы, берәр вакыт,
торна биюләрен, яланда,
матур итеп, канатларын җилпеп,
ара-тирә сикерешкән чагында.
Якыная ике торна, бер-берсенә,
аякларын алмаш-тилмәш күтәреп,
канатларын җәя алар бер мизгелдә,
урынында балалардай сикереп.
Йөри алар горур гына, кырын карап,
матурлыгын бер-берсенә күрсәтеп,
әкрен атлап, араларын якынайта,
сикерәләр бергә, җилпенеп.
Башкайларын чайкый, төрле якка,
аяклары белән тыпырдый,
сихри сүзләр сөйләп, бер-берсенә,
бетмәс хисләр турасында чекерди.
Биюләре торналарның, кай чагында,
биюенә ошый туйда, яшьләрнең,
очыналар алар хәста туйдагыча,
кыланышы, кияү белән киленнең.
Күргәнегез бармы, берәр вакыт,
биегәнен ничек торнаның,
ялан уртасында канат җилпеп,
үзем күрдем, бала чакта, алдамыйм!
Фән.Нәби.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11