Альфира Кадырова-Гайфутдинова
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ 2 бүлек
Ә менә ул яңа еллар!Кемнәр генә яратмый да,кемнәр генә көтеп алмый икән мохҗизалы яңа ел бәйрәмен.Өй уртасында бизәлгән яшел чыршы, яшьлектәге мандарин исләрен кемнәр генә соң онытыр?Зәңгәр күктән бөтерелеп яуган карлы кичтә очрашкан капка төпләре, алтын ай,серле йолдызлар..
Юк онытылмыйдыр ул,Чөнки ул безнең яшьлек..Ә яшьлеек,яшьлек инде ул.
Хәтирә белән дус кызы Нурия дә, бераз көзге алдында бөтерелеп алгач,алда ни көтәселәрен белмичә клубка ашыктылар.Керфекләренә, бит очларына кунган кар бөртекләренә дә ихтибар итеп тормыйча,рәхәтләнеп көлә көлә урам буйлап атлады алар.Ә урамда салкынча, саф һава.Баганадан төшкән ут яктысыннан энҗедәй кар бөртекләре ялтырый.Күзләрдә нур,күңелләр шат.Әнә шулай олтанлы итекләре белән карны шыгырдатып,урам башына төшеп җиткәндә генә,көтмәгәндә каршыда пәйда булган җигүле атны күреп туктап калды кызлар.
Ләкин нәрсәдер уйларга да җитешмәделәр,әзмәвердәй ике егет Хәтирәне күтәреп чанага салдылар да, алга омтылдылар.Нурия куркып, чана артыннан йөгерде.Хәтирәәә, Хәтирә! дип кычкырды ул.Туктагыз, дип әйтәм,туктагыз!Ләкин аны тыңлаучы да,ишетүче дә булмады.Ат үзенең көчле тояклары белән карны тирә якка сибеп, урамны чыкты да, каралып торган караңгы тыкрыкка кереп югалды...
Иптәш кызыңны урладылаар..Хәтирәне Газизҗан урлап китте.
Нурия, бу тавышны әллә каян томан артыннан ишеткәндәй булып, катып калды.Ничек урладылар?Алай ярамый бит,дип,тавыш ишетелгән якка борылды ул.Ә анда башына куян бүреге ,кыска кара тун кигән авылдашы Ислам басып тора иде.
Димәк син Хәтирәне урласыларын белгәнсең?Эх сине Ислам! Шулай ярый ди мени инде? Я-ә?Нурия кәҗә мамыгыннан бәйләгән бияләйләре белән Исламга төртеп куйды.Әниләре белсә, алып кайтып китәрләр әле, диде ул, җитди генә.Менә күрерсең, дустым анда калмаячак.Чөнки Хәтирә кайчаннан бирле укырга керергә хыяллана.Аның бу хыялын таптарга ярамый Ислам.Я-рамый..
Укыыр..Кияүгә чыккан кешегә укырга ярамый дигән сүз юк бит.Ә менә Әзи Хәтирәне күптән яратып йөри, шуңа урлады да инде.Хәтирә үзе дә ярата аны, Нурия.Кешегә генә әйтми.Без егетләр андый хәлне биик тиз сизәбез..
Урламаса булмый идеме? Алай бик яраткач янына килсен иде әнә.Менә шулай кеше куркытырга ярый рәзве.Үләм дип торам бит мин дә.
Ә мин шуңа күрә, бу матур кыз курыкмасын дип,тизрәк килеп җиттем дә инде.Синең куркасыңны бик яхшы белдем бит мин.
Рәхмәт Ислам, мин Сәймә апаларга барып әйтим әле, аптырап тормасыннар.Синең белән чыгып китте, кыз кая?диярләр ату.Шулай дип,Нурия кире кайтыр якка борылды.Хәзер кем белән йөрермен инде менә?
Минем белән!диде Ислам көлеп.Ә нәрсә? Бәлки үзем дә сине урлармын әле.
Нәрсә урларсыың?Аңышмыйча егеткә карады Нурия.Әллә ялгыш ишетемме?
Нәрсәне түгел,матурым,кемне, диген.
Шулаймы?Ә син кемне урларга җыенасың инде?
Минме?мин мин,дип кыяр кыймас кына Нурияне кочагына алды Ислам.Мин сине яратам Нурия,әйдә мин дә сине урлыйм әле.
Урлыйм?Урлармын мин сиңа, хәзер урлармын.Нурия көлә көлә егетнең бүреген төртеп төшерде дә өйләренә таба йөгерде.Ә үзенең яшь йөрәге дөп дөп тибеп,Исламның куып җитүен көтте.Аяклары үзен тыңламады,гәүдәсен сихри бер дулкын биләп алды.Я менә,яңа елны мохҗиза түгел,дип әйтеп кара хәзер, чөнки Нурия үзе дә күптән, яшертен бер сөю белән егетне яратып йөри иде бит..Ислам да аны яратадыр дигән уй башына да килмәгән иде аның.Ә менә хәзер..
Ул да булмады,Ислам кызны куып җитеп, кулларыннан җитәкләде.Төнге урамда бер ара шыгыр шыгыр кар тавышы ишетелеп торды да,бизәкле капка төбендә тынып калды.Яшьлектәге иң гүзәл,мәңге истә калырлык бәхетле мизгелләр иде ул.
Ул арада җигүле ат Газизләрнең ай нурларына күмелеп утырган зәңгәр капкалы агач йортлары янына кайтып туктаган иде инде.Егет,кечкенә йодрыклары белән төрткәләп,карышып маташкан Хәтирәсен,көчле кулларына күтәреп алды да капкаларына таба атлады.Рәхмәт егетләр,диде ул терсәге белән капка бигенә төртеп, рәхмәт.Иртәгә кунакка көтәбез.
Өй алды ишеге ябылуга,эшнең нидә икәнен аңлаган Хәтирә,еларга да көлергә дә белмичә, Газизҗанга төбәлде.
Газиз,кеше белгәнче алып кайтып куй,диде ул еламсырап.Әнине беләсең,белеп алуга пыр тузып килеп алачак бит.
Юк, диде Газиз сөенечтән балкып.Кайтарып куяр өчен урламадым мин сине.Мин,мин сине бик каты яратам Хәтирә.Үтенеп сорыйм,каршы килмә яме.
Хәтирә:-Укыйсым бар бит әле, дияргә авыз гына ачган иде,өй ишегеннән егетнең әнисе килеп чыкты.
Кайттыгызмы?диде ул төксе генә. Әйдәгез,монда хәтле кайткансыз икән, өйгә узыгыз инде.
Кайттык әни,кайттык диде Газиз, ике арада туган киеренкелекне бетерергә теләп.Менә әни,киленле дә булдың.
Булмыйча тор әле, дип уйлады Хәтирә, әниләр белсә мине монда калдыралармы соң?Минутында алып китәчәкләр, минутында.
Ләкин озак та үтми, бу хәлне ишетеп килеп кергән әти әнисе, кызны шаккаттырып " без риза" димәсеннәрме?
Әни, укыйсым бар бит әле, дип Хәтирә киреләнеп караса да, тегесе авыз ачарга да ирек бирмәде.
Син нәрсә? диде ул кыз ишетерлек кенә итеп.Иртәме соңмы, кызлар кияүгә чыга инде алар.Мондый кәттә егет сорап торганда нинди каршы килеп тору ди.Юук,юк.Кире кайту турында уйлама да.Үзе булган, үзе матур.
Дөрес, Хәтирә үзе дә бик ошатып йөри иде Гәзизне.Машинасы белән узып киткәндә, ашхәнә тәрәзәсеннән күмелгәнче күзләрен ала алмаган вакытлары булмады түгел.Ләкин, һаман да шул, яшьлекнең канатлы хыяллары чәч толымыннан тарталар.
-Укыйсы бар бит әле,әнии.
Я җитте, диде Сәймә кызып.Җитте!Укып мулла булмассың,чукып карга..Бер балык башын күпме чәйнәргә була?Әтиең дә:Газизҗанны бик хөрмәт итәм дип,килде әнә.Мин дә аның сүзләрен хуплыйм.Каласың, бетте китте.Кәҗә тәкәсе кебек төртелеп торма әле яме.
Шулай итеп,ике ара килешеп, көнендә никах та укылып куйды. Мескен Хәтирәнең генә хисләрен сорап торучы булмады.Бәлки соңрак укырмын әле, дигән тәүге хыялын йөрәк түренә салып,язмышы белән килеште ул.Яшьлеге белән өметләрен сүндермәскә көч тапты.Читтән торып булса да укыйм..
Ләкин менә укырга насыйп булмаганын,әнисенең ни өчен үзеннән тизрәк котылырга теләвен, нигә гомер эчендә әллә нигә бер генә тапкыр "кызым"дип әйтүен дә, соңлап, бик соңлап белде ул.
Ә хәзер әнә,ни чарадан бичара дигәндәй, ир хатыны,Газизҗан хатыны булып,яңа тормышына аяк басты .Иртән иртүк эшкә чыгып китте, кайтуга өйдәге эшләрне ялт итеп эшләде.Иренең үзен яратуын, һәрдаим ярдәм итәргә әзер торуын күреп,күңеле күтәрелде Хәтирәнең.Хәзер инде үзе дә нык гәүдәле,матур Газизҗанына башка күз белән,яратып карый башлады ул.
Ләкин менә иренең әнисе Миңлефрүз генә киленгә бик мөкиббән китмәде.Шундый матурлыгың,акылың белән шушы сөяк арбасын алып кайт инде,дия иде ул ,үзе белән үзе сөйләшеп.Әллә нинди хан кызлары кияүгә чыгарга әзер торганда, шушы Сәймә орчыгын ничек хатын дип торасыңдыр инде.Тьфү.
Башта ачуын эчкә яшереп йөрсә дә, тора бара,тырнак астыннан кер эзли башлады Миңлефрүз.Я киленнең юган керләре ошамады.Я ашханәдә эшләп,тәмле итеп пешерергә өйрәнгән Хәтирәнең пешергән ашыннан гаеп тапты.Алай гына түгел, йөри торгач,исеме дә ошамый башлады.Тапканнар исем, Хәнти..Чәнти, дип,кушасыгыз калган, шул бармак хәтле генә бит кызыгыз, дип, кодагые Саймәгә дә эләгә иде.
Соңгы арада әнисенең гел чытык йөзен күреп,эшнең нидә икәнен Газизҗан тиз аңлап алды.Бераз тавыш-тынсыз гына әнисен,хатынын күзәтеп йөргән ир, хатыны өйдә юк чакны туры китереп, әнисе янына килеп утырды.
Әни,дидеул,җитди генә.Хатын-
ның кай җире ошамый?Күптән күзәтеп йөрим,Хәтирәдән гел гаеп табарга торасың.Күрше Пәтиха апалар кебек талашып-сугышып торырга теләмим.Әгәр яратмыйсың икән,чыгарбыз да китәрбез.Алай бер берегезне интектереп яшәгәнче аерым яшәрбез.
Чыгып китәрбез!?Улыннан бу сүзләрне ишетү,яшен сугу белән бер булды Миңлефрүзгә.Ирен соңгы юлга озатканнан бирле,өйдәге бөтен авыр ирләр эшен башкарган улының, аерым торырбыз,диюеннән коты очты.
Юк улыым, диде ул төлкедәй.Пәтихалар кебек талашып йөргән юк бит инде.Каян чыгып әйтәсең? Хәтирәң бик яшь бит әле.Мин дә өйрәтмәгәч,кем өйрәтсен ди аны?
Ләкин,әнисен яхшы белгән Газиз, аның Хәтирәне өнәмәгәнен беренче көннәрдә үк сизгән иде инде.Шуңа турысын ярып әйтте дә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев