БҮГЕНГЕНЕҢ БЕЛИК КАДЕРЕН..!!
Бала чакта, зиратка мин, никтер,
Курка идем, барып йөрергә.
Хәзер мине, тартып тора, шунда,
Кем уйлаган, шулай булырын..?
Ярты авыл, шунда күчкән хәзер,
Ничек шуннан, тартып тормасын..?
Улымныңда, ул соңгы урыны,
Килми ничек, түзеп була соң..?
Бала чакта, аяк тартмый иде,
Шомлы иде, анда ничектер..?
Хәзер күңелем, тынычланып кала,
Чәчкә салып килсәм, сөйләшеп..!?
Дус-ишләрем, күрше-күләннәрем,
Зыяратта инде, күптәннән.
Онытып буламы соң,онытып кара,
Килми ничек түзсен соң йөрәк..?
Кеше гомере, бигрәк кыска икән,
Кадерләрен, бигрәк белерлек..!
Якыннарың китә, шунда мәңгелеккә,
Яра салып, сиңа гомерлек..!?
Беребездә, алдан белә алмый,
Кайчан өзеләсен, гом