Фоат САДРИЕВ
14.
Рашатның котыру дәрәҗәсе бик куркыныч булса, зуррак сумма, түзәрлек булса, кечкенәрәге бирелде. Рашатның берничәшәр ай югалып торган чаклары алар өчен бәйрәмгә әверелде. Андый югалулардан соң ул баеп кайта, рестораннарда гына типтерә, баш төзәтергә акча дауламый, сумкасыннан алып, затлы коньяклар гына чөмерә. Бервакыт югалып торгач, ул өстәлгә төргәге белән акча кайтарып ташлады. Миңзаһит белән Хәят калтырана-калтырана акчадан баш тарттылар. Рашат, аларга мәсхәрәле карап, акчаны алды да сумкасына атты, башка күрмәссез, диде. Миңзаһит гомер буе ялган, икейөзлеләнү күреп газаплана иде. Шул ялганнан котылмакчы булса, тормыш куйган тәртипләр аның үзен дә шуңа мәҗбүр итә иде. Ниһаять, менә аның теләге тормышка ашты: аларның тормышында бер генә ялган да калмады — шәп-шәрә дөреслек! Ә ничек рәхимсез, куркыныч ул. Йөрәге әрнегән чакларда аны әллә нинди үкенечле уйлар биләде. «Нәрсә таптың син бу Казанда? Нәрсәгә ашкындың син монда?» дип үзен үзе тиргәде. Ят идең Болынкырда рәхәтләнеп. Бакчасында бар дөньясын онытып уздырган көннәрен ул җәннәт рәхәтләре белән исенә төшерде. Аяк астында йомшак кара туфрак, яшел үлән, тирә-юнендә агачлар, кошлар тавышы, җил исә, яңгыр ява, ак кар бөртекләре күбәләкләрдәй оча, урамга чыксаң, таныш кешеләр сәлам бирә. Шушы таш базда җәфаланып яту кирәк идеме? Алардан кызы Эльза белән кияве дә читләштеләр, чөнки Рашатка үгет-нәсихәт укый башлауга, ул аларны куып чыгарды. Бервакыт Эльза Миңзаһитка егет чакта алып барган көндәлекләрен биреп китте. Көрән тышлы бу дәфтәрне ул әле артыннан, әле алдыннан укыды. Укыган саен, күңелен үткен пычак белән телгәләгәндәй, үкенү-сагыш биләде. Көндәлекләрдә аның иң гөнаһсыз чорлары ярылып ята иде. Яшьлекнең матур хыяллары, тормышның һәр көненә соклану, игелекле зур омтылышлар, яшәү матурлыгы турында романтик уйлар, ниндидер китаплардан күчереп куелган фикерләр. Ул чордагы Миңзаһит белән хәзергесен чагыштырырлык та түгел, алар арасында бернинди дә уртаклык тапмаган, бу икс затны бары тик исем генә берләштерә иде. «Нәрсә булды? Мин гомеремне нәрсә өчен яндырдым?!» дигән сорауларга җавап эзләп, башлары чеңләде. Аның бит яшьлек максатлары якты, үзен кешеләр өчен багышлауга юнәлдерелгән иде. Ә нишләп соң ул ният тормышка ашмады? Яшьлектәге якты хыяллар югалтылган иде. Нәрсә өчен икәнен хәзер инде әйтеп тә булмый. Башта Миңзаһит илдәге тәртипләрне гаепләде, әмма тора-бара уйлары, җил куып китергән дулкын кебек, һаман бер ярга — үзенә китереп бәрделәр. Аның тарафыннан бик күп язмышлар җимерелде, шул исәптән Хәяткә да ул бәхет китерә алмады. Икесенең ике дөнья булып яшәвенә, балаларны аерып тәрбияләүләренә ул бүтәнчә карый башлады. Бу үзгәреш беркөнне базарда үзе белән партия мәктәбендә укыган Гапсаматовны очраткач булды. Башта алар бер-берсен танымадылар, бик озак карашып тордылар, ахырда кочаклашып күрештеләр, хәл-әхвәл сорашырга керештеләр. Ике арадагы әңгәмәдән бигрәк Миңзаһитны курсташының тышкы кыяфәте таң калдырды Ул укыгандагы кебек япь-яшь, йөзләре алланып тора, битендә җыерчыклар да юк диярлек, чәчләре дә чем-кара иде. Партия мәктәбендә чакта алар кул биреп исәнләшеп китүдән ары узмаган булсалар да, Гапсаматов Минзаһитны, айга-вайга карамыйча, үзенә кунакка чакырды. Ул ике бүлмәле фатирда яшәп ята икән. Хатыны да үзе кебек яшь, җиңел хәрәкәтле, ут борчасыдай очып йөри. Миңзаһитның кем икәнен әйткәч, аның бер алдына, бер артына төшеп, сандугачтай сайрады, җитәкләп зал ягына алып чыкты, идәндә уйнап йөргән ике бала белән таныштырды: оныкларыбызның балалары, бакчага бирдермибез, үзебез карыйбыз, чатнатып татарча сөйләшәләр, татарча җырлыйлар, татарча бииләр, диде, җырлатып-биетеп тә күрсәтте, Миңзаһит ике бүлмәле фатирдагы иркенлеккә хәйран калды. Анда артык берни дә юк, яшәү җиренең яртысын биләүче күпереп торган затлы кәнәфи-диван кебек нәрсәләр тутырылмаган иде. Гапсаматов, табын янында утырганда, үзенең тормыш хәлләрен сөйләп бирде: аны әүвәл туган авылында партоешма секретаре иткәннәр, аннары балалары бик кыстагач, Казанга күчкәннәр, шәһәрнең кайсыдыр райкомында инструктор булган, шуннан пенсиягә чыккан. Алар, өстәлгә әллә ничә төрле затлы эчемлек куеп, Миңзаһитны кыстадылар да кыстадылар. Үзләре иреннәрен генә тидереп куйсалар да, ул нишләптер кыстаганга бирешеп эчте дә эчте, ахырда исерде. Дөресрәге, ул үзенең Гапсаматов кебек шушылай яшь, матур булып саклана алмаганына үч итеп эчте. Ахырда, тавышсыз гына еларга кереште. Гапсаматов белән хатыны хафаланып аның тирәсендә бөтерелә башлагач, исерсәм елый торган гадәтем бар, дип акланды. Йомшавын күреп, хуҗалар аны ихлас күңелдән кунарга кыстадылар. Миңзаһит, үзенең кайтырлык түгел икәнлеген чамалап, Хәяткә шылтыратты да кунып калды. Бу очрашу аның күңелен актарып ташлады. Тормышта бернигә дә ирешмәгән Гапсаматовның ул үзеннән мең мәртәбә бәхетле икәнен аңлады. Аларның җаннары тыныч, шул затлы җиһазлар белән бизәлмәгән фатирларында бәхет касәләре мөлдерәп тулып тора иде. Көн саен түгел, хәтта сәгать саен Миңзаһит үзләренең тормышын аларныкы белән чагыштыра башлады, чагыштырган саен, аянычрак нәтиҗәгә килде... Рашатның аяк тавышы аның уйларын бүлде. Колагын ишек ярыгына куеп, тын да алмыйча тыңларга кереште. Менә ул аякларын сөйрәп кухня ягына юнәлде, нәрсәләрдер шалтырады, шешәдән аракы салганы, голт-голт эчкәне ишетелде. Аннары Рашат ютәлли-ютәлли туалетка кереп чыкты да үзенең бүлмәсенә бикләнде. Аяк очларына гына басып, Миңзаһит кухняга керде, өстәлдә буш аракы шешәсен күрде. Димәк, Рашатның запасы беткән. Ул тавышсыз гына плитәгә чәйнек утыртты, кабат үз бүлмәсенә таба атлаганда, телефон шалтырады. Миңзаһит өлгергәнче, Рашат чыгып трубканы алды. —Газетадагы белдерү буенча? — дип сорады Рашат карлыккан тавыш белән: — Тә-ә-әк, андый нәрсә булмаячак! — Ул трубкасын атты да Миңзаһитның каршысына килеп басты. — Сез нинди квартира алыштырырга җыенасыз? Ул арада Хәят тә атылып чыкты. — Безнең өч бүлмәлене икеле белән берлегә алыштырмакчы идек, — диде Миңзаһит, тотлыга-тотлыга. — Ә мин?! Мин арттыммыни? Сезнең миннән котылырга теләвегезне мин күптән сизеп йөрим! — Ни сөйлисең, улым?! — дип сүз кыстырды Хәят. — Без бит инде болай яши алмыйбыз. Сиңа өйләнергә кирәк. Икелесен сезгә бирербез, берлесендә үзебез яшәрбез. Рашатның кан баскан күзләре түгәрәкләнеп киерелделәр. — Бар әле, ояңа кер! — диде ул, калтыранган бармагын ишеккә таба юнәлтеп. Хәят чигенә-чигенә барды да бүлмәсенә кереп посты. Рашат кайнар юеш бармаклары белән Миңзаһитны бугазыннан буып алды: — Әйт дөресен — ник алыштырасыз?! Миңзаһитның тыны кысылды, сүзләрен көч-хәл белән генә кысып чыгара алды: — Әниең әйтте бит синең өчен. — Мразь! Сиңа хәзер бернинди квартира да кирәк булмаячак! Рашат икенче кулы белән Миңзаһитның иңбашына китереп сукты һәм ул мәтәлеп, урындыкларны аудара-аудара, залның түр ягына очты.
* * *
Соңгы вакытларда Әхнәф, жае чыккан саен, районда культура эшенең торышына канәгатьсезлеген белдерә килде. Ул аны экономика мәсьәләләрен тикшергәндә дә, җайлап-җайлап китереп чыгарып, исемен әйтмичә генә, чыбыркының нечкә очы белән Сөембикәгә чиерттереп ала иде. Каршы бер генә сүз әйтмәсә дә, Сөембикәнең ачуы кабарганнан-кабарды. Бүген хакимияттәге атналык планлаштыру вакытында Әхнәф тагын җайлап кына теге таныш чыбыркысын кулына алды. — Кайберәүләр республика матбугатында хакимият эшчәнлеген каралтып күрсәтергә тырышалар. Моның кем адресына әйтелгәнлеген залда утыручы җитәкчеләр барысы да аңладылар. Сөембикәнең артында чышын-пышын килеп көлештеләр, кемнәрдер аңа таба борылып карады. Ул коры дары кебек шартлап кабынырга әзер иде. Әхнәфнең сүзләре, залның ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдашып алуы аны сикереп торырга мәжбүр итте. — Нигә аны кайберәүләр дип торасыз? Ачыктан-ачык әйтегез! — диде ул, Әхнәфкә туп-туры карап. — Сәхнә киемнәре тектерергә акча бирмәвегез хак бит. Хәзер безнең районда гажәп атмосфера урнашты. Партия заманнарында бернинди тәнкыйть булмады, имеш, берәр сүз әйткән кешене эзәрлекләделәр, дип сөйләргә яратасыз сез. Ә үзегез өф иткәнгә чер итеп кычкырасыз. Культурага акча табылмаса да, якыннарыгызга йортлар салырга дигәндә табыла тагын. Әхнәфнең чырае бурлаттай кызарып чыкты. — Мин сезгә үзегез белмәгән нәрсәләр турында саграк сөйләргә киңәш итәр идем, Сөембикә Даутовна. Җитәкче кеше бит үз сүзләре өчен җавап та тота. — Куркытмагыз, — диде Сөембикә, ярсуын тыя алмыйча. — Урлаган әйберем юк. Миңа карашыгыз шундыймы, әллә культурагамы — мин анысын төгәл әйтә алмыйм. Әмма акча дигәне сезнең бармак арасыннан безгә таммый. Планга кертелгән булса да, музыка мәктәбен ремонтларга да бирмәдегез, бүген ул ябылу алдында тора. — Курыкмавыгыз әйбәт, — диде Әхнәф, тыныч булырга тырышып. — Залдагылар бу тырышуның сугып аударылган кешенең дүрт аякланып торырга азаплануы кебек икәнлеген ачык күрделәр. — Тик бу зур батырлык күрсәтә торган урын түгел. Сезнең ул музыка мәктәбен ремонтларга иң элгәре үэегезнең теләгегез булмады. Ярар, сез ремонтламасагыз, башка кеше ремонтлар. — Рәхмәт. Гаризам өстәлегездә булыр. Сөембикә кызу-кызу адымнар белән ишеккә таба атлады. Каршысында Фәһимәнең үзенә төбәлгән мыскыллы көлемсерәвен күрде, ачудан тыны кысылды. «Шул кәнтәй котырта, шуның сүзеннән чыга алмавы хак, күрәсең», дип уйлады ул. Кызу-кызу эшенә атлаган җиреннән, Фәһимәгә ачуын аудармыйча тынычланмаячагын аңлап, кире борылды. Банк каршына барып, шактый вакыт таптанып торды. Ниһаять, почмактан борылып чыгып, Фәһимәнең килгәне күренде. Аның йөзендә нәкъ баягы елмаю иде. — Йә, күнелең булдымы, авылдаш? — диде Сөембикә, аңа үзе кебек үк мыскыллы караш ташлап. — Кеше бәхетенә көнләшеп караучылар барысы да синең хәлгә кала. Артын печән ашый башласа, рәхәт түгел шул ул. Фәһимә Сөембикәне әйләнеп үтеп китмәкче булды, әмма ул аның каршына чыкты. — Син район банкының сейфын гына түгел, иреңне дә итәк астыңа тыккансың. — Ә ир-атның урыны кайда соң аның, шунда булмыйча?! — Фәһимә кычкырып көлеп җибәрде дә, Сөембикәне читләп үтеп, банкка кереп китте. Сөембикә көне буе үзен-үзе ашады, бухгалтеры белән, инспектор хатын белән телгә килде. Аңа бөтен дөнья бармак төртеп күрсәткәндәй тоелды. Кичкырын, үзен эштән азат итүне сорап язган гаризасын алып, Әхнәфкә керде, ләкин ул юк иде. Аны кабул итү бүлмәсендә калдырырга мәҗбүр булды. Әхнәф белән Фәһимәгә әйтелмәгән ачуын эчендә саклаган килеш өйгә кайтты. Ул ашарга әзерләп бетергәндә, ишектә Айдар күренде. Аның авызы колагында, күзләре очкынланып яна иде. — Сөембикә, мине котлый аласың, — диде ул керә-керешкә. — Мин бүген эшкә кереп кайттым. — Кайда, эшкә?! — диде Сөембикә гаҗәпләнеп. —Спорт мәктәбенә. Каратэ көрәше буенча тренер булып. Түгәрәк алып барачакмын. Көне буе җыелган ачуын чыгарып, Сөембикә кычкырып җибәрде: — Ничек инде син минем белән киңәшмичә эшкә керәсең?! Айдар җитдиләнеп калды, хәтта коелып төште: — Ничек инде өйдә ятыйм... Мин сау-сәламәт, синең каршыда оят. —Оят, оят, — диде Сөембикә, өстәлдәге савыт-сабаларны шалтыр-шолтыр китереп, — Аягың керсә, башын кермәгән, дигәндәй... нинди эш ди әле... Айдар авыр итеп сулады да, түргә дә узып тормастан, ишек янындагы кечкенә табуреткага утырды. — Менә бит ничек... — Аның тавышы бөтенләй диярлек ишетелмәде. — Ә мин инде ышанып беткән идем... Сөембикә күз ачып-йомган арада аның каршына килеп җитте. —Йә инде, Айдар, кичер инде син мин юләрне! — диде ул, аның битләреннән кат-кат үбеп. — Син эшкә кергәнсең, ә мин менә эштән китәргә гариза биреп кайттым. Сөембикә яшьле күзләре белән аңа елмайды. Айдар акрын гына урыныннан торды: — Син чынлап әйтәсеңме? — Әйе. Авыр миңа Шәрифуллин белән эшләү. — Ул кулын селтәп куйды. — Бетмәс әле бер гади генә эш. — Аннары тагын Айдарның күзләренә туп-туры карады, гаепле кеше елмаюы белән елмайды. — Гафу итәсеңме мине? Айдар баш чайкап көлеп куйды: — Сине аңлый торган түгел, — диде ул. — Бер карыйсың — җен кебек бирешмисең. Җиңәм, сындырам, димә. Икенче карыйсың — сүз дә кирәкми, керфек сирпүгә үк буйсынасың, ефәк кебек ураласың. Ничек шулай була инде ул? Сөембикә аңа әллә нинди үкенечле кызганыч караш ташлады: ул әллә үзен, әллә Айдарны кызганды — моны аерырлык түгел иде. — Аллаһ шулай яраткач, нишлим соң?! Айдар аның иңбашыннан кочып залга алып чыкты, икәүләп диванга утырдылар. — Миңа кискен үзгәрүчән континенталь табигать шартларына күнегү җиңел булмаса да, ияләшергә туры киләчәк, — дип пышылдады Айдар аның колагына. — Хәзер генә кояш нурлары өттереп көйдерә, биш минуттан коточкыч давыл, кар бураны күтәрелә. Сөембикә аның бу сүзләреннән елмаеп жибәрде. Айдарның керфекләреннән күңелне тынычландыра торган әллә нинди җылы нур сибелә иде. Шушы нурлар аны бүген беренче мәртәбә елмаерга мәҗбүр итте. Бу кичне аның уйлары үзеннән, әнисеннән ерак китә алмады. Кече яшьтән үк Сөембикә үтә нечкә күңелле дә, хисчән дә булды. Шул ук вакытта, усаллыкта да аңа тиңнәр юк иде. Вакыты белән корычтай каты, чигенмәс Сөембикә, үзе дә аяламыйча, бик тиз бирешә торган иде. Шушы сыйфатлар әнисенә дә хас булды. Ул гомер буе ясаган хаталарыннан сабак алмады, аларны кабатлый торды. Җәүһәрия Фәйзрахман белән дуслашып йөргән заманнарда колхозга Сәфәргали исемле кешене председатель итеп куйдылар. Киң җилкәле, зур башлы, әллә нинди сары күзле, эре сөякле адәм иде ул. Куркыныч чырае эре җыерчыклар белән капланган, сул яңагында күз читеннән төшүче җыерчыгы бер урында, куркыныч булып бөтерелеп, өченче күз төсле тартышып тора иде. Сәфәргали зур гына түрә булган, нәрсә өчендер янган, дип сөйләделәр. Ул килү белән авылда каты тәртип кертте, көне-төне эш дип чапты. Колхоз күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Беркем тота алмаган Җәүһәрияне Сәфәргали ярты капчык фураж урлаганда каптырды. Фуражын фермага илттермәде, әгәр кабат эләксәң, прокурорның үзенә алып барам, дип котын алу белән чикләнде. Шул олы җанлылыгы өчен нидер өметләнеп. кичләрен Сөембикәләргә килә торган булып китте,
Фәйзрахманга юл киселде. Елмаеп-көлеп сөйләшсә дә, Сөембикәнең бу кешедән нишләптер коты алына иде. Өйдәгеләр, күрәсең, аңа күнегеп беттеләр, бер килүендә ул кунып калды һәм үги әтигә әверелде. Сөембикәнең күңеле дөрес сизенгән булып чыкты: элек елмаеп-көлеп кенә сөйләшкән Сәфәргали аш-судан да, башкасыннан да гаеп тапты, өйдәгеләрне дер селкетә торган бәндә булып чыкты. Ул кайта башласа, әбисе белән бабасы да, әнисе дә, бер басасы урынга биш басып, аның тирәсендә бөтерелделәр, аның һәр боерыгына өчәүләп йөгерә торган булып киттеләр. Өйдәгеләр генә түгел, авыл кешеләре дә Сәфәргалинең күз карашыннан куркалар иде. Аны өнәмәвен белдереп, халык исемен Сәпәрәйгә әйләндерде. Бервакыт фермада бергә эшләүче дусты Саимә кергәч, әнисенә бөтенесе алдында: "Нәрсәсен таптың шуның?" — диде, әрештәнне туктаусыз өреп кабарталар, ә ул кабарган саен биеккәрәк күтәрелә.
Сөембикәләр бүген бәрәңге алырга чыктылар. Айдар казыды, ул чүпләде. Өйлә җиткәндә, ишек алдыннан Мөнир Кәбировның кереп килүе күренде. Ул шактый йончыган, көрән фуражкасы астыннан чал чәчләре тырпаеп чыгып тора, кашлары элеккечә кап-кара булса да, күзләрендә курку ярылып ята иде. Мин Казанга очам, — диде ул, сәгатенә карап. — Сезнең белән күрешеп чыгарга гына кердем. — Абыйны озатып килим инде алайса, — диде Сөембикә Айдарга. Сөембикә аны өйгә алып керде, чәй әзерләргә кереште. Ләкин Мөнир абыйсы аны бу эшеннән туктатты. — Синнән оят булса да, әйтим, чәй минем өчен хәзер бик куркыныч әйбергә әйләнде. Төненә өч-дүрт уята. — Ул өстәлдәге савытка өеп куелган кызыл алмаларның берсен алды да шартлатып тешләп чәйнәргә кереште. — Менә шушы җитә миңа, башка берни дә кирәкми. Былтыр хирург Надировка каралырга кердем. Ул мине карады да җилкәмнән кагып: «Әле тагын йөз ел яшисең. Бу яшьтәгеләрнең күбесе шулай инде ул, борчылма», — диде. Мин, шунын сүзләренә ышанып, бер ел гомеремне үткәрдем. Хәлем бик кыенлашкач, беркөн икенче врачка кергән идем, Казанга барырга кирәк, диде. Сизеп торам, Надиров сүзе белән гомерне оттырдым бугай. Бу хирург әйтә, нишләп моңарчы йөрдең, ди. Уйлап карасаң, коточкыч! Гомер бит ул! Берәү генә. Башка юк та, булмаячак та. — Син юкка хафаланма әле, Мөнир абый, — диде Сөембикә. Ул аның элек-электән үлемнән бик курыкканын, тәненә бетчә чыкса да, яман чир галәмәтедер, дип больница юлларын таптаганын хәтерли иде. Сөембикә аның кирәк-яраклар тутырылган зур сумкасына берничә алма, әле көндез генә плитәдә кыздырган зур тавыкның яртысын тыкты да, үзе кул очына күтәрде. Билетына регистрация ясаткач, аэропорт артындагы тип-тигез киң яланга чыктылар.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев