Предыдущая публикация
Йөри идең елга буенда
Уйга чумып, моңлы җырың көйләп
Каз мамыгы тотып кулыңа.
Ал чәчәкләр төшкән ак күлмәгең
Җилфер-җилфер килә җилләргә
Өннәремдә Сиңа юллар ябык
Киттең шул Син кайтмас җирләргә.
Агымсулар кебек агып китте
Синле мизгел, әнкәй-бәгырем
Кочып алып сарыласым килде
Тик Син генә, әнкәй, юк булдың.
Күз алдымда һаман торасың Син
Ал чәчәкле ап-ак күлмәктән
Каз мамыгы кебек йомшак кулың
Сыйпый төсле мине битемнән.
Рүзилә Гатауллина
30.10.2025


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5
Спасибоооооо!!!