Предыдущая публикация
Таныдыңмы...
Чәчкә булып үстем юлыңа
Сагынуларым әзрәк басылсын
Сокланып ят әле янымда.
Иреннәрең тәмен тойыйм әле
Кагыл әле, кагыл таҗыма
Тиңсез назларымны бүләк итим
Сөю булып ятыйм җаныңа.
Дөнья мәшәкатен оныттырып
Моңнар булып Сиңа уралыйм
Ят әле, ят, зинһар, яннарымда
Рәхәтләнеп Сине яратыйм.
Җәйләр булып килдем... Куа күрмә
Ашыктырма, зинһар, көзләрне...
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20