Беренче умырзая. Повесть (19)
«Сәлам Рәхимҗан-малай! Эшләр әйбәт бара, акча да шәп. Ә җанга ул гына җитми, шул бер җаныма урын таба алмам ахры... Күңел һичнәрсәгә ятмый, менә дигән авыл егетләренең шәһәргә килеп юлдан язуын, эчкечелеккә бирелүен аңламый идем мин элек. Бәлки, аларның да җаны бер җирдә, тәннәре икенче җирдә каңгырып йөргәнгәдер ул...».
19.
Таң озак көттермәде. Авыл башына көтү куарга төшкән җирдә Рәхимҗанның әнисенә түбән очка тормышка чыккан ахирәте шул иртәдә сер сөйләде. Ул сөйләгән сердән ана кешенең маллар куа торган чыбыгы кулыннан төшеп китте. Берара яулык чите белән авызын каплаган хәлдә торып калды ул. Тагы нидер өстәргә теләп, ахирәте янә ана колагына үрелде. Икесе дә бер булып башларына тотындылар – башка сыймас хәбәр иде күрәмсең... Рәхимҗанның әнисе үзен кая куярга белмәде.
Нәкъ шул вакытта автобуска утырган сыер савучылар җәйләүгә җитеп киләләр иде. Гадәтенчә бер читкә утырган Фаягөл бу юлы кызларның уен-көлкесенә колак салмады, күңеле болай да күтәренке иде аның. Җанын иркәләп торган татлы уйларында булды. Аның күзләрендәге очкынга байтактан игътибар итеп килгән сиртмәле Нурсылу башка түзә алмады, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты:
– Кызлар, күрегезче, безнең Фаягөл яңадан чәчәк аткан бүген, – дип чәрелдәде.
– Минем чәчәк коярга җыенганым юк, беренче күрүеңмени? – дип елмайды Фаягөл, Нурсылуга туры карап.
– Күр әле, күр, чукынчыкны, күзләре ут яна бит, – дип кабынып ук китте Нурсылу.
– Янмаска... әллә син мине...
– Киявең кайтмагандыр бит? Безгә кайчан күрсәтәсең инде үзен?
Сүзнең болайга борылуы Фаягөлгә ошамады, ул җитдиләнә төште һәм җавап кайтарырга ашыкты:
– Ниткән кияү тагын? Шаярып кына сөйләгән идем мин сезгә...
– Яшермә, кызым, үзең сөйләмәсәң дә белерләр. Болар арасында сер саклап буламыни... – дип, сүзгә Сапиятти дә кушылды.
– Нурсылу кияүгә чыккач, Исмәгыйле белән ниләр сөйләшкәненә тикле яшермәде. Сөйләшү генәме әле... – дип, алгы рәтләрдән кемдер усал көлеп алды. Күрәмсең, хак иде – башкалар да кушылып көлде.
Нурсылуның исә мондый төртмә сүзләргә исе дә китмәде. Киресенчә, үзен искә төшергәч, күңеле булып, тагы да ачылды гына.
– Булды, җанкисәккәем, булды, нәрсәсен яшерәсең аның, – дип, мәгънәле генә кеткелдәп алды үзалдына. Һәм шундук канәгать тавыш белән өстәп тә куйды: – Нәрсәсен яшерим, бирешергә исәп юк әле, боерган булса, типтереп яшәгән көнебез...
Ә Фаягөл, юл читендәге кукуруз басуына карап, үзалдына елмаюында булды.
Рәхимҗан атларын алырга көндәгедән дә иртәрәк чыккан иде. Олы елга түрендә утлап йөргән атлар, хуҗаларын күргәч, бер-беренә каранып алдылар. Болай иртә йөрүенә гаҗәпләнделәрме... Иртәнге чыкта коенган яшь курпының иң тәмле чагы иде шул әле. Иңбашына салып менгән куртканы җәеп, Ялгыз чишмә читенә барын утырды Рәхимҗан. Чишмә дисәң дә инде моны, дип уйлап куйды ул күңеленнән. Исеме дә – Ялгыз, искә алучы да юк үзен.
Олы елга киңлегендә шулай билгесез югалып калган Ялгыз чишмә Рәхимҗанга үзенең онытылып барган малай чакларын искә төшерде: Җәке каенлыгыннан җиләктән кайтышлый алар еш кына шушы урында тукталып хәл алалар иде. Кем күбрәк җыйганын үлчәшәләр, савыт төбенә саркып җыелган хуш исле җиләк суыннан авыз итәләр, түшләренә каплап иңә төшкән җиләкләрен кабарталар иде. Тулып җитмәгән савыт белән өйгә кайтып булмый бит, шулай иткәч җиләк күпереп китә... Әйе, әле кайчан гына нәкъ менә шушы урында утыра иде бит ул. Ә як-ягында күрше-тирә малайлары – Барый, Миңлегаяз, Нургаян, Хамис, Фаяз, Кавис... Бергә уйнап үскән авылдашлары кайсы-кайда таралышып беткән хәзер... Ул чакта чишмәнең теге ягында куе булып әнис үсә торган иде. Әнис дигәннән, кемне искә алды соң әле ул? Хамисне түгелме... «Вәт исе моның, арасына кереп ятар идем дә, валлаһи газим, чыкмасыем», – дип, Хамис гел шул тирәдә аунар иде. Йөзтүбән сузылып яткан көйгә чәчәктән чәчәккә үрелеп, бал кортыдай безелдәгән булыр иде. Бар нәрсәне онытыр иде Хамис шул әнисләр янына җитүгә... Бервакыт, шул чишмә янына җитеп килгәндә, алданрак йөгергән Хамиснең күңелсезләнеп туктап калганын хәтерләде ул. Әнисләрне сагынып йөгергән җиреннән, чишмәгә җитәр-җитмәс тораташ сыман хәрәкәтсез калды. Чишмә тирәсендәге печән белән бергә кемдер аның яраткан әнисләрен дә чабып киткән иде. Хамис канатсыз калган кебек булды. Хуш исле әнисләр үскән җиргә барып җиткәч күтенә утырды да еламсырап куйды, җанын куяр урын таба алмады. Су да эчмәде, сөйләшмәде, коелып калган әнис чәчәкләрен учына җыйды. Авылга кайтып җиткәнче башкаларның сүзенә катышмады, үзалдына тик уйланып кайтты. Кызганыч кыяфәткә кергән иде Хамис шул көндә...
Атлар ерак китмиме дигәндәй, утырган җиреннән борыла төшеп, як-ягына карангалап алды Рәхимҗан. Аларның тыныч һәм җансыз диярлек булып күренгән күксел шәүләләре томанлы җәйге иртәне иңнәрендә күтәреп торадыр төсле иде. Шунда атларның берсе, чыклы үлән тәмен мактагандай, җиңелчә генә пошкырып алды. Йолдыз Кашка пошкыруы иде бу. Пошкырган аваз тирә-юньне уятып җибәргәндәй булды, тын гына эленеп торган аксыл томан офыкка таба тирбәлеп куйды.
Рәхимҗанның күз алдыннан, тизләтелгән кинодагы сыман, күренешләр йөгереп узды: сулып, шәлперәеп төшкән әнисләрне ирененә китергән бала чак дусты Хамисне Ризван каеннарының ак тәненә балта чапкан исерекбаш алыштырды; чишмә суында йөзеп барган әнис чәчәкләрен – җирдә аунап яткан ап-ак каен кәүсәсе... Бала чак дусты белән шайтан суыннан агуланган Хамис арасында бернинди уртаклык таба алмый йөдәде ул.
Ямьсез уйларыннан арынырга теләп, чыклы үләнгә йөзтүбән сузылып ятты. Күзләрен дә йомып карады, әмма саташулы уйларыннан, җанлы сурәт булып күз алдына килгән вакыйгалардан арына алмады – үткән белән бүгенге, бүгенге белән үткәннәр буталды. Хамис турындагы уйларын ашыгып читкә куды ул. Котылдым дигәндә генә, яшьлегеннән күзләрен мөлдерәтеп карап торган, унҗиденче язларының тәүге умырзаясын тоткан Зәйнәп килеп чыкты. Зәйнәп белән ике арага чабылган каен очы авып төште. Сыкрап ауган ябалдаш астында калгандай хис итте ул үзен. Ләкин шунда, юлда төшеп калган ике зәңгәр тәтәй булып, яктырып, янып, Фаягөлнең күзләре пәйда булды. Фаягөлне искә төшерү айнытып җибәрде үзен.
Алсуланып чыккан кояш авылга якты нурларын сирпеде. Рәхимҗан тагы гаҗәпкә калды, Нурлы Аланда Кояш нәкъ Ризван каеннары турысыннан чыга икән бит. Моңарчы шуны белмәгән, абайламаган. Өч каенның уртадагысы, очсыз калганы өстеннән карап елмая иде бүген Кояш. Әйтерсең лә алдагы тешләре коелып беткән берәү, мәкер катыш мыскыллы елмаеп, телен күрсәтеп тора иде авылга. Шундый мәгънәсез чагыштыру уена килүдән уңайсызланып куйды ул. Төне буе иректә йөргән атларны, Йолдыз Кашкага атланып, иртәнге авылга куып кайтып килгәндә, һәр чык бөртегендә нәни бер кояш елмайган мизгелдә нигә әле шундый уйлар килә аның башына? Яңа көн туа ич, игенче көтеп алган якты-аяз җәйге көн. Менә озак та үтмәс, кырларда комбайн гөрелтесе башланыр, бункерларга шаулап икмәк агар, чиләкләргә күбекләнеп парлы сөт тулыр, карабодай басуында бал кортлары безелдәшә башлар, бәрәңге бакчасындагы көнбагышлар көнгә борылыр, аранда колыннар сикерешеп уйнар... Күпме муллык һәм шатлык вәгъдә итә туып килгән бу яңа көн.
Ә шулай да, тау өстеннән, Ризван каеннары арасыннан авылга карап торган кояш телен күрсәтеп мыскыллы елмаючы тешсез кешене хәтерләтә иде бүген.
Киерелеп бер кавым чапкач, хәл алырга утырган иде Рәхимҗан. Кесәсеннән хат чыгарды – Фаяз хаты. Инде ничәнче кат укуы иде аның бу хатны: «Сәлам Рәхимҗан-малай! Эшләр әйбәт бара, акча да шәп. Ә җанга ул гына җитми, шул бер җаныма урын таба алмам ахры... Күңел һичнәрсәгә ятмый, менә дигән авыл егетләренең шәһәргә килеп юлдан язуын, эчкечелеккә бирелүен аңламый идем мин элек. Бәлки, аларның да җаны бер җирдә, тәннәре икенче җирдә каңгырып йөргәнгәдер ул...».
Хатны укып бетерергә өлгермәде, аның уйларын хатын-кыз җырлаган тавыш бүлдерде. Күтәрелеп караса, тау битендә Фаягөл мәтрүшкә җыеп йөри икән. Хат онытылды. Егет, аяк очларында гына басып, сиздермичә, кыз янына йөгерде, куркыткан булып шаярырга ниятләде. Тик кыймады, чынлап та курка-нитә калса, дип, үзе үк куркуга төште. Арттан килеп күзләрен капласа, я булмаса берәр чыбык ташласа, кызны сискәндерермен дип шүрләде.
– Фаягөл, – дип эндәште ул ягымлы итеп. Фаягөл сискәнмәде, курыкмады. Кулындагы шәмәхә мәтрүшкәләрне иреннәренә китереп, шулар аша, син мондамыни дигәндәй, серле караш ташлады егеткә.
– Мәтрүшкәле чәй яратасыңмы?
– Яратам, – диде Рәхимҗан.
– Ә мине? – дип яктырды Фаягөл.
– Сине дә...
– Мәтрүшкәне ныгракмы, минеме?
– Мәтрүшкәне, – дип, шаярткан булды егет.
Кыз, назланып, үпкәләгән булды. Егет аны тынычландырырга ашыкты, янына килеп чәчләреннән сыйпады. Кыз тынычланмады – Рәхимҗанның кочагына ташланды, ут булып яндырды, җил булып назлады үзен. Шәмәхә мәтрүшкәләрне аралап бер-берен эзләде алар. Мәтрүшкәләр, кулдан төшеп, бал кортлары, төклетуралар очып уйнаган җиләк яфраклары, тукранбаш чәчәкләре өстенә таралды.
– Хәтерлисеңме, Рәхимҗан? – дип, нидер әйтергә теләде Фаягөл.
– Хәтерлим, – диде Рәхимҗан, аны бүлдерүдән кызык табып.
– Беренче умырзаяларны дим...
– Хәтерлим.
– Беләсеңме, мин нинди теләк теләгән идем?
– Юк, – диде Рәхимҗан, йомшак пышылдап.
– Ул теләгем чынга ашты, дөрес икән – беренче умырзая алдашмый, – диде Фаягөл, ярым йомык күзләрен тагы да яба төшеп.
Тәгәрәп яткан егет, иреннәре белән үрелеп, ямь-яшел җиләк яфрагы өзеп алды һәм шуның белән Фаягөлнең муенын, колак очларын кытыклады.
– Ул син идең, – диде кыз, егетнең колагына пышылдап, һәм, ялгышмыйммы дигәндәй, күзләрен аңар текәде. – Син минеке, минеке генә бит иеме, Рәхимле җаным.
– Ие, Чая гөлем...
Мәтрүшкә һәм тукранбаш чәчәкләрендә иркәләнеп, җиләк яфракларын сыйпап ятты алар. Сизелер-сизелмәс кенә искән җилдә баш очындагы яшь каен яфраклары лепердәшеп алды. Күбәләкләр очты, бал кортлары безелдәде...
– Ә син ни теләгән идең, Рәхимҗан? – дип пышылдады Фаягөл бераздан.
Егет икеләнеп калды. Бу очракта дөреслек теләсә нинди ялганнан да яманрак булыр төсле тоелды аңар.
– Сине... – дип пышылдады егет.
Бу ялган Фаягөлгә бик тә ошады. Ялган икәнлеген яхшы белсә дә, җавап аңа янә бәхет китерде, наз өстәде. Шул бәхет һәм назына чорнала-чорнала Рәхимҗанга сыенды ул.
– Рәхимле җаным...
– Чая гөлем...
Мәтрүшкәле яр читендә алар икәүдән-икәү генә иде.
(Ахыры бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев