Асхия Костикова
ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК.
АХЫРЫ, ХИКӘЯ.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
-Туктатырсың, бар, исерекне аш ашатып, тәмле сүз сөйләп, эчүдән. Юк белән маташма, балакаем, Ирекне дә бозып кына бетерерсең бу алк...Илдус белән. Светланаң үсеп килә. Аллам сакласын, моннан куркып я ялкып өеңнән чыгып качарга да күп сорамас. - Әнисе Сәрмәдиянең кыланышларына чыдый алмыйча мыр- мыр килеп йөрде. Карчыкны да аңларга була: бер кашык суга салып йотарлык артист кызы, классташымны терелтәм дип иза чигә бит. Үз киресенә каткан да калган инде. - Ә бу алк...Илдусы, оятсызланып көн саен иртүк килеп җитә. Килмичә ни, ашарга пешкән, әзер хатын, әзер малай кырыенда әти, әти дип өзгәләнә. Ә ул, оятсыз җан, бер камфит тә кыстырып килә белми. Тутырган тавык кебек булганчы ашый да, алмагач куләгәсенә чыгып утыра. Кич тагын тамагын туйдырып ярый әле өенә кайтып китә, куна калмый. Кайдадыр тагын эчәргә табып, исереп, өендә йоклап иртүк тагын килеп җитә. Нигә генә кайт дидем икән Сәрмәдиягә, ә? Балаларын алып диңгез буенда ятсын иде лутчы, бу имансызны бакканчы. Сәрмәдия, кызым кил әле бире! - Әнисе үз алдына мыгырдана- мыгырдана, алмагач астындагы эскәмиядә утыручы Илдуска күзенең агы белән генә карап, Сәрмәдиягә кычкырды.
Бакчада чүп утап яткан Сәрмәдия, билен турайтырга җай чыкканга сөенеп, өйгә таба китте.
-Сәрмәдия, монда кил әле. Минем сиңа бер әйтәсе сүзем бар.
-Ай, Аллакаем, сине тыңларгамы, әнкәйнеме? Әйт, әйтәсеңне, мин барыбер икегә ярыла алмыйм.
-Сәрмәдия, син ташлап кит мине. Мин рәткә керә алмам ахрысы. Сине генә алдап йөртәм бит. Менә кичә дә…
-Мин барысын да беләм, Илдус. Иртәгә, мин сине үзем белән алып китәм. Сине аякка бастырмасам, әйтте диярсең, исемем Сәрмәдия булмасын. Врачлар, имче карчыклар, кирәк икән зашиваться диләрме әле, ясатырбыз, но бетте! Үткәннәргә кире кайту юк! Бакчаның эшен бетерәм дә, синең өеңә барып, аны бераз тәртипкә салырбыз. Киярдәй киемнәрең калган булса, үзең белән алырга кирәк булыр. Бүген монда кунасың. Бер адым да другларың янына атламыйсың, ишетсен колагың. Син бу сазлыктан чыгарга тиеш.
Болай да ничек чыгып таярга белми утырган Илдусның бөтенләй сөмсере коелды. Инде,кырт кына кузгалып чыгып китимме дигәндә улы, Иреге, йөгереп килеп, мин бүген әти белән йоклыйм дип сөрән салды. Аны алдарга кыюлыгы җитмәде Илдусның. Якты дөнья белән тоташтырып торучы шушы сабый булмаса, ул инде койма аша сикереп чыгып качарга да әзер иде. Шулай да Сәрмәдияне юхалап, бәлкем без Ирек белән күл буеннан урап кайтырбыз диюенә каршы, Сәрмәдия чәчрәп чыкты.
-Күрсәтермен мин сиңа күл буен! Әйттем бит, бер адым атламыйсың! Икәү бергә сиңа барабыз, и кайтабыз.
Илдус, башын гына чайкады. Моңа хәтле белмәгәнмен икән мин Сәрмәдияне! Минем хатын моның янында песи генә булган икән. Вот Илдус, каптыңмы хатынның зәһәренә, дип, эчтән генә үзен кызганып та куйды.
Җене котырса да, эче янып, башы чигәләре ярылырдай булып авыртса да, бу көн, бу төн аракысыз үтте. Күзенә ак- кара күренмәгән Илдус иртән юлга чыгар вакыт җиткәч тә, то эчем бора, то башым авырта дип вакытны сузды. Әмма Сәрмәдиянең келәшәсеннән ычкына алмады.
Әнисе кызын кызганып, балавыз сыгып капка төбендә басып калды. Әтисеннән аерылырга теләмәгән Ирек Илдусның артка, аның креслосы янына утыруын үтенде.
Казанга кайтып җиткәч тә, Илдус бер шешә сыра булса да ярыйдыр бит инде миңа дисә дә, Сәрмәдия кырт кисте. Шул ук көнне танышлары- дуслары аша кирәкле табибны табып, дәвалау курсы уздыру турында килешенде. Әй, кыен да булды инде Илдусны аякка бастыру! Аны каравыллап йөри торгач, Сәрмәдиянең нервылары какшады. Үзе дә дарулар эчеп кенә бераз тынычлангач, тагын Илдус белән сөйләшеп карарга булды. Өч ай буена дәваланып, ниһаять, Илдус та Казанда эш белешеп, эшкә чыкты. Тик беренче хезмәт хакы алган көнне салмыш кайтуы Сәрмәдия өчен көтелмәгән хәл булды. Атна буена, сыра гына эчтем, мин бит ир кеше, дип аклануларына түзде тузүен Сәрмәдия. Тик сыра эчеп кайтулар тагын да дәвам иткәч, Илдусның эштән чыгуын машина белән каравыллап торып, каршы алды һәм бер сүз дә әйтмичә, кая барганын аңлатмыйча, Казан янындагы Залесный бистәсендә яшәүче им- томчы хатынга алып китте. Җәмгысы бер атна өшкереп, имләп Илдус айнык тормыш алып бара башлады. Әмма яңа ел бәйрәмнәре аны тагын харап итте. Сәрмәдиянең иң кызу эш вакыты булганлыктан, Илдусны саклап һәм каравыллап йөрергә вакыты калмады. Нәтиҗәсе билгеле инде, урыс әйтмешли, Илдус тагын сорвался. Балаларга карата ягымлы һәм игьтибарлы булса да, тормышның бар кызыгын сыра я аракы чүмерүдә тапкан Илдус Сәрмәдиянең җен ачуларын чыгарды. Ульяновск өлкәсендә аракы эчүчеләрне дәвалаучы бар дигәнне ишетүгә, Илдусның ай- ваена карамыйча, караңгы төнгә каршы юлга чыгып китте. Юлны себереп торган буранда таң беленгәндә генә көчкә барып җиттеләр ул авылга. Кирәкле өйне эзләп табуы да җиңел булмады. Шулай да, бирим дигән колына-чыгарып куяр юлына, дигәндәй, бер йортта бик иртә ут яндырганны күргәч, машинаны шул капка төбенә китереп туктаттылар. Шакылдата торгач, кемдер чыгып капкага килде. Йомышларын белгәч, юлны өйрәтеп, кайсы йортка туктыйсын аңлатып озатып та калдылар. Илдус үзен бик гаепле сизде. Чынлыкта бит ул Сәрмәдияне ярата, тик нәфесе генә нишләптер аракы дип котырта да, аяклары үзеннән- үзе аракы кибетенә таба атлый. Кирәкле йорт каршына туктагач, Сәрмәдия, Илдусны кулыннан алып, Илдус, син мине чынлап яратсаң, эчүеңне ташларсың дип ышанам. Дөресен генә әйткәндә, мин бит сине дустым, классташым дип йөреп ялгышканмын, диде.
-Ничек инде ялгышкансың? Классташ бит инде.
-Әйе, классташ. Тик син минем өчен классташ кына түгел икәнсең бит.
-Ә кем? Я, әйтеп бетер инде.
-Мин бит сине яратам икән. Һәм мәктәп елларыннан ук яратканмын икән. Үземнең тормышымны синнән башка күз алдына да китерә алмыйм.
-Сәрмәдия,чынмы?! Син мине яратасыңмы? Мине, алкашны, яратасыңмы?
-Алкашны түгел,мин Илдусны яратам. Сине.
Илдус Сәрмәдияне кочагына алып, гомерендә беренче тапкыр чын- чынлап яратып иреннәреннән суырып үпте.
-Ышан, Сәрмәдиям, мин башка эчмәячәкмен. Тамчысын да авызыма алмаячакмын. Балаларым белән ант итәм . Миңа инде үткәннәргә кире кайту юк. Безнең алдагы юлыбыз киң, матур һәм бәхетле булыр.
Үбешеп утырып, капкадан чыккан кешене дә шәйләмәделәр. Машина тәрәзәсенә чирткәч кенә, айнып киткәндәй булдылар. Сәрмәдия, руль артыннан чыгып, машина янында басып торучы Илдуска күрсәтеп, хуҗа хатынга проблеманы аңлатты. Мондый суык буранлы төндә курыкмыйча юлга чыгуларына шелтәләп, хуҗабикә өенә дәште.
*** Өч көн буена Илдус белән Сәрмәдия Казан Ульян юлын таптады.
Әллә имче хатынның файдасы тиде, әллә Илдус үзе чынлап торып акылына килде, әллә Аллаһның амин дигән чагы булды - шул көннән башлап Илдусның авызына хәмер кабып караганы булмады. Айнык ир - хатын-кыз өчен табыш, терәк һәм иптәш диләр. Урау юллар аша Сәрмәдиянең дә йортына бәхет иңде. Кызлары Светлана мәктәпне тәмамлап, ветеринария академиясенә укырга керде. Илдус та ташландыкка әверелеп, урман баса башлаган басуларын рәткә китерде, кайсысына күпьеллык үлән чәчте, көзге арыш- бодайлары дә игьтибар булгач, яхшы уңыш бирде. Улы Ирек, мин әти кебек агроном булам дип хыялланып, җәй буена әтисе кебек басудан кайтып кермәде. Әтисенең тормышы рәтләнеп, яңа гаилә коруы турында хәбәрдар кызлары белән дә аралары якынайды. Кызлары да балаларын алып, авылга туып үскән йортка җыелышып күңел ачтылар, ә Сәрмәдия апаларын алар артист итеп кенә түгел, үзләренең дуслары да итеп кабул иттеләр.
Тормыш бөтенләй башкача дәвам итте.
ТӘМАМ.
P.S. Иремнең энесе , хатыны үлеп, өч яшьлек бала белән калгач, эчүгә сабышты. Эчүе шул чиккә барып җитте, хәтта эшеннән кумакчы булдылар. Укытучы. Аллаһның рәхмәте белән чынлап та Ульян өлкәсенә алып барып дәвалаганнан соң, кинәт ташлады эчүен. Хәзер инде унтугыз ел, авызына да капканы юк. Яхшы педагог, тырыш бизнесмен, авылның абруйлы кешесе, балаларына үрнәк әти!
Бусы исерекне аякка бастырып булмый диючеләргә.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 31