Предыдущая публикация
Ирек апаем, елмайганда синең
Бит очларың чокырая иде
Тавышың да шундый ягымлы
Йөзең нурлы, үзең чибәр идең.
Авыр булгангамы язмышың
Синең үлем җанны тетрәндерде
Таң алдыннан, сиңа багышлап
Бүген шушы юллар тезелде.
Илебезне саклап, курку белми
Герой булып киттең , апаем
Тыныч йокла... Авылыңа кайткач
Тынычлангандыр инде җанкаең
Глүс абый, Фәридә апа
Сабырлыклар сезгә... Сабырлыклар
Рәхмәт сезгә улыгыз өчен
Сез бу сүзгә шундый лаеклар.
Аллаһ ярдәм бирсен, көчләр бирсен
Күпме йортта буген кайгы- сагыш
Тик бер сорау борчый күңелемне
Кайчан туктар икән...
Кайчан бетәр икән бу сугыш???...
Рузилә Гатауллина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1