"Куккэ тоташкан юл"
Уноченче булек.
Мона кадэр, борчулы, сагышлардан йоклый алмаган булса, буген Салих, эллэ тормышка аша, эллэ юк- шатлыгыннан, йоклый алмады...
Кунеленен бэлэкэй генэ бер читенэ кереп урнашкан омет чаткысы йоклатмады аны.
Бэхетле булыр очен, адэм баласына ифрат куп кирэк.
Э кай чагында бик азы да, житэ икэн. Кунелдэге хислэр, язгы ташкын сыман ташып тулсын очен, тормышынны каплап киткэн карангыда, энэ очы кадэр генэ тишектэн тошкэн яктылык та житэ икэн...
Салих, хэттэ иптэшлэренен гырлап йоклаганнарына да, соенде. Анын тизерэк танны аттырасы килде. Иртэгесе кон ничек булыр, анда тагын нилэр котэ...Бу серле билгесезлек, узе рэхэт, узе кыен иде...
Мэйсэрэ нилэр уйлый икэн-дип уйлады ул...
Ул да минем сыман йоклый алмый ята микэн? Юк ул йоклыйдыр... Ул бит, минем сыман сою утынды янып йормэгэн, билгесезлек газапларын кичермэгэн...
Итэгэ очрашкач нэрсэ дип суз башларга икэн?...
Утызбиш яше белэн барган ир егетнен, башында менэ шундый унжиде яшьлек егетлэргэ хас уйлар иде.
Мэйсэрэ дэ, тиз генэ йоклап китэалмады. Анын да, йорэге урыныннан купкандай булды. Мона кадэр, мэктэп юлындагы, уз ише малай-шалайлар белэн шаярудан башка, егетлэр сулышы тоймаган, саф кыз бала очен, бу бик зур вакыйга иде. - "Энкэйгэ эйтергэ микэн моны, элегэ юк микэн, эткэйгэ эйту юк та юк инде... Эни ни дияр икэн? Башын яшь эле, ойдэ генэ утыр дисэ нишлэргэ. Укырга да жибэрмэделэр, узебезнен янда торырга бер бала кирэк инде дип. Мин бит инде, кияугэ дэ чыкмый, эти-эни янында яшэп ятмам, абыйларым була торып -дип уйлады... Ул да тугел, ботен кукрэген жуууу итеп, Салихнын, узенен битен - анын битенэ тиереп, колагына пышылдавы исенэ тоште. Исенэ тошкэнгэ дэ, колагы кытыкланган кебек тоелды.
Ана да, иртэгесе кон, ничек булыр, чишмэгэ тошэргэме, юкмы, ана ышанып ялгышмам микэн - дигэн уйлар ана йокы бирмэде.
Менэ, узе озын булып тоелган, кып-кыска жэйге тон, утте дэ, китте. Гадэттэге эш коне башланды. Тик ул башкалар очен генэ, гадэттэгечэ иде. Салих белэн Мэйсэрэгэ, ин (решающий*) язмышларын хэл иткеч кон иде бу. Салихнын алга куелган карары катгый, узенеке итэргэ. Э менэ Мэйсэрэгэ нишлэргэ? Язмышнын кайсы якка борылып китуе бары тик Мэйсэрэдэн генэ тора иде хэзер. Эгэр уз телэге белэн, "мин риза" - дисэ, эти-энисе дэ анын телэгенэ каршы килеп юк дия алмаячаклар. Ин кадерле, топчек кызларына, Салихны тин курмэсэлэр, генэ инде...
Салих кебек ир тэтесэ, - бик куплэр дурт куллап риза булырлар иде дэ сон. Кызыгып йоручелэр аз булды мени? Салих кына берсенэ дэ борылып та карамады, якын да жибэрмэде узенэ. Монда икенче мэсьэлэ-монда кыз бик яшь бит. Узе чибэр,акыллы,унганга да ошап тора. Эллэ Салихны гыйшык уты кузен томалаганга гына шулай куренэ микэн?... Юк. Доресе шулай. Кыз - кызларнын асылы!
Менэ тошке аш вакыты да житэ озакламый. Салих кузен гел шул яктан алалмый. Кайчан очрашу минутлары килеп житэ сон инде...
Менэ алар чишмэдэ очраштылар. Карангыда берсен - берсе курми, кузлэр кузгэ очрашмый гына сойлэшкэндэ ботенлэй башкача булган икэн. Буген кузгэ-куз карашып, нэрсэ эйтсэм, куркытмам икэн дип торганда, Мэйсэрэ:-"Салих абый, коянтэ - чилэклэрем белэн бергэ алып китэ курмэгез инде мине зинхар. Энкэй тошке ашка су котэ. Без бит эле тагын очрашырбыз" - диде елмаеп. Сузнен шулай ансат башланып китуенэ соенеп Салих, - "Э син алдашмассынмы сон. Мин сина ышана аламмы?
" Элбэттэ" - диде Мэйсэрэ, Салихны яхшырак курергэ телэгэндэй ана туры карап.
-"Мэйсэрэ, кичэге тон, мина ходайдан булэк иде ул. Син мине зинхар дорес анла . Мин инде яшь малай-шалай тугел. Мин сине алдарга да, синнэн колэргэ дэ жыенмыйм. Мин чыннан да сине яратам. Буген мин монда кунып калалмыйм. Без буген кайтып китэбез. Элегэ безнен очрашу шушы. Син кайчан телэсэн, шул вакытта мин, синен арттан килергэ риза. Тик син генэ, юк дип эйтэ курмэ. - диде. Мэйсэрэ"-Мин бит эле сезне белмим дэ. Эткэй белэн энкэй дэ ни диярлэр бит эле" - диде, уз бэяэсен белеп кенэ...
Доресе дэ шулай инде. Егет курдем дип, унсигезе дэ, тулар - тулмас," яратам" - дигэн суз ишеттем дип, беренче конне ук ябышып чыкмас бит инде. Акыллы, тэрбияле кызлар, уз бэхэлэрен белеп кенэ бераз, ялындырып та тормагач, ул яшьлекнен ни кадере була сон инде...
-"Телисенме, буген ук кереп, этиен-эниен белэн сойлэшэм. Син риза булсан элбэттэ."-
-"Юк инде Салих абый. Ашыкмагыз инде. Мин бит эле сезне белмим дэ. Вакыт житкэч, мин сезгэ узем эйтермен яме" -
-"Син мине ныгырак белсен очен мина нишлэргэ сон Мэйсэрэ?-диде Салих, ана якын килеп.
-"Белмим, минем бит эле кияугэ чыгып караганым юк Салих абый" - диде кыз колеп.- Бэлки сез кызлар белэн куп йоргэнсездер, сез бит, миннэн олы. "
Салихка кыен булып китте. -" Олы дип инде, эллэ ни олы тугел бит инде. За то* мин сине кадерлэп кенэ яшэтермен, бер кайчан да жил янгыр тидермэм. Туганнарын, ботен дус кызларын арасында мин сине ин бэхетлесе итэргэ тырышырмын.
Мэйсэрэ кеше юкмы дип, як - ягына каранып алды.
-" Э мин? Мин сезне бэхетле итэалмасам?
-" Син минем янымда булсан, шул узе бэхет бит инде Мэйсэрэм жаным...
-"Салих абый, сез шундый матур сойлисез. Сезне тынлап, тошке аш утеп китэ бит инде. Энкэй сугэр бит инде хэзер мине..."
-" Эйдэ алайса, ачуландыртасым да килми узенне. Коянтэнне узен тот, э мин чилэклэренне кутэреп менэм. Мэйсэрэ, бит очыннан гына, бер генэ тапкыр пэп итэргэ рохсэт ит инде. Иртэгэ тиклем курешэ алмыйсыз бит инде, - диде Салих кызнын каршысына басып.
-"Оялтасыз бит мине Салих абый," - диде Мэйсэрэ кызарып.
Э син, оялмас очен кузенне йомып тор-диде Салих, зур учлары белэн, йомшак кына итеп, анын ике янагыннан тотып алып. Мэйсэрэ, ых дияргэ дэ олгермэде, Салих анын иреннэреннэн убеп алды. Мэйсэрэнен тотен тэне буйлап, ток уткэндэй тоелды.
-"Нишлисез сез, Салих абый, кеше курсээээ" - диде ул, гажэплэнеп.
Беренчедэн, бу минуттан мин сина абый тугел-Салих.
Икенчедэн-курсеннэр! Барысы да курсеннэр. Мин сине ярэшерга*(кулын сорарга) килэм. Мин ике тапкыр сойлэшергэ яратмыйм, эйттем бит инде, мин сине берэугэ дэ бирмим. Эйдэ киттек. Самавар шаулатырга су кирэк-дип, ике кулына молдерэп торган ике чилэкне тотып, сумак буйлап китте. Мэйсэрэ ни дияргэ дэ белмичэ, коянтэсен жилкэсенэ салып анын артыннан атлады.
Дэвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 21