Үзләренә тормыш юлдашы эзләүчеләр әллә күпме мөрәҗәгать итә. Андый кешеләргә бер җөмлә белән генә дә җавап биреп була. “Алтмышны узгач, ир эзләмәгез. Икенче ир (яки хатын) – күлмәк ямаулыгы” дигән әйтемне дә кулланып була. Шул ук вакытта алай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, чөнки язмыш бездән сорап килми бит.
Берәрсе үлеп китеп, менә дигән, бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән гаиләләр дә ялгыз кала. Сүз яшьләр турында бармый. Олыгаеп ялгыз калгач, арытаба ничек яшәргә, дигән сорау туа. Ялгызлык – шикәр түгел, ул бик ачы. Мин үзем - ялгызлык ачысын икенчегә кичергән кеше. Өйләнешкәч тә ирем тәүге мәхәббәтенә йөри башлады. Шул хәлдә дә 10 ел яшәдем, өч балабыз туды.
“Китәм”, дигәч, китсәң – үт