Ай нуры. Повесть (10)
Əйе, артык нык яратыштылар шул алар. Олы бəхет озын гомерле булмыйдыр инде, күрəсең...
(Ахыры.)
Студент чаклары иде. Их, ул чактагы студент җəйлəре?!
Егетлəр, кызлар төзелеш отрядларына тупланып, берəр
авылга килə дə, көндез эшлилəр, ə кичлəрен уеннар, җыр,
бию, төрле ярышлар, күңел ачу башлана. Һəм мəхəббəт!
Күплəрнең беренче мəхəббəте əнə шул җəйге отрядлар-
да дөрлəп китмəде микəн. Чəчлəрне чəчлəргə бəйлəүче
мəңгелек сөю дə күп булгандыр.
Терлекчелек комплексы төзелешендə булачак педаго-
глардан тыш университетның юридик факультеты студент-
лары дə “акча көри” иде. Шуларның берсе белəн Кəүсəрия
дə танышып китте. Дөресрəге, Сарбаев үзе кыз артыннан
йөрде инде. Егет ыспай, бик грамоталы, шома сөйлəшə.
Менə шул шомалыгы өчен кыз аны шаяртып Сармаев дип
үрти иде. Ничектер гаҗəп иде, бер карасаң, Кəүсəрия аны
ярата кебек, икенче яктан, нəрсəседер ошамый. Белəсезме,
бозылган ашамлыкны күп итеп ашасаң бик начар була, аш-
казаны түгел, күңел җирəнə. Сарбаев белəн очрашканнан
соң да Кəүсəриядə шундыйрак тойгы кала башлады. Ни
өчендер ул гел кешелəрне гаепли, юкны бар итеп аларны
һəрчак начар, əшəке итеп күрсəтə иде. Менə шул гадəте
кызны сагаерга мəҗбүр итте һəм ул мөнəсəбəтлəрне артык
тирəнгə җибəрмəде. Лəкин, көз җитеп укулар башлангач,
Сарбаев Кəүсəрияне үзенең туган көненə чакырды. Тулай
торак бүлмəсендə кыз белəн егет һəм тагы да ике пар утыр-
дылар. Ашап-эчеп шактый вакыт юанганнан соң, ниндидер
сəбəплəр табып, тегелəр берəм-берəм китеп югалдылар.
Болар аулакта калды.
– Кəүсəрия, синең белəн генə
эчəргə дип кадерлəп саклаган шам-
панскием бар иде, əйдə, шунардан
авыз итəбез, – дип, Сарбаев яңа
шешə ачты.
Кыз шəраб градусыннан эрегəн
иде инде, бөтен дөнья ал да
гөл, шунлыктан ул шампанский-
дан баш тартмады. Лəкин, аны
фəрештəлəре саклый иде булса
кирəк, ул үзенə нидер булганын
тойды, күз аллары караңгыланып
бара бит, һушын җуйса, бу Сарбаев
аның белəн ни кыланмас… Һəм
кыз өстəлдəге авыр шешəне алып
егетнең башына орды да, аска
йөгерде, вахтерша янына төшеп
җитеп, идəнгə егылды.
Кыз берничə көн авырып ятты.
Менə шулай юллары аерылды
аларның.
Хəер, тормыш сукмаклары тагы
да очраштырган икəн. Бермəлне
район үзəгенə прокурор ярдəмчесе
булып Сарбаев килеп төшмəсенме.
Əллə очраклы рəвештə, əллə үзе
сайлап килгəн, тик, бу хəбəрне
ишетү белəн Кəүсəриянең күңеленə
шом төшеп алды. Их, күңел дигəнең
сизə икəн шул, юкка гына булмаган
шушы адəмнəн Кəүсəриянең чир-
кануы. Еллар үткəч, Сарбаевның
тагы да бер мəкере чəнчеп үтте əле
хатынның йөрəген.
Укытучы булып эшли башла-
ган Кəүсəриягə Сания исемле кыз
тəүге көннəн үк ошады. Риясыз,
саф күңелле бала, өстəвенə ма-
турлыгы, сөйкемлелеге дə хəттин
ашкан, яхшы укый, тырыш, мəктəп
эшлəрендə шатланып катнаша,
җырлавын тыңлап туймаслык.
Мондый буй-сын, мондый сəлəт
белəн артист кына буласы, ə кыз
укытучы булырга хыялланды.
Тугызынчыны тəмамлау белəн пе-
дагогия училищесына укырга китте.
Лəкин шушы бер ел эчендə генə дə
класс җитəкчесе булган Кəүсəрия
Санияне үз итеп өлгергəн иде.
Аның Туктарга күз атуын сизгəч,
егет өйлəнмəгəн иде əле, бигрəк тə
үз итте. Лəкин баланың бəхете бул-
маган икəн шул.
Сания каникулга кайткан ча-
2013/4 23
гында дискотекага йөри, шунда икенче бер кыз белəн
сүзгə килəлəр. Тегесе Сарбаевның балдызы булып чыга,
ул – апасына, тегесе иренə элəкли. Кыскасы, прокурор
ярдəмчесе, мəгариф министрлыгында эшлəүче ниндидер
танышы аша, Санияне училищедəн кудырттыра. Гарьчел
кыз əти-əнисе янына кайтырга хурлана, элмəккə менə,
лəкин коткарып калалар. Тик ул əллə кайгыдан, əллə шул
буылуы нəтиҗəсендə акылга җиңелəеп кала, эчкечегə
əйлəнеп, азып-тузып йөри башлый. Хəзер инде хəбəре дə
юк. Бəлки, исəн дə түгелдер.
Сарбаевның соңгы хəбəре көтелмəгəндə килде. Туктар
белəн килене Асия хəл белергə, сөйлəшеп утырырга
килгəннəр иде. Шунда Кəүсəрия энесенə мич ягарга кушты.
Ике хатын өстəл янында ашыкмый гына гəп куерта, дөнья
яңалыклары уртаклаша, ə Туктар, мич ягасы урынга, бер
гəзит кисəгенə карап каткан, имеш.
– Нəрсə эшлисең анда, йоклап киттеңме əллə? – диде
аңа хатыны.
– Юк, йокламадым. Кəүсəрия, кара əле! – дип, Туктар ян-
дырырга дип ерткан гəзит кисəген апасына сузды.
Гəзиттə таныш фамилия күрүгə ханым əллə нишлəп кит-
те, йөзе агарды. Зиһенен туплап ул хəбəр укырга кереште:
Сарбаевны үтергəннəр икəн лəбаса! Кеше бəласенə шат-
ланмыйлар, шулай да, Саниянең ачы күз яшьлəре суктымы
үзен, əллə аның чыннан да Таймасның үлемендə катнашы
булып, шуның шомлыгымы? Хəзер инде моны беркем дə
белмəячəк.
Əйе, үз үлеме белəн үлмəде Сарбаев. Яңа җирдə ул
ришвəт алырга əвəслəнеп китте. Лəкин, аның гына түгел,
зур калада башкаларның да танышлары бар икəн. Сарбаев
артык күп ришвəт сорагач, кемдер шəһəр бандитларына
шылтырата. Кыскасы, прокурорны авызына пачка-пачка
акча тыгылган килеш табалар. Кем əйтмешли, үлем сəбəбе
көн кебек ачык.
Лəкин Кəүсəрия барыбер дə күңелендə җиңеллек
сизмəде, котылдык дип иркен итеп сулап куймады.
Əйткəнебезчə, башкалар бəласенə куана торган кеше
түгел ул. Сарбаев кебек бəндə бөтенлəй тумасын иде дə
бит. Ə күңелдə барыбер юшкын бар. “Теге чакта, студент
вакытта Сарбаев белəн бəйлəнмəгəн булсам, ул соңыннан
Абызбайга, мөгаен, килмəс иде. Бу бəлалəр булмас иде.
Их, ул чакта барысы да бөтенлəй башкача буласы иде бит”
.Кəүсəрия шулай уйлый да авыр сулап куя. Лəкин монысы
инде үз-үзеңне юкка битəрлəү, Ходай куйган язмыштан кем
узган. Яшəешнең шарты шул: түз һəм канəгать бул.
Вакыт – дəва, дилəр. Дөрес, җəрəхəт башта түзгесез
авырта, соңыннан ул басыла башлый, хəтта онытылып
та куярга мөмкин. Лəкин, кайчак киресенчə дə була, ва-
кыт үткəн саен иске сагышлар яңарып, көчəеп китə, алар
даимигə əйлəнə. Таймасның югалуында нинди генə бул-
са да ачыклык эзлəп, Туктар да күп йөрде, Кəүсəрия үзе
дə тырышты, тик бары бер генə кеше – ерак райондагы
күрəзəче генə аңа анык сүз əйтə алды: “Ирең фəлəн-фəлəн
җирдə, унике метр тирəнлектə су төбендə ята,” – диде.
Тол хатын органнарга юнəлде, шуннан эзлəргə кирəк, дип
ялынды. Алар, авыр кайгыдан бу ханым бераз ялгыша
башлаган, дип уйлап, күзенə туры карамадылар, дорфа
эндəшмəделəр, эзлəнү турында кабул ителгəн карар алты
ай үтүгə көчен югалта, хəзер без бу эшкə яңадан тотына
алмыйбыз, дип аңлаттылар. Менə шул хəл хəсрəт утларын
көчəйткəндер инде.
Кəүсəрияне кайчак күзлəреннəн ачы яшьлəр атылып
чыкканчы сагыш басса да, ул үзен бəхетсез санамый иде.
Аның менə шунысы сəер. Күңелендə хəтта шатлык, сүнеп
бетмəгəн, əллə сүнми торганмы, канəгатьлек хисе калып
шул кан җылысы кадəрле генə булса да яшəү көче бүлəк
итеп тора иде. Нишлəп ул бəхетсез булсын ди?! Кəүсəрия
шундый кешене очратты, яратты, азмы-күпме яшəделəр,
аңардан бала тапты, Таймас аңа мəңге балкыр мəхəббəт
бүлəк итте… Бу азмы?! Мондый бəхет башкаларга тияме
соң əле!
Əйе, артык нык яратыштылар шул алар. Олы бəхет озын
гомерле булмыйдыр инде, күрəсең. Кеше гомере буена гел
бəхетле булып торса, ул үзенең бəхетле икəнен сизмəс,
аңламас та иде, мөгаен. Ə Таймас атылган йолдыз сыман
Кəүсəриянең язмыш күген яктыртып бер сызылып үтте дə,
шушы мизгелне мəңгелеккə истə калдырды.
Кеше юкка чыкты. Шулай буламыни соң? Юк, моның
белəн һич килешəсе килми. Гəүдəсе юкка чыксын да, ди,
лəкин аның эшлəре, хыяллары юкка чыктымыни?! Алар
калды, алар менə бит!
Ханым, уң кулына малаен күтəргəн килеш, биек күпер
өстеннəн алга, еракка карый. Район үзəге янында гына
Иделгə койган елга аша хəзер инде зур күпер салынган,
ул биек кенə. Көн якка, туп-туры кояшка карасаң, алда
иркен су – Идел култыгы җəйрəп ята. Бу Таймасның иң
яраткан һəм иң нык саклый торган урыны. Чөнки биредə
балык бихисап, яз көннəрендə алар уылдык чəчəргə килсə,
камышлар кыштырдап тора. Тагы да əнə шул камышлар
арасында кыр үрдəклəре күплəп оялый, челəннəр, хəтта
кыр казлары да күренеп кала, су күселəре яши. Кыскасы,
табигатьнең искиткеч ямьле һəм җанлы урыны. Күпердəн
түбəн, кече елга олысына кушылган җирдə, зур һəм матур
язу тора: “Фазылханов исемендəге култык” дип язылган.
Монысы Туктарның тырышлыгы, култыкка Таймасның исе-
мен бирү телəге белəн ул күп йөрде. Шунда ук ямьле генə
кемпинг. Анда туристлар, һəвəскəр балыкчылар туктала,
рəхəтлəнеп ял итə. Монысы да Таймасның хыялы.
Əйе, Таймастан берни дə калмады дип ничек əйтəсең?
Ə Айнур улы? Бу исемне Кəүсəрия уйлап тапты бит!
Хəтерлисезме, Таймас белəн Кəүсəриянең беренче очра-
шуын, йолдызларга карап сөйлəшүлəрен? Менə шул төнне
исендə тотып, ул улына Айнур дип исем кушты. Ул чакта
Таймас əкият сөйлəгəн иде бит əле, янəсе, Ай яртылаш
янган. Кəүсəриянең җаны да яртылаш янды, дөньясы яр-
тылаш җимерелде. Лəкин йөрəк парəсенең улын карарга,
Таймас нəселен саклап кеше итеп үстерергə аның күңел
җылысы да, көче дə җитəчəк!
Тик, “юк” дигəн сүз барыбер сəер. Мəетен күрмəгəн ки-
леш кешене ничек юк дисең. Кайчагында Кəүсəрия үзен
ничектер сəер тоя, бəлки, аның бөркете су төбендə ятмый-
дыр, бəлки, ул, фəрештəлəрнең амин дигəн чагына туры
килеп, йолдызларга ашкандыр. Ханым моның бары тик бер
уй, телəк икəнен белə, аңлый, лəкин белə торып та ышана.
Сəер.
Менə шулай: күпме вакыт үтсə дə, Таймасны юк дип əйтеп
булмый, ул Кəүсəриянең уйларында, хыялында. Ханым
зəңгəр күзлəрен зəңгəр киңлеклəргə төбəгəн: анда Таймас
очкан күк, Таймас гизгəн Идел. Тирəккə кунган сандугач ке-
бек хис тулы күңелгə əллə каян шигъри сүзлəр килə:
Төшлəремə керми башладың син,
Шул сəбəптəн күңелем – гел болыт.
Ялгызлыкка, бəлки, түзəр идем,
Төшлəремдə йөрсəк бер булып.
Таймас төшкə кергəндə үзе болай гел шат, көр күңелле
күренə. Соңгысында алар тау битлəвендə җилəк ашап
йөрделəр, кызыклар сөйлəп көлештелəр. Аннары Таймас
Кəүсəриягə бер кочак чəчəк бүлəк итте. Үзенең күзендə
бəхет очкыннары. Елмая.
– Белмим инде, Кəүсəриям, – ди, – башым буталды, дөнья
шулкадəр матурмы, синме, əллə менə бу чəчəклəрме?
Дөнья матур, Таймас, чөнки бу дөньяда синең кебек
кешелəр бар һəм булачак.
Ə Айнур, кечкенə кулларын кояш ягына сузып, үзенчə
сөйлəшеп маташа:
– Əттə анда киттеме, əннə?!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1