Үкенечле булмасын .
Кайт әле кайт, әнкәй , бәйрәмгә бер ,
Чәчәкләрем әзер үзеңә .
Матур күлмәкләр дә кибет тулы ,
Бүләк итәр идем үзеңә .
Тик бер генә көнгә кайтчы, әнкәй ,
Чәчәкләрем кулда калмасын .
Син көткәндә кайтып булмагандыр ,
Мин шул хәлдә, кайтсаң аңларсың .
Кулда чәчәк, күзләремдә яшем ,
Күзем тәрәзәдән алмыймын .
Безне елап каршы алган чагын ,
Мәганәсен хәзер аңлыймын .
Вакыт та бар бүген, бүләгем дә ,
Газиз әнкәм юк шул бирергә .
Их, илерә күңел әнкәй, әнкәй диеп ,
Тик бер генә иде күрергә .
Китәбез дә онытабыз нигә ?
Туган йортны , газиз ананы .
Әйләнә дә кайта, шул көн безгә ,
Син көтәсең аннан балаңны .
Бәлки әнкәй син көткәндә шулай ,
Кайтмы