added yesterday at 19:06
- Like0
added January 29 at 16:05
- Like1
added January 26 at 21:48
Нигез йортта утлар сүнгән. Тәрәзәдә
Ятимлекнең шәүлә-күләгәсе.
Саубуллашу... Күңел кочып елый
Нигез-йортның юан бүрәнәсен!..
Тәрәз төпләрендә гөлләр иде.
Озатып калган,
Каршы алган пар күз көтә иде!
...Тынны кысып, үзәкләрне өзеп
Бу сагыну җанны өтәр инде...
Иде... Иде... Тәкъдир шушы йортка
Ачылмаска диеп йозак салган.
Кагылма син, язмыш! Япма Ул капканы -
Минем анда балачагым калган!..
Кәнфит кәгазьләре җыйган чагым!
Әтәч талар диеп уйлауларым...
Бабакайның матай люлькасында
Урам катканагы санауларым.
Әбекәйнең тавыкларга пешкән
Бәрәңгесен ашап йөргән чаклар.
Минем әле елый белмәгән чак!
Минем чырык-чырык көлгән чаклар!..
Көтү каршыларга йөргән чаклар!
Сарыкка дип алып чыккан ипи телемнәрен
Капка төбендәге бүрәнәдә
Истә әле тәмләп кимергәнем!
Бабакайның печән чапкан мәле!
Печән тулы җиләк! Яшел борчак!
Минем әле елый белмәгән чак!
Минем әле әби-бабайлы чак!!!
Әбекәйле-бабакайлы булып
Ничә онык уйнап үскән идек...
Шул ишекне кайгы кайрып керде -
Хатирәләр калды җанны телеп...
Әле түзеп була иде. Бабакайсыз өйдә
Әбекәй бар иде. Бер ел элек.
... Капка ябылганда борылып карыйм. Тәрәзәдә
Әбекәем күзе карый кебек!..
Бикле капка... Ятим тәрәзәләр...
Бу тилмерү шашып сагынудан!..
Нигез-йортта йозак. Гомер китабымның
Ул битләре мәңге ябылдылар...
Эльмира Җәлилова
7 Comments
9 Shares
48 likes
- Like1
added January 25 at 08:37
0 Comments
1 Share
3 likes
- Like1
added January 23 at 09:18
Әйтер сүзем минем шул гына
Матур көнне кайчак җилләр чыга,
Бураннары,давыллары куба.
Шул чакларда упкыннарга чумып
Югаласы килгән чаклар була.
Кая барыр юлың,күрмәс чакта,
Бер белмәгән ,ярдәм кулын суза...
Йөрәгеңне телеп бирер дустың,
Синнән кача,дуслыгыңны боза.
Һич уйламаганда,кай чагында,
Шатлык килеп баса каршыңа,
Я булмаса авыртмаган чакта,
Тимер таяк төшә башыңа.
Таныш түгел,бер ят кайгыга да
Өзгәләнә генә йөрәгең...
Кай чагында чит шатлыкны күреп
Онытасың дөнья кирәген.
Матур көйләр тула күңелеңә,
Изге эшләр килә кулыңнан...
Ак чәчкәгә тулган бәхет таңы,
Янәш атлый синең юлыңнан.
Тормышыңда сиңа таныш түгел
Вакыйгалар була еш кына...
Язмышыңнан качып китеп булмый,
Әйтер сүзем менә шул гына.
Илдар Нуртдинов. 23.01.23.
41 Comments
9 Shares
79 likes
- Like2
added January 23 at 08:02
06:37
15 Comments
116 Shares
785 likes
- Like24
added January 22 at 13:53
ВАФАТ БУЛГАННАР РУХЫНА
(исәннәр өчен дә ярый)
41 Йәсин һәм 51 Мөлекне багышлау рәвеше.
Тәхәрәтләнгәч, ният әйтәбез:
Әгуүзе билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Иләһи ният кылдым (кем рухына мәсәлән: ШәйхелИслам улы Илгиз) рухына Корьән сүрәләрен укымакка, Халисан лилләәһи тәгалә.
Боларны укырга:
Фәтихә сүрәсе.
Әлиф ләм миим.(Бәкара с. 1-5 а.)
Аятел Көрси.
Йәсиин сүрәсе.
Мөлек сүрәсе.
Кәфирүн сүрәсе.
Ихләс сүрәсе.
Фәләкъ сүрәсе.
Нәс сүрәсе.
Шуларны укып бетергәч, көн дә багышлыйсың:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Мөхәммәт салләллааһү гәләйһи вә сәлләм шәфәгате өчен шушы укыган Коръән сүрәләремнең савабын (әтисенең исеме... улының яки кызының исеме әйтеп) рухы шәрифенә багышлыйм.
Йә Раббым! Аның
яткан жире - йомшак,
караңгы гүре - якты,
авыр туфрагы - җиңел,
урыны - ожмах түрендә булсын! Кылган догаларым аның ахирати хәлен җиңеләйтсен.
Аллаһ белеп кылган, белми кылган барлык гөнаһларын кичерсен, игелекле гамәлләрен, матур эшләрен арттырып язсын. Әәмиин!
Раббәнәә әәтинә фид-дүн’йәә хәсәнәтән вә фиил-әәхирати хәсәнә вә кыйнәә гәзәбәннәәр. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-рахимиин. Вәхшүрнә йәүмәл кыйәмәһ мәгәл әберар. Әәмиин.
(41 көн Йәсиин укыгач, 51- енә кадәр Мөлекне укуны дәвам итәсе!)
(исәннәр өчен дә ярый)
41 Йәсин һәм 51 Мөлекне багышлау рәвеше.
Тәхәрәтләнгәч, ният әйтәбез:

Иләһи ният кылдым (кем рухына мәсәлән: ШәйхелИслам улы Илгиз) рухына Корьән сүрәләрен укымакка, Халисан лилләәһи тәгалә.
Боларны укырга:









Шуларны укып бетергәч, көн дә багышлыйсың:

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Мөхәммәт салләллааһү гәләйһи вә сәлләм шәфәгате өчен шушы укыган Коръән сүрәләремнең савабын (әтисенең исеме... улының яки кызының исеме әйтеп) рухы шәрифенә багышлыйм.

яткан жире - йомшак,
караңгы гүре - якты,
авыр туфрагы - җиңел,
урыны - ожмах түрендә булсын! Кылган догаларым аның ахирати хәлен җиңеләйтсен.
Аллаһ белеп кылган, белми кылган барлык гөнаһларын кичерсен, игелекле гамәлләрен, матур эшләрен арттырып язсын. Әәмиин!

(41 көн Йәсиин укыгач, 51- енә кадәр Мөлекне укуны дәвам итәсе!)
74 Comments
97 Shares
667 likes
- Like18
added January 22 at 12:31
- Like10
added January 22 at 10:01
- Like15
loading...
Show more