Предыдущая публикация
Хушлашуда борыч тәмнәре бар,
Бар аңарда җилләр ачысы.
Синнән киткәч җанымны кискәли
Бертуктамый сагыш кайчысы.
Вакыт атлый төлке адымыдай,
Тавыш та чыгармый, сиздерми.
Ничек көтәргә соң очрашуны
Җанны урталайга өздерми.
Араларда яз, көз дә түгел,
Ята бары көннәр, атналар.
Ә сагыну елныкына тигез,
Көннән-көн сагышлар арталар.
Миңа җитми иң назлы кулларың,
Җитми нурга тулы карашың.
Сагынудан микән килә сиңа
Вакытны да көтми барасым.
Венер ФӘТТАХ 14.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев