🗣🗣Бер кыз сөйли: студентка чакта хуҗабикә авылына кайтып китте, берүзем калдым фатирда ди. Сәгать төнге 12 нче ярты, зачетлар белән утырам ди. Ишек проемыннан карап тора берәү басып, менә бөтен барлыгым белән тоям инде ди.
Ялт борылып карыйм, берни юк ди инде. Яза башлауга, теге янә текәлә ди. Бала йоннары кабара тоеп тегене ди. Куркудан эчтән калтырый башладым ди, әмма куркыр әйбер юк бит, күренми ул. Шуннан, ничек кирәк алай тынычланып, чәй эчеп алдым да, ятарга йөрим инде дии. Курыкканга куш, тоелды гына ахры диеп. Әәптчии!!-дип төчкереп җибәрсәәм, ап-ачык итеп, артымда "будь здоров!"-дип әйтмәсеннәрме ди! Марҗа әбидә торган ул.
Башта инерция белән, "рәхмәт" дип җавап биргәнмен, аңлап алгач, күт җоннарына кадәр үрә торды. Төнлә дус кызга шалтыратып, аңарга чыгып чаптым тизрәк, төн кунарга курыктым дип сөйләгәне истә. )
оппа, эләктеееңмее?! Бассабыз! )))


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1