Предыдущая публикация
Йокларга ят, тыныч йокы!
Мин дә ятам, еракта.
Мин сагындым, бик сагындым,
Синсез авыр бу якта.
Йокы килми, сагыш борчый,
Уйлар һаман йоклатмый.
Ә йокласам, төшемә кер,
Тик төш уйны туктамый.
Төшемә кер песи булып,
Куенымда юхалан.
Мыр-мыр килеп колагыма,
Бул җаныма моң салган.
Ят йокларга, мине уйла,
Мин керермен төшеңә.
Песидәй йоклап китәрмен
Башны куеп түшеңә.
Венер ФӘТТАХ 14.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3