Предыдущая публикация
Сарыласым килә сиңа,
Ябынасым назыңны,
Онытасы борчуларны,
Тыңлатасы сазымны;
Эриселәр килә синдә,
Тыңлап йөрәк тибешең,
Онытасы кайгыларны,
Син, диясе, җимешем!
Дөп-дөп типкән йөрәгеңә
Куйыйм әле башымны,
Онытылсын шомнар, зарлар,
Күтәр әле кашыңны;
Күзләремә туры кара,
Куенымда тап урын,
Бөтенләйгә алчы! Алчы
Күңелемнең сафлыгын!
Венер ФӘТТАХ 16.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5