Күке ана
Әминәнең бу сүзләрне ишеткәч күңелендә туган ике төрле хис аны әллә нишләтеп җибәрде. Беренчедән, ничек инде йөрәгеңнән өзелеп төшкән бердәнбер газиз балаңны ниндидер ир-атка алыштырырга була дип уйласа, икенчедән, яраткан оныгы аның янында калганына сөенеп, йөрәгенә ниндидер җылылык йөгерде.
Никадәр баш ваткан иде Әминә оныгын үзләре белән калдырырга. Ходай рәхмәте белән барысы да үзеннән-үзе хәл ителде тагын.
- Без аны барыбер сиңа бирмәс идек, тик аның өчен судлашып йөрисе булыр иде. Син үзең шулай теләгәч , бигрәк тә рәхмәт. Чыннан да мин тормышымны Камиләмнән башка күз алдына да китермим.
"Менә аңладым инде хәзер - дип уйлады Әминә, - теге вакытта төшемдә Гарифым сине әле бик җаваплы эшләр көтә дигән иде. Камиләмне тәрбияләп үстерәсем бар бит әле. Гамилә әби китеп барды бит шул төштән соң, урыны оҗмахта булсын инде мәрхүмәнең".
Шулай итеп судтан соң әбисе белән әтисе янында яшәп калды Камилә. Тора-тора әнисен дә сирәк исенә төшерә башлады. Тегесе дә башта ешрак шалтыраткан булса, соңыннан бөтенләй диярлек шалтыратмый башлады. Яңа елга сине кайтып алам дигән сүзләрен бөтенләй онытты ахры. Бәйрәмнәр үтеп, Камилә каникулга чыккач, кайтып килде ул. Кызы янында бер сәгать тирәсе утырды да, китеп тә барды. Ул киткәч, Камилә тагын читенсенеп калды. "Әни, китмә инде шул Казанга, нәрсә калган анда!" - дип елап калды ул аның артыннан. Көчкә тынычландырды оныгын Әминә. "Баланың йөрәген генә бозып китте, бер сәгать өчен кайтып кына йөрисе түгел иде", - дип, ачуын кая куярга белмәде ул. Җитмәсә, шикләнгәне юкка булмаган икән, Камил дә көн саен диярлек эштән салгалап кайта башлады. Оныгы белән улы өчен кайгыруы да бушка китмәде. Көннәрдән бер көнне инде йокларга әзерләнгәч, күкрәге чыдый алмаслык итеп кысып авырта башлады. Тын алырга да читен була башлагач, Камилгә эндәште ул.
- Улым, минем нишләптер хәлем китте. Тын алырга да авыр, ашыгыч ярдәм чакыртмыйча булмас ахры
Куркуыннан Камил айнып та китте. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, бер ярты сәгатьтән Әминәне, инфарктка ошаган дип, шифаханәгә алып та киттеләр. Кеше йөрәге таш түгел шул, түзә-түзә дә бер килеп чыга шулай. Шушы көннән Камил бер тамчы аракы капмады авызына, әнисен югалтудан курыкты ул. Әле бит кызын тәрбияләп үстерәсе бар. Ике атна ятып чыкты Әминә шифаханәсендә. Әле ярый, ходай рәхмәте белән инфаркт ук булып җитмәгән. Шушы ике атнада Камил эшеннән ял алып, гел кызы белән булды, мәктәпкә озатты, каршы алды. Ашарга да үзенә пешерәсе булды, кичләрен кызына өй эшләрен эшләргә булышты. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына да барырга туры килде аңа. Шунда күрде дә инде ул Ләйсәнне. Ләйсән - Камиләнең беренче укытучысы, класс җитәкчесе. Кечкенә генә буйлы, мөлаем йөзле, ипләп кенә сөйләшә торган хатын, Камилнең күңел кылларын читтереп куйды. Бер балалы ялгыз Ләйсән ике ел элек күчеп килгән иде авылга. Мәктәптә укытучылар җитмәгәч, бик риза булып кабул иттеләр аны. Колхоз төзегән барактан бүлмә дә бирделәр. Тик бер авыл кешесе белмәде, ире исәнме, аерылганмы, нишләп баласы белән берүзе генә?
Җыелыштан кайткач, кызыннан әкрен-әкрен генә Ләйсән турында сораштыра башлады Камил. Бигрәк ярата шул Камилә укытучысын. Аның турында сүз чыккач, сөенә-сөенә әтисенә мактый да башлады аны:
- Әти, беләсеңме, шундый әйбәт ул Ләйсән Раисовна. Безне бөтенләй ачуланмый ул. Мин аларның өйләренә дә кергән бар.
- Классташтарың белән бардыгыз мени?
- Юк инде, әти, үзем генә. Мин бит аның Лилиясе белән бер партада утырам. Аларның өйләре бәләкәй бит, анда бөтен класс сыймый да.
- Ә Лилиянең әтисе юк мени?
- Юк шул, менә минем әнием юк монда, ә аның әтисе, - дип авыр сулап куйды Камилә.
Иртәгесен аны каршы алырга баргач, кызы турында сораштырган булып, Ләйсән янына класска керде ул. Инде дәрес бетеп, укучылар таралып беткән, Лилия генә әнисен көтеп утыра иде. Мәктәптән алар бергә чыктылар. Камилә белән Лилия ишектән чыгу белән спорт мәйданчыгына йөгерделәр, ә Камил, кызы белән кызыксынган булып, Ләйсәнгә сораулар яудыра башлады: "Ничек дәрестә утыра, үзен ничек тота, классташлары белән мөнәсәбәте ничек?"
- Кайгырмагыз, Камил Гарифович! Бик сәләтле, акыллы сезнең Камиләгез. Дәресләрдә дә бик тырыша, нинди генә сорау бирсәң дә, кул күтәреп җавап бирергә генә тора. Кайбер вакытта дәресләрдә "әни" турында сүз чыкса, ничектер югалып кала.
- Әнисез читен шул, кыз балага бигрәк тә. Шундый хәлләр булып куйды шул, нишләтәсең. Ярый әле әби бар, әбисен үлеп ярата ул.
- Әби әби урынында, ә әни үз урынында булырга тиеш тә, нишләтәсең инде. Шулай булса да, бирешми ул Камилә, молодец!
Шушы икәүдән-икәү генә очрашып сөйләшкәннән соң, аларның арасында якынлык җепләре сузыла башлады. Көн саен диярлек очрашып алар бер-берсе турында күп нәрсәләр белделәр.
Лилия үзенең тормышы турында сөйләде. Педагогия институтының ахыргы курсында укыганда бай семьяда туып үскән егет белән таныша. Егетнең әти-әнисе бердәнбер улларының гади авыл кызы белән очрашканын бөтенләй дә хупламыйлар. Егет башта: "Мин сине яратам, барыбер сиңа өйләнәм, әти белән әни каршы булсалар да", - дип йөри дә, Ләйсәннең авырга узганын белгәч, бөтенләй юкка чыга. Телефон номерына кадәр алыштырып куя. Кызы тугач, Ләйсән кая барсын инде, авылга әниләренә кайтып китә. Ә анда өй тулы кеше: әтисе белән әнисе, дәү әбисе, семьясы белән абыйсы. Абыйсының өченче баласы дөньяга килгәч, шушы авыл мәктәбенә укытучы кирәк, торырга бүлмә дә биргәннәрен ишеткәч, бик шатланып килеп урнаша Ләйсән. Шушы авылга килгәненә бер дә үкенми ул. Эшен дә яратты, авыл халкы да аны чит күрмәде.
Әминәгә дә бик ошый иде бу тыйнак кына, йомшак сүзле Ләйсән. Гөлия Камилне ташлап чыгып киткәч, бер ничектер уйлап та куйган иде ул: "Иии, шушы Ләйсәннең яхшы кеше икәне йөзенә чыккан, улыма менә дигән хатын булыр иде ул. Камилгә генә беркем дә, бернәрсә дә кирәк түгел, эчүгә салынып бетә инде, балакаем, - дип. Улының Ләйсән белән очрашканын ишеткәч, бик тә сөенде ул. Иии, ходаем, бергә генә булсалар ярар иде, Камилә дә ярата аны,әллә нинди ят кеше түгел, яраткан укытучысы.
Камил бар кыюлыгын җыеп, Ләйсәнгә бергә кушылырга дип тәкъдим ясап караса да, ул тиз генә риза булмады. "Тота-каба риза булып, тагын эссе табага пешүең бар" дигән уйлар чуалды башында.
- Ашыкмыйк әле, Камил, Камиләнең әнисе белән аерылганыгызга бик аз вакыт үтте, бәлки ул кире дә кайтыр. Сезнең бит кызыгыз үсеп килә, - диде ул Камилгә.
- Кайтса да мин аның белән булмыйм инде барыбер. Хәзер уйлыйм менә, нинди сукыр сөю белән сөйгәнем микән мин аны? Ә ул минем мәхәббәтемне аяк астына салып таптады. Мин аны бервакытта да гафу итә алмам.
- Син алай кырт кисмә әле! Андый мәхәббәт тиз генә онытылмый ул. Аннан соң, яра нинди генә тирән булмасын, төзәлә ул барыбер.
- Әйе, тән ярасы төзәлә, ә менә йөрәк ярасы?... Йөрәк ярасын ничек төзәтергә? Шулай да ясаган тәкъдимемә җавап көтәм. Юк, мин сине ашыктырмыйм, күпме булса да көтәргә риза.
- Ярый, Камил, мин уйлармын, уйламыйча гына җавап бирә торган эш түгел бу, бик җаваплы ул яңа тормыш башлап җибәрү. Ризамы син минем белән?
- Әлбәттә риза, Ләйсән,әйтәм бит, мин ашыктырмыйм дип.
Шулай әкрен генэ көннәр уза торды. Камил белән Ләйсән дә бер-берсенә якыная бардылар. Инде ямьле язлар үтеп, җылы җәйләр җитте. Камилә белән Лилия дә беренче сыйныфны тәмамлап җәйге каникулга чыктылар. Бу ике шаян күңелле кыз, аглый белән таглый шикелле гел бергә булдылар. Төскә-биткә дә ничектер охшаган иде алар, икесе дә сары чәчле, буй-сыннары охшаш. Тик күзләре генә икесенеке ике төрле, Камиләнеке тирән күл күк зәңгәр булса, Лилиянеке зөбәрҗәт төсендә ямь-яшел төстә.
Шушы җәйге көннәрнең берендә, урамда уйнап йөргәндә, Камилә үзләренә таба килүче хатын-кызны күреп алды. Ул уйнаган җиреннән кинәт туктап калып:
- Бу минем әни кайта бугай, тик көчкә атлый, аягы авырта микән әллә? - дип аңа каршы йөгерде. Йөгереп барып, кочаклап алыйм дигән иде, әнисенең инде йомрыланып килгән эчен күргәч, туктап калды.
- Кызым, ничек хәлләрең? Ник туктап калдың, сагынмадың мени әниеңне? - дип Гөлия кызын кочагына алды.
- Әни, синең бәбәең була мени?
- Юк, кызым, карбыз йоттым менә, - дип көлде Гөлия.
- Син нәрсә инде, әни, мине аңламый дип беләсеңме әллә? Мин зур бит инде, беренче сыйныфны бетердем.
- Молодец, кызым, үсеп беткәнең инде.
Менә озакламый синең кечкенә генә энең туачак.
- Мин малайларны яратмыйм, бигрәк тә бәләкәй елак малайларны.
- Хәзер шулай дип әйтәсең, ә күзләрең белән күргәч яратырсың әле, кызым. Менә мин сине Казанга кунакка алып китәргә кайттым. Әбиең өйдәме соң?
- Әби өйдә, тик мин кунакка бармыйм.
- Нишләп, кызым, Казанны күрәсең килми мени? Анда бит бик матур, сиңа ошамыйча калмас.
- Әни, минем Казанны күргән бар инде, язгы каникулда әтием алып барды, башка барасым килми.
- Ярый, кызым, алай кырт кисмә әле, әйдә әбиең белән сөйләшик башта. Әтиең эштәдер инде?
- Әйе, эштә. Син кер бар, ә мин уйныйм әле, - дип Лилия янына йөгерде.
Гөлия өйгә кергәндә Әминә ашарга әзерләп йөри иде.
- Абау, күзгә күренәсеңме әллә дип торам. Каян чыккан, ничек кайтырга уйладың тагын? Тик бер шалтыратып та карамыйсың бит, ичмасам. Бер балаңны ташлап, икенчене китерәм дисең инде алайса.
- Әни, исәнмесез, мин талашырга дип кайтмадым, менә ялга чыккач, Камиләне кунакка алып китәргә кайткан идем.
- Ә ирең нәрсә әйтер соң? Син бит теге вакытта аны каршы дип әйткән идең. Әллә аннан да аерылырга өлгердеңме инде?
- Юк инде, син нәрсә? Просто ул чит илгә командировкага китте. Ә минем берүземә читен, шуның өчен Камиләне алып китәм дигән идем берничә көнгә.
- Читен имеш аңа? Газиз балаңны калдырып чыгып китәргә читен түгел, ә ялгыз торырга читен. Белмим, Камил мәңге риза булмас җибәрергә.
- Ничек инде риза булмас, ул бит минем дә бала.
- Әәә, менә ничек сөйләшә башладың? Минем бала дип алып китмәдең бит, сөяркәңне үз балаңнан якынрак күрдең.
- Ярар инде, әни, мин бит аны бөтенләйгә алып китмим, берәр атнага гына.
- Хәзер мин Камиләнең үзеннән сорыйм, барасы килсә барыр. Мин бик риза булмасам да, аңа каршы килә алмыйм - дип, тәрәзәдән Камиләне өйгә чакырды.
- Әбием, нигә чакырдың мине? - дип мыш-мыш оныгы йөгереп кергәч, Әминә:
- Балам, менә әниең сине Казанга кунакка алып китәргә кайткан, барасыңмы, юкмы?
- Әни, мин сиңа әйттем бит инде, минем Казанга барасым килми дип. Ярый мин киттем, мине Лилия көтә. Пока, әни! - дип ничек очып керде, шулай очып чыгып та китте.
- Ишеттеңме, минем Казанга барасым килми дигәнен?
- Ишеттем, ишеттем, ярый китәм инде мин алайса. Минем белән сөйләшәсе дә килми Камиләнең. Миңа каршы котыртып бетергәнсез инде кызымны.
- Булмаганны, кем котыртсын аны, үзе дә аңлый бит инде ул хәзер. Аның янында синең турында бөтенләй сөйләшкән дә юк. Әллә нәрсәләр уйлап чыгарма. Син кая ашыгасың соң? Монда кадәр кайткач, чәй эчеп кит инде.
- Юк, рәхмәт, я Камил кайтып җитәр, аның күзенә күренәсем килми. Зөлфия янына кереп чыгам да, китәм инде.
Икенче көнне Гөлиянең авылга кайтканын, инде икенче иреннән авырга узганын белеп, авыл гөж килде. Ләйсәнгә дә ишетелде бу сүзләр. Берничә көннән, инде Гөлия авырлы булгач, кире Камилгә кайтмас дип үзенең кияүгә чыгарга ризалыгын белдерде аңа.
Ә Гөлия шушы китүеннән тагын бер өч елга югалды. Кызы янына кайтып килү түгел, шалтыратып та карамады. Аның кайтуы да, шалтыратуы да Камиләгә инде кирәк түгел иде. Бик сирәк кенә исенә төшерде ул аны, анысы да әнисенең фотосүрәтләре күзгә чалынып киткәндә генә иде. Чөнки аның янында яраткан әбисе, ә менә хәзер аны үз кызы кебек якын итүче яраткан укытучысы бар. Ләйсәнне, әтисе белән тора башлагач та, башта әни дип әйтергә кыймады ул. Тора-бара Лилиягә карап, ул да әни дип эндәшә башлады. Моңа Ләйсән дә, Камил дә каршы килмәделәр. Әминә дә: "Менә, кызым, минем бер әнием дә юк, ә синең ике әниең бар, - дия торган иде.
Камил белән Ләйсән бик матур тормыш иттеләр. Ләйсән чыннан да бик тыныч холыклы, күп сөйләшми торган чын ир хатыны булды. Биемен дә бик хөрмәт итте ул. Сөйкемле итеп әни дип эндәшүләре Әминәнең күңеленә май булып ятты. Кызлар да бик тату булдылар, бер-берсенә каршы бер авыр сүз дә әйтмәделәр.
Башлангыч сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамласагыз, җәен мин сезне Кара диңгезгә алып барам дип сүз биргән иде Камил. Чыннан да сүзен тотты ул. Кызлары да тырышып укыдылар, икесе дә бишле билгеләренә генә тәмамладылар уку елын. Ләйсән бервакытта да арттырып куймады билгене. Башка укучыларга караган кебек карады ул аларга. Кызлары аңа мәктәптә укучылар булса, өйгә кайткач, яраткан балаларга әйләнделәр. Ял итәргә китәргә әзерләнеп йөргәндә, Ләйсән үзенең авырга узганын да белде. Бик көткәннәр иде алар бу мизгелне. Ниһаять, аларның уртак җимешләре озакламый дөньяга аваз салачак.
Инде аларның киткәннәренә берәр атна үткәч, авылга кечкенә малаен ияртеп, Гөлия кайтып төште. Аны тагын берәр тапкыр күрермен дип, Әминәнең башына да килмәгән иде. Гөлиягә бик шат булмаса да, кеше шикелле каршы алды ул аны. Камыр куеп тиз генә коймагын да әмәлләп алды. Әминәнең шулай коймаклар пешереп сыйлаганына күңелле киттеме, елап та җибәрде Гөлия. Өстәл артында утырган малай аңламыйча :
- Әни, син ник елыйсың, монда әти юк бит, сине белкем дә кыйнамады, ә син елыйсың, - дип, әнисе янына килеп, аны кочаклап алды.
- Юк, улым, болай гына, кинәт күңелем тулып китте, - дип, улын кулына алып алдына утыртты ул. Бу сүзләрне ишеткәч Әминә:
- Гөлия, сине нәрсә, ирең кыйный мени? Ничек торасың соң син аның белән?
- Балам хакына дип торам инде, әни. Әни дип әйткәнемә ачуланма, зинһар, чөнки минем әни дип әйтерлек кешем юк.
- Әйт, мин сүз әйтмим, тик ник елыйсың соң хәзер ? Син бит үзеңә үзең шундый тормыш теләдең.
- Иии, әни, аңламаганым икән мин элек, хәзер соң инде, бер нишләп булмый. Илнар башта бик начар булмаса да, хәзер зверьгә әйләнде. Сәбәбе булса да булмаса да тотып тукмакларга гына тора. Мин инде җаеннан гына торырга тырышам, шулай да сәбәбен табып кына тора. Үзенең әллә ничә сөяркәсе бар, шулай булса да миннән көнләшә. Мин бала белән утыргач, бер кая чыгып йөргәнем дә юк бит инде. Ә үзе елга ничә генә тапкыр бара микән чит илләргә? Барган саен үзе генә бармый бит ул,әле бер сөяркәсен, әле икенчесен алып бара. Мине хоть бер тапкыр алсын иде. Менә Камил дә Камиләне алып китте диңгезгә дисең, әз генә алданрак кайткан булсак соң..., барысына төкереп, алар белән китеп барган булыр идек.
- Тукта әле, Гөлия, Камил кызы белән генә түгел, хатыны, тагын бер кызы һәм булачак нарасые белән китте бит ул.
- Ничек инде? Камил разве өйләнде?
- Ник син ишетмәгән идең мени, инде ике елдан артып китте бит, неужели сиңа аны бер кеше дә җиткермәде?
- Юк, минем бит бик чыгып йөргәнем дә, авылдан бер кеше белән аралашканым да юк. Зөлфия белән дә ара өзелде, ул шалтыратмагач, мин дә шалтыратмыйм. Менә шундый хәлләр икән, значит. Ооочень жаль!... Ә кемгә өйләнде соң ул?
- Ләйсәнгә, Камиләнең укытучысына.
- Ну да, әйбәт хатынга өйләнгән инде.
- Әйе, аллага шөкер! Синең дә тормышың рәтләнер әле,бик кайгырма! Ирең дә гомер буе гулять итмәс. Ходайдан сабырлык кына сора инде.
Гөлиягә карата күңеле каткан булса да, бу минутта бик кызганып куйды аны Әминә. Үз бәхетеңә үзең төкергәч, шулай була шул инде....
Илсияр Фәсхетдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4
Шулай шул, көрлегеңә чыдамагач хурлыгыңа чыдарга туры килә