Предыдущая публикация
Моңсуланма
Көзләр җитте диеп боекма
Көзләрдән соң ак Кышларың көтә
Тик шулай да зинһар ашыкма.
Көзге яңгырны да тиргәмә син
Ничәнче көн инде ява - дип
Бәлки ул да сиңа ярдәм итеп
Сагыш эзен җирдән юадыр.
Сары төсләр никтер сагышлы шул
Җилләр бәлки шуны тоядыр.
Ак Кышларга калмасын дип сагыш
Яфракларны җиргә коядыр.
Көзге җилләр салкын исә- димә
Салкыннан соң өйдә шундый рәхәт!
Көзләр бит ул муллык бүләк итә
Йортта булсын өчен бәрәкәт.
Моңсуланма әле...
Моңсуланма...
Рузилә Гатауллина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4