Үлеп гашыйк булган чагыма
Чәчләремне пар толымга үреп
Бөтереләм көзге алдында.
Өсләремә кигән ак күлмәгем
И үземә шундый килешә
Күңелемнең ярсу хисләре
Тирә-якка нурлар өләшә.
Йөрәгемдә янган сөю уты
Алсу итә битем очларын
Ә иреннәр...Иреннәрем минем
Алар көйли сөю җырларын.
Һәм менә ул... Татлы минутлар
Син көтәсең капка төбендә
Кулларыңда - сирень чәчкәләре
Ап-ак күлмәк синең өстеңдә.
Елмаясың миңа.... Чәчкәләрне сузып
Эх, карашың... Серле карашың
Хисләремне чак-чак тыеп тотам
Яшерәмен синнән карашым.
Чәчләремнән шул чак үбәсең син
Күкрәгеңә кысып... И Аллам!
Бу минутлар....Татлы минутларны
Мин һичкайчан, мәңге онытмам...
Кыяр-кыймас кына бит очымнан
Үбеп алдың... Үзең оялдың
Мин дә тизрәк үпкән бит очымны
Синең күкрәгеңә яшердем.
Йөрәк тибешеңне тыңлау шундый рәхәт
Шундый ләззәт....И Син МӘХӘББӘТ
Иң саф хисләр... Тиңсез сагынулар өчен
Тиңсез ярым, Сиңа мең РӘХМӘТ!
Яшьлегемә кайтып килдем әле
Үлеп гашыйк булган чагыма...
Чү...Кемдер ишек шакый... Ачкан идем
Син торасың минем каршымда.
Өсләреңә кигән ак күлмәгең
И килешә инде үзеңә
Кулларыңда- сирень чәчкәләре
Миңа суздың карап күземә.
Кыш көнендә каян алдың димен
Ә син миңа бер сүз дәшмисең
Күкрәгеңә кысып, яшьлектәге кебек
Чәчләремнән минем үбәсең.
Ә мин инде... Тагын күкрәгеңә
Карашымны тизрәк яшерәм
Йөрәк тибешләрең...Һаман яшьлектәге кебек
Рәхмәт Сиңа, рәхмәт! И Аллам!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23
ОЛЫ МЭХЭББЭТНЕ КУРСЭТЭ.
БАКСАН, ЯЗМЫШ БАШКА КЕШЕНЕКЕ-Э
ЙОРЭК КИЧЕРЕШЕН НИЧЕК УЗГЭРТЭ !