Әлфинә Зарипова.
Әдәгыя Фәтхетдин кызына багышлана.
Бер йыл Әнкәй сине югалтканга,
Йөрәк яралары төзәлми.
Яшәү кагыйдасын аңласакта,
Сагышларны берни басалмый.
Телефонны алып хәл белешеп,
Юксың хәзер хәбәр сөйләргә.
Һәрбер урын синең эзне саклый,
Ә үзең юк ямнәр өстәргә.
Тәрәз төбендәге гөлләреңдә,
Тора кебек сине санынып.
Күбәләкләр булып син кунганда,
Шатланалар гүя кагылып.
Тәрәзәдә чагыла синең йөзең,
Киткән чакта кулың болгыйсың.
Һәр балаңа изге теләк теләп,
Рәхмөт догаларын укыйсың.
Киң күңелең белән Әнекәем,
Һәркем күңелендә урын алгансың.
Якты йөзең ачыклыгың белән,
Хәтер түрләрендә калгансың.
Сагынабыз Әнкәй, юксынабыз,
Сөйләшәсе сүзләр бетмәгән.
Сине югалтуның ачысыннан,
Күз