
Уйга чумган бүген газиз ана
Бер дә килмәс кебек иде картлык
Гомер үтеп киткән кай ара.
Әле генә тормыш корган иде
Балалары үскән ни ара
Пар канаты күптән бакыйлыкта
Аны җирсәп йөрәккәе яна.
Эх, ул булса яннарымда диеп
Ялгыз җаны аны юксына
Икәү бергә утырып чәй эчсәк тә
Рәхәт булыр иде җаныма.
Балаларның мәшәкате күп шул
Сөйләшергә вакытлары юк
Шөкер итәм, яткан җирем чиста
Өстем бөтен бүген, тамак тук.
Салкын карашка да үпкәләмим
Минем балам бит ул, минем җимеш
Исән генә булсыннар... Мәшәкатьмен инде
Авыр икән кулдан эш киткәч.
Барысы да Ходай кулында шул
Эх, бүгеннән китәр идем дә....
Шулай диеп уйлап куюы булды
Оныкчыгы керде бүлмәгә.
Дәү әнием, сиңа бүләгем дип
Сузды аңа чәчәк бәйләме
Күзендәге яшен сөртеп алды
Котлы булсын, диде, бәйрәмең.
Рәхмәт, балакаем... Нинди бәйрәм
Әллә бүген туган көнемме...
Каян белдең, бәләкәчем минем
Төшемме бу...Әллә өнемме...
Яшиселәре килеп китте аның
Кочып алды нәни кызчыгын
Минем дә сиңа бүләгем бар диеп
Кесәсеннән алды янчыгын.
Пар алкалар сиңа бүләк итәм
Истәлегем итеп сакларсың
Елга бер булса да, туган көнемдә
Бәлки мине искә алырсың.
Ярый, кызым, ятып торыйм әле
Карт кеше бик тиз арый шул....
Әти-әниеңне кадерләп яшә!
Гел дә шулай җылы җанлы бул!
Карашларын төбәп чәчәкләргә
Оеп китте... Күзләрен йомды
Күңеле булды...Җаны тыныч иде...
Шул ятудан башка уянмады. (Рүзилә Гатауллина)


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
Зарланырга бармы сэбэбе!
Барда житэ, хаттэ артып кала!
Туктагачтын гомер сэгате!