Предыдущая публикация
Әллә ямьле язлар җиткәнгәме
Күңелемнән моңнар агыла
Бу халәтем наз һәм сөю тулы
Күзләремдә минем чагыла
Яратам мин сызылып таң атуын
Кошларымның моңлы сайравын
Талгын искән җилгә кушылып
Агачларның сәлам бирүен.
Яратам мин якты кояшымның
Бар галәмне нурга күмүен.
Зәңгәр күктә йөзгән болытларның
Ак хисләргә мине төрүен.
Мин гашыйкмын сихри серле Айга
Балкып янган Зөһрә йолдызга
Аңа карап тагын бер җыр юллыйм
Бу җырым да сөю хакында.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10