Предыдущая публикация
Лилия Вахитова көе
Кайда идең син, кайларда йөрдең,
Нигә юлларыма чыкмадың,
Күрмәдеңме минем күзләремнән
Сагыш-моңнар тамган чакларын?
Күпме җәйләр үтте, көзләр китте,
Синсез генә килде язларым.
Белмәдеңме икән язмышларның
Бергә булуларга язганын.
Кушымта:
Күпме еллар югалып калдылар,
Күпме көннәр, күпме мизгелләр.
Кайтарырга иде шул чакларны,
Ә кайтулар мөмкин түгелләр.
Мин белмәдем синең исемеңне,
Җаныкаем, диеп чакырдым.
Төшләр җанны өтте, өннәр китте,
Ялгызлыкта көн-төн зар кылдым.
Күпме назлар кипте, язлар үтте,
Ничек икән синсез яшәдем,
Нигә икән юлларыма чыгып:
-Мин тиңдәшең, -диеп дәшмәдең?
Венер ФӘТТАХ 14.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7