Предыдущая публикация
Кояш булып сиңа елмаям
Елмаям да, йөрәк кылларыңа
Сөю җыры булып уралам.
Җаның өшегәндә Айга кара
Нурым белән сине җылытам
Йөрәк кылларыңны назга төреп
Сагышыңны синең таратам.
Сихри кичтә йолдызларга кара
Йолдыз булып Сиңа атылам
Теләгеңне телә... Күзең йомып
Өмет утын синдә балкытам.
Кояш сүнсә, болытларга кара
Каурый болыт - ул Мин...Боекма...
Синең белән янәш атлыймын мин
Мин Фәрештәң Синең...Онытма...
Рүзилә Гатауллина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8