Предыдущая публикация
ТАВЫККА НИ ҖИТМИ
Сандугачтай сайрар идем,
Кирәк кунакларга ботак.
Әтәчкәем, бәгырькәем,
Булса балдагым, кыт-кытак.
Шатланып, куанып әтәч
Тапкан ялтырыйк ташыннан
Йөзек эшләтте остадан.
Күз чагыла кашыннан.
Тавык һаман һавалана:
Тарак сорый әтәч башыннан.
Юкны таптырып дәвалана,
Риза түгел булган ашыннан.
-Әтәчкәем, бәгырькәем,
Кычкырыйммы, таң ярып.
Сине уздырам, кыт-кытак.
Мин сөйләшмим шаярып.
Кычкырды очына- очына.
Дога кылып баш очында:
-Үз башыңа,- диде хуҗа,
Чыкты вакыйганың очына.
Чамадан тыш очыну
Кемне дә юньлегә илтми.
Ипкә китерер өчен,
Каты куллы хуҗа җитми.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1