*Кеше сөендерү изге гамәл.
Игелеклелекне чәчеп үстермиләр,
Бу сыйфатлар килә нәселдән...
Оясында күргәнне кабатлый,
Бала өлге ала өеннән...
Ата- ана бирә тәрбияне ,
Баласына сабый чагыннан...
Кешеләргә мәрхәмәтле булу ,
Канга сеңә туган йортыннан!
Үз башыңа акыл бирсен,диләр,
Өлкәннәр бит белми әйтмәгән !
Кушып кына эшләп булмый игелекне,
Йөрәк аша әгәр үтмәсә...
Берәүләргә бөтенләй ят нәрсә,
Башкаларга эшләү, яхшылык...
Ә кемгәдер яшэү чыганагы ,
Игелектән төшкән яктылык!
Кеше сөендерү рәхәт гамәл,
Авырлыкта,кирәк кул сузу !
Табигатьтә шундый канун яши,
Кылганны була бит,бер җыю...
Игелекләр кылыйк яшәү дәверендә,
Ярдәм кулы сузыйк ,мохтаҗга !
Җылы сүз дә кайчак җан җылыта,
Көч бирә ул,туңган җаннарга !
Халисә Гәрәева- С.23.05.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев