Предыдущая публикация
Кочак җәеп каршы алучылар
Калмаса да инде авылда,
Күңел кылым тарткач кайтам эле,
Сагындырган туган авылга.
Койма буе куе кычытканлык,
Катканагы,үлән, тузаны,
Алар барда хәтерлидер әле,
Минем балачакның узганын.
Яшьлек уты шунда кабынган бит
Ярты гомер анда утелгән,
Авылымның тарих кенәгәсе,
Йөрәк түрләрендә йөртелгән.
Кайтам әле,танучылар бардыр,
Яшиләрдер күрше-күләннәр,
Безнең үскән өйләр бәлки бардыр,
Бардыр эле безне белгәннәр.
Илдар Нуртдинов. 23.01.24.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев