Feed

👁 Возвращение Цирцеи Миф о Цирцее, превращавшей людей в свиней на своем острове, воплощается сегодня в жизнь. Представьте, что людям предлагают залезть в шкуру 🐷 свиньи – валяться в грязи, питаться из корыта и хрюкать. Эта тема обыгрывается в юмористической форме. Пока в юмористической, но ведь именно это и происходит сегодня на Западе, где снимаются все существовавшие табу и человеку предлагается раскрепощать в себе самое низкое, быть маленьким человеком и жить в свое удовольствие. ⁉️В чем удовольствие, спросите вы? В отказе от человеческой сущности – освобождение от идеалов, от человеческого восхождения, которое провозглашают мировые религии и светские гуманистические философы. Освоб

Feed

🌷46 өзек🌷 Әлбәттә инде бүген Гамилнең күңеле төште. Бер яктан апалары аның мәхәббәтеннән көлделәр, икенче якта аның яраткан әнисе. Әйе, ничек итеп ул әнисенә балаларың белән очрашма дип әйтә алсын? Эх булмады, булмады, Гамил үз теләкләрен үти алмады. Быел авылга сабан туена кайтып, дуслары белән очрашырга теләгән иде ул. Әнә Рифкат тә теге юлы булган хәлләрдән соң акылга утырган, эчүен ташлап, эшкә урнашып, әти әнисен шатландырып яши. Ә менә Гамил бер тамчы тормыш юлында әллә ниләр дә күрергә өлгерде. Сынаулары да берсе артыннан берсе килеп кенә торды. Апалары шундый этлек эшләмәсәләр ул Алсу белән нинди бәхетле була ала иде бит. Ә хәзер ул әнисенә кискен генә җавап биргәне өчен

Feed

🌷45 өзек🌷 Гамилнең бүген булган очрак исенә төште. Гамил дә үзен теге исерек урынына куеп карады. Әгәр дә ул теге исерек урынында булса нишләр иде икән? Үтерә алыр идеме ул Галияне? Юк, юк, ничек кенә булмасын ул үтерүче түгел, ул андый эшкә бара алмый. Гамил үз уйларына бирелеп паркка да килеп җитеп, эчкә үтә башлады. Көннәр матурайгангадыр инде паркта кеше күп. Кая карасаң да яшь парлар бер берсенә карашып, елмаеп сөйләшеп баралар. Әнә алдарак бер пар, өч-дүрт яшьлек кызларын җитәкләгәннәр, бәхетләреннән йөзләре балкып тора . Ә бала әти, әнисеннән артта калмас өчен сикергәләп, уйнап бара. Паркта тәмле шомырт, сирин чәчәкләренең хуш исе таралган. Олы яшьтәге бер ир, янында басып т

Feed

🌷44 өзек🌷 Хастаханәгә барып җиткәнче Гамил әллә ниләр уйлап бетерде. Галия нинди булуына карамастан ул аның хатыны, кызының анасы һәм ул аңа үлем теләмәс иде. Җитмәсә кечкенәдән бергә уйнап үскән сыйныфташы да бит әле. Әйе, Галиянең үз үзен тотышы Гамилгә бик ошап та бетми, тик шулай да, ул алай ук начар да түгел, үләргә дә әле иртә аңа, иртә. Шуңа да, юл буе ул гына булмаса ярар иде дип теләп барды Гамил. Менә ул хастаханәнең морг бүлеге янына якынлашты. Аны көтеп торган Данил, тагын бер ир ат аның белән кул биреп исәнләштеләр. Данил Гамилгә карап: — Гамил дустым син әзерме? — Андыйга кем әзер була ала икән Данил? Әлбәттә юк, тик бары әйе карый алам дип кенә дияргә кала. Полиция хезм

Feed

43 өзек🌷 Гамил чыннан да Галия өчен борчыла башлады. Ничек инде ана баласын шулай озакка калдырып китә ала ? Нәрсәдер булган, әйе, әйе, нәрсәдер булган дип уйлады ул. Шул вакыт аның уйларын бүлдереп: — Улым, минем дә йөрәгем үз урынында түгел, көндез үк нәрсә буласын сизгән кебек, кәефем төште, күңелем белән әллә ниләр уйладым. — диде Фәймә апа. — Әни әллә ниләр уйлама әле, бәлки телефонында зарядкасы беткәндер. Менә күрерсең ул озакламый кайтып җитәр. Беләсең бит инде ул ял итәргә ярата, ә монда син әлегә бәби карыйсың, шуннан оста файдалана белә ул. — Шулаен шулай улым, тик ул нишләтсәң дә әни кеше икәнен онытмаска тиеш бит, ул озак торырга тиеш түгел иде . — Әни кайтсын әле, ми

Feed

🌷42 өзек🌷 Менә бит тормыш сукмагы Алсуга нинди сынау биргән. Ул нәрсә эшләргә , кемгә карарга һәм ниһаять кемнән гафу үтенергә белмәде, ул бөтенесенә дә күзен йөртеп карап чыкты да : -— Мин белмим хәзер нәрсә әйтергә дә. Чыннан да гафу ит дип әйтергә бик җиңелдер, тик минем өчен түгел. Мин буталып беттем, нишләргә миңа әйтегез? Кайсыгыз алдында мин гаепле соң , әйтегез? Әни беренче сиңа әйтим әле, әнием син мине гафу ит сүзеңне тыңлап серемне ачмаган өчен. Тик ул сер бары минем тормышымны бозды, үз кулларым белән үз тормышымның астын өскә китердем бит. ....... Ә әтигә, әтигә гафу ит дип әйтергәме? Нәрсә өчен? Бәлки.... —- Алсу туктап калды да, бераз уйланып торгач — әй

Feed

🌷41 өзек🌷 Галия кайтты. Йөзе дә бәхет тоткан кешенекенә охшаган. Гамил аның чишенүен көтеп торды да: -— Галия озак тордың, тагын кая булса да кердеңме әллә? Кибет бит бездән биш минутлык юл гына. — Үзең бит көн матур дидең, менә мин файдаландым, бераз урам буйлап йөрдем. Чыннан да шул хәтле рәхәт урамда, ә нигә сорадың, миңа йөрергә ярамый идеме? — Ярамый димәдем, яхшы булган йөргәнсең, тик әниең ничек тә сиңа шалтырата алмыйм, телефоны гел занятый ди, бик кирәк, миңа шалтыратсын әле диде. — Алла...., хәзер телефоннан сөйләшергә дә яркмыймы? -— Алай да димәдем, әниең бик кирәк дип миңа шалтыратканга гына әйтүем иде. — Нәрсә булган инде тагын? Хәзер шалтыратам. — Хәзер кирәкми инде, ул
Show more