Тәрәзәдә
Ятимлекнең шәүлә-күләгәсе.
Саубуллашу... Күңел кочып елый
Нигез-йортның юан бүрәнәсен!..
Тәрәз төпләрендә гөлләр иде.
Озатып калган,
Каршы алган пар күз көтә иде!
...Тынны кысып, үзәкләрне өзеп
Бу сагыну җанны өтәр инде...
Иде... Иде... Тәкъдир шушы йортка
Ачылмаска диеп йозак салган.
Кагылма син, язмыш! Япма Ул капканы -
Минем анда балачагым калган!..
Кәнфит кәгазьләре җыйган чагым!
Әтәч талар диеп уйлауларым...
Бабакайның матай люлькасында
Урам катканагы санауларым.
Әбекәйнең тавыкларга пешкән
Бәрәңгесен ашап йөргән чаклар.
Минем әле елый белмәгән чак!
Минем чырык-чырык көлгән чаклар!..
Көтү каршыларга йөргән чаклар!
Сарыкка дип алып чыккан ипи телемнәрен
Капка төбендәге бүрәнәдә
Истә әле тәмләп кимергәнем!
Бабакайның печән чапкан мәле!
Печән тулы җиләк! Яшел борчак!
Минем әле елый белмәгән чак!
Минем әле әби-бабайлы чак!!!
Әбекәйле-бабакайлы булып
Ничә онык уйнап үскән идек...
Шул ишекне кайгы кайрып керде -
Хатирәләр калды җанны телеп...
Әле түзеп була иде. Бабакайсыз өйдә
Әбекәй бар иде. Бер ел элек.
... Капка ябылганда борылып карыйм. Тәрәзәдә
Әбекәем күзе карый кебек!..
Бикле капка... Ятим тәрәзәләр...
Бу тилмерү шашып сагынудан!..
Нигез-йортта йозак. Гомер китабымның
Ул битләре мәңге ябылдылар...
Эльмира Җәлилова
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев