Предыдущая публикация
Сакла мине бәла-казалардан,
Яманнардан, ялган сүзләрдән.
Сакда, җаным, сакла мине, бәгърем,
Нахаклардан, көнчел күзләрдән.
Ярат мине, чын күңелдән ярат,
Ихлас булсын безнең тойгылар.
Беләсең ич, минем бар хисләрем
Ялган, яманнардан туйдылар.
Ә мин сиңа йөрәгемне ачам,
Бирәм тәнемне һәм җанымны.
Синнән сорыйм ихлас сөюеңне,
Айлы кичләр, назлы таңыңны.
Венер ФӘТТАХ 23.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев