Предыдущая публикация
Альберт Латыпов көе
Рүзилә Гатауллина сүзләре
Тәрәзәмне ачып куйдым әле
Керсен әле, керсен саф һава
Күңелемне сихри моңга төреп
Матур итеп тышта кар ява.
Кушымта:
Энҗе бөртекләре оча инде
Әйтерсең лә алар күбәләк
Яннарына мине чакыралар
Биик диеп, әйдә, бергәләп
Ачык тәрәзәмнән керәләр дә
Карашымнан шундук эриләр
Үзем кебек и назлылар инде
Оялчаннар...Шундый дәртлеләр
Ак чәчәкләр төсле шундый сафлар
Хуш ислеләр....Шундый гүзәлләр
Учларыма кунып...Җитәкләп
Әйдә инде, тышка чык диләр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев