Язмыш ! Ялгыш безнең балаларга
Бәрелмә син,каты кагылма !
Мине битәрләвең җитмәгәнме ,
Мин бит торам алар сагында .
Сукма ,димим ,чак--чак кагылып ал,
Елагачтын җаннар сафлана .
Күз яшенә төренеп яшәмәсен ,
Бетмәс хәсрәт бирмә ,балама !
Байлыкны да бир син үлчәп кенә ,
Эзләп тапкан бәхет кадерле .
Иман байлыгыннан мәхрүм итмә,
Булмасыннар каты бәгыръле.
Гомерләре булсын балаларның ,
Хәере белән үтсен көннәре.
Ялган белән тулган дөньяларда ,
Югалмасын якты йөзләре.
Һәр ананың газиз баласына ,
Шушыдыр ул изге теләге !
Камчылама, язмыш балаларны ,
Сызламасын ана йөрәге .
Айгөл Вәлиуллина