ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК
14 ӨЛЕШ, ХИКӘЯ.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
-Кызым, кырыкны куып барасың инде, тәки акыл кермәде үзеңә. - Илдусны озатып өйгә узган Сәрмәдияне әнисе ачулы караш белән каршы алды. - Ни дип сүз боткасы болгатып утырасың ул алкаш белән!
-Әнкәй, син нәрсә! Ул бит минем классташ! Кем ялгышмый бу дөньяда! Ялгышкандыр. Төзәлер!
-Эһе, ялгышкаан, төзәлеер. Кабер генә төзәтә андыйларны. - Әнисе яман сукранып, мыгырдавын дәвам итте. -Зиратка куптән кергәнең юкмы? Барып кара, анда авылыбызның күпме ир- аты, сөлек кебек егете җир куенында ята. Шул имансыз аракы аркасында барысы да.
Эчеп гаиләләрен туздырып, йорт- җирен пыран- заран китереп, авария ясап, ата- анасына күпме хәсрәт китергәннәрен беләсеңме соң син? Әллә гел җырлап йөреп дөньялыкны бөтенләй оныттыңмы, ә?
-Әнкәй, җитте инде. Мин кайттым исә гел мине сүгеп, бүтән кайтмаслык итәсең, билләһи. Сиңа нинди зыяны тиде инде Илдусның? Яхшылыгыннан башка моңарчы бер дә начар дип сөйләми идең бит әле. Камаз белән бушка ашлык кайтарганда, улыңны үлемнән алып калган чагында, ярдәм итеп торганда гына Илдус яхшы идемени?! Я, кайсыгыз аңа ярдәм итәргә тырышты соң? Лесхозның баткан юлын, череп бара торган йортларын кем яңартты, һәрбер өйгә, суын, газын кем уздырды?
-Әллә ул аны барысын да үз акчасына ясаттымы? Булыр сиңа! Депутат акчасына ясатты ул аны.
-Их, әнкәәй! Депутатлар бик күп, ә халыкка файда китергәннәре бармак белән генә санарлык. Син ни дисәң дә диярсең, но мин Илдусны бу хәлендә калдырмыйм. Алып китәм мин аны үзем белән, терелтергә, дәваларга кирәк аны.
Әнисе ике кулы белән ботына чабып шаккатып, лап итеп урындыкка килеп утырды.
-Әстәгем, бу кадәр дә кире булырсың икән! Җүнле ир булса, ни түзем Зәйтүнә чыгып качмас иде. Бичаракаем, күпме тузде бит шуңа. Илдус гомер буе басудан кайтып кермәде, балаларының ни ашаганын, ни кигәнен белмәде. Бер Зәйтүнә өстендә булды бар авырлык.
Сәрмәдия ачуына буыла язып торып басты.
-Әнкәй, сиңа Зәйтүнә кызганычмы? Ә син үзең хәтерлисеңме минем балачакны? Син миңа өч яшемдә кулыма сабый бала тоттырдың! Мин аны ничек ашатканмын,бала ничек тончыкмаган, аның ыштаннарын мин ничек алыштырганмын, синең берәр вакыт, туктале, кызыма бик авырдыр дип уйлаганың булдымы? Биш яшемдә ике энекәшне миңа тапшырып, көн буе урманда эшләдең. Хәтта мәктәпкә дә мин ике бала җитәкләп йөрдем. Мин кызганыч түгел идемме сиңа. Бүгенге , син әйткәнчә - алкаш, һәрчак миңа ярдәм итте. Мин аны мәңге онытмаячакмын. Әйе, мин аның миңа карата булган мәхәббәтен, абыйларча кайгырту дип кабул иткәнмен. Чөнки ул минем өчен дус та, туган да, абый да булды.
Сәрмәдия, үксеп елап җибәрде дә, үзенә сыенып аптырап басып торган улын учыннан тотып ишек алдына чыгып йөгерде.
-Сәрмәдия! Сәрмәдия, дим! Ачуланма инде, миңа үпкәләмә инде, кызым! Сиңа яхшы булсын, тагын хата ясый курмәсен дип кайгыртуым бит инде. Болай да ике балаң әтисез үсә бит. Ул Илдус белән буталып, бала алып кайтуыңнан куркам. - Сәрмәдиянең әнисе кызы артыннан ишек алдына чыгып, бакча өстәле артында башын кулларына салып тын гына елап утыручы кызы янына утырды.
-Әнкәй, минем ике баламның да әтисе бар. Светлананың әтисен син үзең үк беләсең - кешеләрне үлемнән коткарганда геройларча һәлак булды. Ә Ирек улымның әтисе. Әйе, әнкәй, егылып китә күрмә, тотынып утыр, Ирекнен әтисе Илдус, алкаш Илдус.
Әнисе бер сүз дә әйтә алмыйча, учы белән ачык авызын каплап башын гына чайкады.
-Илдусның мондый хәлгә калуына минем гаебем зур. Без бит барыбыз да ничек уйлыйбыз. Әһә, кияүгә чыкты яисә өйләнеште икән, кеше алдында сугышып, ызгышып тормасалар, ызначит яхшы яшиләр. Ә аларның күнелләрен, бер- берсенә карата булган мөнәсәбәтләрен кем аңлап караган?! Юк! Тавышланышмыйлар, димәк бәхетлеләр. Ә беләсеңме, әнкәй, ничек диләр? В тихом омуте черти водятся, диләр. Әә, татарча "мышый - астан ешый" диләр иде бит әле, әйеме.
Сәрмәдиянең әнисе дәшмәде, альяпкычының почмагын бөтереп утыруында булды.
-Илдус та миңа тормышларының барып чыкмавын аңлатырга теләгән. Ә мин дә бит, синең тәрбияңне алган бала. "Кеше семьясын бозарга ярамый, бу зур гөнаһ. Кеше бәхетсезлегендә бәхетле булалмассың". Синең сузләрең бит әле болар.
-Кызым, синең сөйләгәннәрең дә дөрес инде. Бала да аныкы булгач. Тик , син шулай да ашыкма әле, аның белән бергә булырга. Бер эчмәгән көне дә юк бит. Урам саен кешеләрдән бер сум, ике сум дип сорашып йөри. Илдус аркасында авылдашлар хәзер көндез дә капкаларын эчтән бикләп йөриләр. Ялгыша күрмә, балакаем, ай, ялгыша күрмә.
Сәрмәдия әнисенең авыр эштән бөкрәя төшкән аркасыннан кочып алды.
-Кайгырма, әнкәй. Мин бит инде салкыннарда чыныккан, корыч кебек ныгыган, алай җиңел генә бирешмәм. Иртәгә иртән Илдуска айнык көе килергә куштым. Мин әйткәч, эчмәячәк ул, әйтте, диярсең.
***
Тик исереккә диңгез тубыктан диләрме әле. Илдус Сәрмәдия яныннан чыккач, тыкрык башында туктап бераз уйланып торды да, үзе кебек үк мәңге айнымас Баттал янына китте. Төн җиткәнче тагын исереп, өенә ләх булып кайтып ауды. Иртән башы чатнап уянып, чүмечкә краннан салкын су агызып, голт- голт китереп эчеп куйды да, тагын, хәлсезләнеп диванына сузылып ятты. Алдагы көнне Сәрмәдияне күрүе, аңа ияреп барып, башын төзәтүе исенә төште. Калганын салып бирер әле дигән өмет белән янә торып утырды, диван янындагы комод тартмасыннан кармаланып чиста футболка тартып чыгарды, аягындагы сасып исләнеп беткән тишек носкиларын көч- хәл белән салып ыргытты, тагын актарына торгач чиста носкилар да табып алып, юмыйча каралып керләнеп беткән аякларына киеп куйды. Чыраен карарга дип көзгегә күз салды. Изелеп, таушалып беткән битен, ияген кер сабыны белән сабынлап, инде үтмәсләнеп беткән кырынгычы белән кыргалады, ике- өч җирдән битен суеп, төкрекләп гәзит кисәкләре ябештереп, Сәрмәдияләргә таба китте. Күрше- тирәсе койма аша гына, аның кибеткә каршы якка баруын сәерсенеп карап калды.
***
Зәйтүнә Казанга авыр ияләште. Кызлары янында булса да, авылдагы бакчасын , күрше- тирәләрен, дусларын сагынып иза чикте. Бер вакыт якындагы йортта урнашкан азык- төлек кибетенә администратор кирәк дип язып эленгән игьланны укыгач,кызлары белән киңәшеп, кибет директорына кереп карарга булды. Белеме буенча ревизор- товаровед, соңгы эш урынында администратор булып эшләгән Зәйтунәнең документлары белән танышкач, директор аны кочаклап ук алырдай булды.
-Без сезне бик теләп эшкә алабыз! Сез безнең өчен настоящий клад! Притом ценный клад! Иртәгә үк сезне эштә көтеп калабыз.
Шулай итеп,Зәйтүнә тагын үзенең яраткан стихиясенә чумды. Кибетче кызлар, кассирлар да аны беренче көннән үк яратып кабул иттеләр.
Ел ярым чамасы эшләгәннән соң кибеттә грузчик булып эшләүче, хатыны күптән үлгән, балалары үз гаиләләре белән аерым яшәүче Гарифҗан белән танышып киттеләр. Эчми- тартмый торган, аз сүзле, гармунда уйнарга яратучы Гарифҗан пенсиядә булса да өйдә тик ятканчы дип эшләп йөри икән. Зәйтүнә белән серләре килеште боларның. Тора- бара Зәйтүнәне Гарифҗан үзенә кунакка да чакырды. Ике бүлмәле хрущевкасы хатыны исән чагындагыча икәнен әйтеп, хуҗабикә булмагач ремонт та ясамадым инде. Ир- атка нәрсә? Кайтам да ятып йоклыйм. Торам да эшкә чыгып китәм, дип зарланган сымак итте.
Бераз шулай йөрешкәч, ике яктан да балалар белән танышып, аларның ризалыгын алып, бергә кушылып яшәргә булдылар. Буш вакытларында Идел, Казансу буйларына чыктылар, концерт- театрларга бардылар. Гарифҗан хатыны үлгәч, дачасын балаларына биргән булган. Яшьләр анда казынып ятмаганнар, җәй буена бер ике мәртәбә барып шашлык пешереп ял гына иткәннәр. Кирәк дисәгез, үзегез карагыз дигәч, Зәйтүнә дә бик шатланып риза булды. Чүп үләне басып бетергән бакчаны казып түтәлләрен дә ясадылар, бакча тутырып гөлләрен дә утырттылар. Зәйтүнә,авылдагы дус- ишләренә бакчаларын, Гарифҗан белән төшкән фотоларын җибәреп, авылдашларын шаккатырды.
***
Чиста киемнәрдән, әмма үзеннән перегар исе аңкып торган айнык Илдусны кургәч, Сәрмәдиянең әнисенең күзләре шар булды.
-Әллә эчмәгән дә инде, - дип җавап бирде ул Илдусның, "Саумы, түтәй", диюенә каршы.
-Эчмәдем шул. - Илдус кипкән авыз эченнән көчкә телен әйләндереп як- ягына каранды. Хәзер Сәрмәдия чыгар да, кичә калганны салып бирер дип өмет итте. - Сәрмәдия кая китте? Әллә өйдә юкмы? - Илдус баш төзәтеп булмас ахрысы, дип куркып калды.
- Олы бакчада, тавык чистарта. Сине тавык шулпасы ашатып терелтәм, диде. Илдус, балакаем, эчмәгәч, кеше төскәйләре кергән үзеңә. Ташла инде бу эчүеңне. Йөрмә инде кеше көлдереп.
Илдус җавап биреп тормады, кулын гына селтәде дә, бәрәңге бакчасына үтте.
Сәрмәдия, берни күрмәгән- сизмәгәндәй елмаеп торып басты.
-Илдус, сәлам классташ! Менә әйттем мин әнкәйгә Илдус сүзендә торачак, эчеп килмиячәк, дип. Маладис, минем сүзне аяк астына салып таптамагансың. Яшь тавык, момент пешеп чыгачак, тәмле кайнар шулпа ашагач, сиңа хәл кереп китәр.
Эчендә ач буреләр уласа да, Илдусны тавык ашы кызыксындырмый иде. Ул чактан гына, теге кичә калганны салып бир әле,дип ычкындырмады. Белә иде ул Сәрмәдиянең кызу икәнен - тагын бер чиләк салкын су коярга да күп сорамас.
Илдус, тавык итеннән миңа да өлеш чыгар дип мыштым гына кояшта яткан песи кебек, арты белән лапаска сөялеп, Сәрмәдиянең эше бетүен көтте.
Тавыкны әнисенә кертеп биргәч, йокысыннан уянган малаен җитәкләп бакчага чыгып, Илдус янына чирәмгә килеп утырды.
Илдус Иреккә кулын сузды.
-Нихәл, егет? Үсеп буламы?
-Мин Егет түгел. Мин Ирек.
-Ә, гафу ит. Белмәдем. Ә мин….
Илдус әйтеп бетергәнче, Ирек әйтеп тә куйды.
-Син әти. Әни әйтте. Синең исемең Алкаш.
Сәрмәдия улын үзенә таба борды.
-Улым, син нәрсә? Алай әйтергә ярамый! Син нәрсә?!
-Әби әйтте. Алкаш килде, диде.
Илдус, зинһар, гафу ит. Бала белеп сөйләми. Бәләкәй шул әле, аңлап бетерми.
Ирек кулларын тезләренә салып, башын аска иеп утырган Илдусның битенә карады. Илдусның күзеннән яшьләре яшел хәтфә үлән өстенә тамып, җиргә тәгәрәде.
Ирек, сүзсез генә елап утыручы Илдусны кызганып, чәченнән сыйпап, син курыкма, әни усал түгел, ул добрый , дип пышылдады.
Илдус, түзеп тора алмады, кинәт башын күтәреп, яшь тулып мөлдерәгән күзләрен Иреккә төбәп, иңрәп, улым, Ирек улым! Бердәнберем! Алкаш түгел әтиеңнең исеме. Оныт син бу сүзне! Мәңгегә оныт. Ә мин моннан соң авызыма тамчысын да капмамын ул яшел еланның. Кичер мине улым, улыкаем, дип Ирекне кочагына кысып- кысып елады. Сәрмәдия дә түзә алмады, Илдусның җилкәсенә башын салып сулык-сулык яшь агызды. Нишлиләр икән дип кызыксынып лапас эченнән тыңлап торган әнисе дә күз яшьләренә буылып өйгә йөгерде. Ирек кенә бу зурлар ник елашалар инде, мин бит әтиемне таптым, сөенче алырга кирәк әбидән дип, әтисен муеныннан кысып кочаклаган килеш басып торуында булды.
Хәйран вакыт узгач тынычланып, әкрен генә сөйләшеп утыручыларны чәй эчәргә чакыруларын гына көткән кебек, Ирек әбисе янына йөгерде.
-Әби, әби! Сөенче! Сөенчегә ни бирәсең?
-Нинди сөенче, улым?
-Минем әти табылды! Урра, хәзер мине садикта синең әтиең юк дип үртәмәячәкләр. Мине гел әти алачак садиктан. Әби, сөенче бир!
Ирек баскан урынында сикергәләде. Әбисе кулына конфет тоттыргач, кош тоткандай, тагын лапас артына чапты.
Илдус һаман да Сәрмәдия минем хәлне аңлар. Кинәт кенә туктап булмаганны беләдер, дип, аракы салып бирүен көтте. Чыдый алмагач, Сәрмәдия соңгы тапкыр, зинһар , үтермә, дип ялварды.
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10