Ике кызым.
Ике кызны булэк итте Ходай,
Кояш булса берсе,берсе ай.
Бэхетем hэм ышанычым булып,
Яшэгез сез исэн-сау hэм бай.
Кунел байлыгыгыз булсын hэр чак,
Кояш кебек булсын йозегез.
Гомерегез бэхет белэн тулсын,
Авыр чаклар булса ,тузегез!
Йорэк жылымны мин hэр чак,
Жэллэмичэ сезгэ бирермен.
Кирэк булса эгэр сезнен очен,
Ут-суларга да керермен.
Сез булганга йорэгем куана,
Ходаема рэхмэт укыймын,
Яннарымда Кояш,Ай булганга,
Бэхетемэ диеп юрыймын.