Альфира Кадырова-Гайфутдинова Җ И З КОМГАН. 16 БҮЛЕК Марат бушаган шешәне кулына алып, яңа күргәндәй карап карап торды да, диванга чыгып утырды. Әйдә Илнар, монда чык диде ул,көлеп. Бүтән эчмибез.. Хәйран ару кызган Илнар да, дусты артыннан диванга чумды. Бүтән эчмибезме, диде ул да, Марат сүзен кабатлап.. Бүтән эчмибез. Бераз исереп китсәләр дә, телләре бәйләнсә дә, башлары эшли иде әле, яшьләрнең. Мин менә дип, бармакларын янагандай, сөйләп китте Илнар. Мин менә, име, Марат, Әти әниемә, Сабирага, улыма кирәк. Менә шуңа исән калганмындыр да мин. Ә синең хатының кая? Ә син менә име, мин яраткан.. Мин яраткан кызга син өйләндең бит дип, әздән әйтеп ычкындырмады Марат. Ә мин яраткан кызга дип,тизрәк үзен кулга алды ул. Аңа операция ясадылар. Аягын кистеләр.. Аягыын.. Ни булды, Марат? Машина бәреп китте, Илнар. Ялгап, гипс салганнар иде. Ну менә, кызганычка каршы, гангрена башланып.. Марат, ул сүзләрне кабатларга да куркып, үзенә баккан Илнарга карады. Менә шулай, туман. Такие пироги.. Беребез аксак, беребез туксак.. Бу сүзләрдән айнып киткән Илнар:күптәннән йөрисезме соң, дип, Маратның протезына карады. Нигә бу гомер өйләнмичә йөрдең? Ээх, белсә иде Илнар, дустының нигә өйләнмичә калганын. Белсә иде ул, Маратның Сабираны ничә еллар оныта алмаганын. Юк шул, моны әйтеп булмый. Аннары эшнең тирәнгә китүе бар. Укыдым Илнар, укыдым. Ул вакытта кызлар кайгысы юк иде, брат. Хэзер бармы? Илнар, әллә көн буе эшләп ардымы, әллә коньяк башына киттеме, йокымсырап башын диванга төртте. Башка кызлар юк иде мени? диде ул, Маратның җавабын тыңлап та тормыйча. Әллә, бик матур патша кызымы? Матур, матур. Ярар, йокла әйдә. Марат, дустының баш астына мендәр кыстырып, өстенә япты да, үзе идәнгә калын матрас атып, шунда ятты. Ээх, Илнар, берни белмисең шул син .. Дөресрәге, ни булып бетәсен үзем дә белмим әле. Илнарның авыз эченнән нидер сөйләнгәнен дә ишетмичә, Зәлия турында уйланып, Марат та йокыга китте. Ләкин менә бу вакытта Зәлиянең аңга килеп, бөтен больницаны уятканын белмәде ул. Әйе, тездән түбән аягы юклыгын күреп әздән акылдан язмады Зәлия. Авыртудан, бөтен гәүдәсе сызлаудан үкереп үкереп елады кыз. Бары тик тынычландыра, авыртуны баса торган дарулар белән бергә йокы даруын кадагач кына ,бераз тынычланып калды. Ләкин, болар барсы да вакытлыча гына иде шул. Тиздән таң атар, кызарып кояш чыгар. Менә шунда күзләрен ачкач, тагын ниләр булыр, билгесез. Яшь кенә килеш аягын югалтуны ничек күтәрер кыз бала. Тормышта югалып калмасмы, үз урынын табармы.. Әлегә болар кара урман. Алга таба ниләр булганын бары тик вакыт күрсәтер. Менә шулай.. Тәкъдирме, ялгышмы.. Якты дөньяга килгән һәр кеше үзенә тиешле гомер юлын үтә. Алда ни язылган беребез дә белмибез . Каядыр ашыгабыз, ялгышабыз. Авырлыкларны җиңеп алга барабыз, Шатланабыз, кайгырабыз. Ә гомер тәгәрмәче үз эзеннән келтер-келтер алга тәгәри. Кара бәрхет юрганын бөркәнеп айлы төннәр килә, алсу нурларын чәчеп таңнар ата. Аларның кешеләрдә эшләре юк,алар бары тик үзләре белеп, вакыт тәгәрмәчен тәгәрәтәләр. Менә бүген дә пардәләре ябылмый калган тәрәзәдән төшкән алтын нурлар, тыныч кына йоклап яткан ике дусны үптеләр. Бүлмә эчен иртәнге яктылык урап алды. Иң беренче булып күзләрен ачкан Илнар, идәндә йоклап яткан дустына таба үрелде. Утны суны бергә кичеп, нинди генә авырлыклар күрмәде бу батырлар. Кызганыч, бик күп бөркеттәй егетләр үз гомерләрен биреп, әти әниләрен, туганнарын мәңге төзәлмәс яралы иттеләр. Ээх.. Илнар бер читтәрәк торган протезга карап уйга калды. Менә гомере бетмәгәч, ул бүген рәхәтләнеп җылы урында йоклап ята. Ә бит теге вакытта, элемтәләре өзелеп, шуны ясарга калмаган булса.. Илнар уралырга гына торган кара уйларын куып,әкрен генә торып басты. Юук, Илнар, юк, диде ул,уйнаган кояш нурларына сокланып. Иптәшләрнең үлемендә синең гаебең юк. Син дә бер үзең бернишли алмый идең .. Әллә шыгырдаган тавыштан, әллә вакыты җитеп, Марат та күзләрен ачып, дустына карады. Хәерле иртә, диде ул елмаеп. Ничек, йоклап булдымы? Ләкин, Илнарның болыт баскан йөзен күреп әллә нишләп китте Марат . Илнар, син нәрсә шаккатып торасың диде ул, аңламыйча. Берәр начар төш күрмәгәнсеңдер бит. Төсең качкан. Юук ла, Марат. Тыңла әле, кичә дә әйтергә теләгән идем. Курыктыммы шунда, оныттыммы? Марат, Сабира турында сизенгәндер дип, үзе дә шикләнеп, Илнарга карады. Сугышта куркып тормаганны, әллә миннән куркасың инде? Әйе, Марат, куркам. Бу сорау ничә еллар интектерә инде мине. Башка сорар кешем юк, бары син генә. Нинди сорау соң ул, Илнар?Сабира турында дисәм инде, авылдашлар икәнен кичә генә белдең. Марат урыныннан торып,протезына үрелде. Илнар, нәрсә шулай борчый соң сине? Ярар, дустым? Дөресен әйт әле, син ничек уйлыйсың? Әгәр теге вакытта мин вакытында килсәм, бу фаҗига булмый кала идеме? Ничә еллар дусларның үлемендә үземне гаеплим мин, Марат. Синең аяксыз калуда да мин гаепледер сыман. Марат, сүзсез генә протезын киеп, ничек кирәк шулай, Илнар янына торып басты. Син нәрсә, Илнар, диде ул, нурлы күзләрен дустына төбәп. Синең ул көнне соңга калганыңа сөенәм генә мин. Сине дә исән калдырмыйлар иде бит алар. Ә бәлки, мин дә булсам каршы тора алган булыр идек. Юк, бу хакта даже уйлама син. Дошманнарның штаб тирәсенә алай якын килгәннәре юк иде бит. Килеп чыгарлар дигән уй башта да булмады. Алар шул хәтле көтмәгәндә сикереп чыктылар, ата да алмыйча калдык бит, Илнар. Син булсаң да бер көтү кораллы дошманга каршы тора алмый идек без. Аллаһ тагәлә саклап калган сине. Шулай дисеңме? Син мине гаепләмисеңме? Мин ничә еллар буе,килеп җиткән булсам, алай итсәм, болай итсәм, дип, үземне ашап бетердем бит инде, Марат. Димәк, син ачу тотмыйсың? Юк, Илнар, син исән калганга мин бик шат. Башка бу хакта сөйләшик яме. Әйдә, юынып, капкалап алыйк да, эшкә киттек. Ярар, Аллаһка шөкер, Марат. Өстән йөк төште. Рәхмәт, дустым. Аллахка шөкер. Илнар, тиз генә үзенекен, идәндә яткан урын җирләрне җыеп урнаштырды да,юыну бүлмәсенә кереп китте. Мин булсам да әллә нишли алмас идек инде, чынлап бит Марат. Дошманнар бишектә чакта ук корал тотып яталар шул. Тумаан, нәрсә әйттем. Башка бу хакта сүз куертып та маташма. Әле ярый, хет син исән калдың. Әйдә, тормышның кадерен белеп, матур итеп яшик. Син Сабираны яратып,кадерләп тор. Мин дә хәзер Зәлия янына керәм, Аллах бирса. Аңына килер инде. Бүгеннән калмас. Чәй генә эчеп алдылар да, ике дус тукталышка таба киттеләр. Кайгыларын уртаклашып, эч серләрен сөйләшкәч, җаннары ничектер тынычланып калгандай булды аларның. Йөзләренә нур кунды, алдагы туар көннәргә ышаныч артты. Озак та бармый, Марат үз тукталышында төшеп калды. Ярар, Илнар, күрешкәнчегә кадәр, диде ул, кул болгап. Исендә тот, хәзер без бергә. Больницага керүгә аяклары туп туры Зәлия яткан палатага алып килделәр аны. Йөрәге дөп-дөп типте, күңелендә билгесез хисләр ташкыны. Тукта әле, кем елый? Ярым ачык калган ишек артында кемдер әкрен генә үкси түгелме? Әллә Зәлия аңга килдеме? Марат, палатадан ерак та түгел постта язып утырган шәфкать туташы янына килде. Сәләм, Алисә диде ул, башактай сары чәчле кызга. Эшеңнән бүлдермәскә теләп, эндәшмәгән идем, ачуланма яме. Әллә Зәлия аңга килдеме? Кемдер палатада елый кебек тоелды. Әйе, Марат Илфатович. Кичә кич күзләрен ачты ул кыз. Ләкин тагын йокы даруы бирмичә булмады. Аягын күрүгә эстерика башланды аның. Комадан чыгып бетмичә тагын йокы даруы бирделәр мени. Алай итәсе түгел иде бит инде... Бүтәнчә булдыра алмадык. Тагын комага китәр дип курыктылар. Шәфкать туташы бераз тыңлап торды да:Елаганы ул түгел,туганнары килгән иде, шулдыр, дип Марат янына торып басты. Зәлия менә менә уяныр, дип куркып торабыз. Белмим тагын ниләр булыр. Алай икән, диде Марат. Алай икән. Мин яннарына кереп чыгыйм әле, ярармы Алисә?Әтисе мондамы соң? Әйе, ул монда. Түлке сез керсәгез туганнарын чыгарам. Ату хирургтан тагын эләгә. Марат елмаеп, медсестраның җилкәсеннән сыйпап алды. Үзегезгә авырлык ала ала кешеләргә яхшылык эшлисез инде, Алисә, рәхмәт диде ул Алисәне мактап. Шулай шул, Марат Илфатович, ярамый дип, менә сезне ничек кермим инде. Сез бит. Ээх сине.. Әйдә кереп карыйк әле. Палатада елаган кеше, чынлап та туганнары булып чыкты. Монда болай да авыр, үзегезне кулга алыгыз, диде Алисә, коры гына. Аннары бер кешедән артык утырырга ярамый. Сез әйдәгез чыгыгыз. Шулай дип, шәфкать туташы хатынны көчкә күндереп , үзе белән алып чыгып китте. Уянуга хәбәр бирерсез диде ул чыгышлый. Марат Илфатович, сез кешеләрне юатырга мастер, бәлки бер ярты сәгатькә булса да калырсыз. Уяныр инде Зәлия, вакыт. Илфатович профессор белән күрешеп, сәгатенә карап алды да,ярар дип урындыкка утырды... Җитте, Зәлия, диде ул, кызның нәфис бармакларына кагылып. Озак йөрдең инде, кайтырга вакыт. Әллә егетнең сүзләре тәэсир иттеме, әллә куллар җылысын тойдымы, нәкъ шул мизгелдә Зәлиянең озын кара керфекләре селкенеп куйгандай булды... Дәвамы бар.
    3 комментария
    5 классов
    8 комментариев
    281 класс
    Крылышки в духовке (не взвешивала, но у меня 15 шт) Рис - 4 стакана Вода - 8 ст (чтоб была на 2 см выше воды) Лук - 2 шт Морковь - 2 шт Чеснок - 2 зубчика Лавровый лист - 2 шт Для маринада: Соль - 2 ч.л Куркума - 1/2 ч.л Чёрный перец - 1/3 ч.л(по вкусу) Подсолнечное масло - 2 ст.л Приправа для курицы - 1 ч.л Смешиваем все специи для маринада и смазываем им крылышки, оставляем 30 мин (я просто для видео всё выложила на доску и смазала, вы можете перемешать всё в чаше😋) Лук и морковь нарезаем соломкой. Жарим лук до золотистости, добавляем морковь, жарим ещё пару минут. Добавляем рис, перемешиваем, сразу выкладываем в форму, добавляем соль и перец по вкусу, наливаем воду. Кладём крылышки, чеснок и лавровый лист Накрываем фольгой и отправляем в разогретую духовку до 180°С на 1 час, затем фольгу снимаем и отправляем ещё на 25-30 мин (до золотистой корочки). Если жидкость испарилась можно долить подсоленную воду. Готово! Выкладываем блюдо на тарелку и подаём к столу. Приятного аппетита . Авт. recepti_mumishka
    1 комментарий
    81 класс
    Наилә ХАРИСОВА Хәлең ничек, улым? хикәя Ничәнче тапкыр инде Нәфгать телефон тавышыннан уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырау булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә ава. Ничәнче төн бит инде... Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр микән? Бүген телефон адәм баласын бишектән үк озата бара, дисәң дә ялган булмас. Нәфгать үзе дә көн-төн телефонга бәйле. Иртән торуга башлана... төнгә туктаса да рәхмәт әйтер идең әле. Ә соңгы вакытта төннәрен шыбыр тиргә батырып уятучы шалтырау - башка. Бусы, мөгаен, аны калган гомере буйлап озатып барыр. Нәфгать аңлый башлады кебек: төнге шалтыраулар - аның үзеннән: таш бәгыреннән, ни икәне онытылып барган намусыннан, ахры. Йокысыннан тукмалган төсле хәлсезләнеп, арып торды. Душ кереп, затлы кофе эчеп, бераз адәм рәтенә кергән сыман тоелгач, шоферына шалтыратты. - Бүген бигрәк иртәләдегез, Нәфгать Нәбиевич, - диде Рамил. – Әллә берәр җиргә барабызмы? - Юк, Рамил, бер җиргә дә бармыйбыз. Мине илтеп куй да, төшкә кадәр син азат, - диде Нәфгать шоферына борылып карамыйча гына. Кабинетына кереп утырды. Бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, кул астында эшләүчеләр белән киңәшмәләр, бер-бер артлы кереп, тегесеннән-бусыннан зарланып ярдәм сораучы "теләнчеләр"нең визитлары, өстән-астан бертуктамый телефоннан шалтыратулар башланганчы, бераз эшләп алырга иде исәбе. Тик эшкә кулы бармады. Уйлары гел әйләнә дә шул төнге шалтырауларга килеп ялгана. Соңгы вакытта нидер җитми җанына, нәрсәдер корт сыман күңелен кимереп, тынычлыгын алып тора. Бүген аңлады ул "нидернең" ни икәнен. Төнге шалтырауга атылып торып, телефонын колагына китерүгә әнисенең тавышын ишетте. - Хәлең ничек, улым? - диде әнисе. Аннары күпме көтсә дә бер сүз дә әйтмәде. Нәфгать шашып телефонына карады: "Әллә ычкынамы?" Әнисе юк бит инде. Бер ай элек җирләделәр. Кичә генә сеңлесе: - Алдагы җомгада әнкәйнең кырыгын уздырабыз, кайта аласыңмы? - дип шалтыратты. - Белмим әле, эш ничек булыр, - диде Нәфгать. - Нинди бетмәс эш инде ул, әй, абый! - диде сеңлесе һәм трубканы куйды. Хәзер генә башына барып җитте Нәфгатьнең. Соңгы сүзләрен әйткәндә, сеңлесенең тавышы калтырады бит. Елаганын сиздермәс өчен, телефон трубкасын ташлагандыр ул. - Сүз әниеңнең кырыгын үткәрү турында барганда, нигә һаман эш турында сөйлисең син?! - дип әйтәсе килгәндер аның. Кесә телефоннары чыккач, Нәфгать әнисенә телефон алып кайтып бирде. Башта әй рәхәтләнде инде әнисе. Иртән эшен башларга өлгерми әнисе шалтырата: - Хәлең ничек, улым? Эш-мәшәкатьләрең башланганчы, хәлеңне белим дидем, бәбекәем, - ди. Төш җитсә – тагын шалтырату: - Тамагыңа ашадыңмы? Коры-сары ашап, ашказаныңны бозма, балам! Кич җитеп, гадәти эш көне бетүгә (Әнисе аны да шул вакытта эштән кайта дип уйлый инде!), телефонында тагын "әнкәй" дигән язу чыга. Тора-бара туйдыра башлады Нәфгатьне бу шалтыратулар. Төрле чак була: я бик кирәкле кеше белән сөйләшеп утырасың, я кәеф-сафа корган вакытка эләгә. Тезеңдә матур кыз назланып утырганда: - Әйе, әнкәй, хәлләрем шәп! - дип әйтә алмый бит инде. Әнисе шалтырата-шалтырата да туктый. Берсендә Нәфгать: - Вакытым булгач, үзем шалтыратырмын, - дип әйтте. Кырысрак та әйтелде бугай. Тик вакыты булмады. Ул көнне дә, аннан соң да. Көн дә әнисе үзе башлап хәл белгәч, башлап эндәшү аның гадәтенә дә кермәгән иде. Аннары әнисе сирәгрәк шалтырата башлады. Күбрәк өй телефоныннан килене белән сөйләшеп, хәлләрен белә дә шуның белән канәгатьләнә. Хатыны: - Нигә шалтыратмыйча, әнкәйне тилмертәсең? Аның бит синең тавышыңны ишетәсе килә, - дигәч, берничә тапкыр сөйләшкән икән. Тавышында үпкәсе сизелсә дә, теле белән әнисе хәл белгәне өчен аңа рәхмәт укый, дөньядагы бөтен изгелекләрне тели иде. Берничә ай элек иртән эшнең иң кызган чагында телефон шалтырады. Башта Нәфгать телефонын алмады. Чакыру берничә тапкыр кабатлангач, җавап бирергә булды. Әнисе килгән икән, аның офисы янында күршесенең машинасында утыра. Нәфгать әнисе янына төшеп, хәлен белергә, килү сәбәбен сорашырга вакыт таба алмады. Шоферын чакыртып, әнисен өенә илтергә, "Төшке ашка кайтырмын" дип әйтергә кушты. Төшкә дә кайта алмады, кичтән дә бик соңарып кайтты. Вакыт төн уртасына якынлашканда гына кайтып керде. Бу аның өчен, гаиләсе өчен гадәти хәл булганга, аны әнисеннән башка берәү дә көтеп утырмый, барысы да ятып йоклаган. Ишек ачылган тавышка аш бүлмәсеннән акрын гына атлап әнисе килеп чыгуга, Нәфгатьнең йөрәге жу итеп китте: ул аның килүе турында бөтенләй оныткан иде. - Ашыйсың киләме, улым? - диде әнисе. - Ашыңны әле генә җылыттым. Кабат-кабат җылытып тәме генә бетмәгән булса... Әнисе шулай диде дә көрсенеп бүлмәгә кереп югалды. Башка бер сүз дә әйтмәде. Ачуланса, сүксә җиңелрәк булыр иде, ичмасам. ...Нәфгать кәнәфиеннән торып, тәрәзә янына килде. Тәрәзә каршындагы агачка быел ниндидер бәләкәй генә кош оя ясады. Нәфгатьнең кабинет тәрәзәсе каршында гына. Әле кайчан гына балалар чыгардылар. Аталы-аналы бертуктамый ашау ташыдылар. Кошчыкларны очарга өйрәтер вакыт та җиткән икән инде. Бер көнне ана кош белән ата кош чебер-чебер оя тирәсендә мәш килде. Балаларын томшыгы белән оя читенә таба төрткәлиләр. "Бар, очарга өйрән! Син-Кош бит!" - диләр бугай. Берсе оча белә дә иде инде. Тик барыбер ерак китәргә курыкты, оя тирәсендә генә берничә тапкыр канат җилпенде дә кире оя читенә килеп кунды. Ә бүген ояда бер кошчык та күренми. - Әйе, балалар туган ояны бик тиз оныта шул, - диде Нәфгать буш ояга карап. Аннары: - Минем сыман, - диде. Йөрәген сулкылдатып, гәүдәсе аша кайнар агым узып китте. Сеңлесе әнисенең хәле бик шәптән түгел икәнен әйтеп торса да, Нәфгать кайтып килергә вакыт таба алмады. Дөресрәге, күңеле белән әнисенең кайчан да булса аны мәңгегә ташлап китәсен ул күз алдына китерә алмый иде. Әнисе ул дөньяга килгәндә бар иде инде, гомер буе булды, гел аны кайгыртып, хәлен белеп торды һәм гел шулай булырга тиеш кебек иде. "Үлде!" - дигән хәбәре килгәч тә, кайтып күмү мәшәкатьләре белән йөргәндә дә, күңеле белән ул һаман анасын мәңге күрмәячәге, аның өзгәләнеп, җылы итеп: "Улым!" дип әйткәнен ишетмәячәге турында уйламады. Капка төбенә зур кара машина белән кайтып туктаганда, әнисе аның зур кеше булуы белән горурланырга тиеш, авылдашлары кызыгып карап торырга тиеш кебек тоелды. Әнисен күмгәндә Нәфгать акчасын җәлләмәде. Кабер казучыларга, ләхет алучыларга сәдаканы эредән тондырды. Тик күбесенең, ул хәер тарата башлагач, нигәдер зират капкасының икенче ягына ук чыгып китүләрен аңламады. Озатышырга килгән авылдашлары, җизни-кияүләре төркем-төркем зираттан чыгып киткәндә, берсе дә аңа эндәшмәде, үзе белән кайтырга да чакырмады, янында да калмады. Яңа кабер янында ул ялгызы иде. - Үпкәләткән чакларым да булгандыр инде, әнкәй. Кичер! Исән чакта бәхиллегеңне алып кала алмадым, - диде Нәфгать. Ул чагында шулай дигән иде. Тик барыбер бу - тантаналы җыелышларда күп йөреп, матур сүзләр сөйләргә өйрәнгән түрәнең дежур сүзләре генә булган икән әле. Шулай икәнен ул үзе бүген аңлады. Нәфгать, үзе дә сизмәстән, өстәлдәге телефоннарның шалтыравын көтә икән. Ник берсе шалтырасын! Эше дә өелеп ята. Барасы җирләре, хәл итәсе проблемалары да җитәрлек - берсен дә эшлисе килми. Аңа хәзер кесә телефонының шалтыравы һәм анда "әнкәй" дигән язуның чыгуы гына кирәк. Нәфгать үзе көткән чакыруның инде булмасын да белә. Шуны ныграк аңлаган саен аңа авыррак була бара. Тик барыбер сихерләнгән сыман күзен дә алмый телефонга карап утыра. Аның өчен бу мизгелдә затлы кабинет та, дәрәҗәле дуслары да, күңелен күрергә һәрвакыт әзер торучы җанашы да мөһим түгел икән. Бервакыт аңа әнисе (туган көне иде бугай) болай дигән иде: - Улым, әтиең белән сиңа исемне бик озак эзләдек. Ахырда Нәфгать дигән исемгә туктадык. Нәфгать - файда дигән сүз. Кешеләргә, туган-тумачаңа, нәсел-нәсәбеңә файдалы булып үс, улым! - дигән иде. Ә ул хәтта әнисенә дә яхшы бала була алмады, ахрысы. Файда дигәнне күбрәк кесәгә файда дип аңлап яшәлде. Нәфгать корт чаккандай урыннан сикереп торды. "Алдагы атнада кырыгын үткәрәбез", - дидеме әле сеңлесе? Әнисенең кабере өстендә таш та юк бит. Кырыгына өлгертермен дигән иде бит ул авылдагыларга. Аңа ышанып торалар бит. Өлгертергә, ничек тә җитешергә кирәк! Кабер ташы бик затлы булып чыкты. Әнисенең моңсу гына елмаеп төшкән фотосын табып, мәрмәр ташка шул сурәтне ясатты. Күргән туганнары "Әйбәт булган!" диюдән узмадылар. Аңлашыла да. Кабер ташын матур дип мактап булмый торгандыр инде. Ашка кадәр аны кабер өстенә урнаштырып кайттылар. Ашны сеңелләрендә әзерләгәннәр иде. Чакырылганнарны озатып, мулланы өенә илтеп куйгач, Нәфгать туган йортына кагылды. Эшләп бетерелмәгән эше, әйтелеп бетмәгән сүземе - аны нәрсәдер монда тарта иде. Ишекне ачып керде. Өй эче нәкъ элеккечә. Әйтерсең кайтып йөрмәгән еллар бөтенләй булмаган. Менә әнисе бераз гына башын кыек салып кече як ишегеннән күренер дә: "Әйдә, улым, көтү кайтканчы чәй эчеп алыйк!" - дияр кебек. Уйлар эчендә озак утырылды. Акны-караны күрми чапкан гомер юлында тукталып уйланган сирәк минутларның берсе иде бу. Узган кайтканда "Бу өйнең кемгә кирәге булыр инде? Сатарга туры килер. Казанга якын авылларда өйләр кыйммәт кенә йөри. Әйбәт кенә озатып булса..." дигән уйлары өчен үз алдында үзе чиксез оялып утырды. Уйларын бүлеп, капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Бераздан ишектә күрше хатыны күренде. - Исәнме, Нәфгать абый! - диде Халидә. - Үләренә бер-ике көн кала, әниең Нәфисә түти "Нәфгатемнең кулыңа тапшырырсың" дип шушы төргәкне биргән иде. Менә, әманәтен тапшырам. - Шулаймыни, Халидә сеңлем, нигә аны сеңлекәшләргә генә калдырмады микән сине мәшәкатьләгәнче? - Үзе белгәндер инде, Нәфгать абый. Укыгач аңларсыз. Бәлки. - Монда нәрсә соң? Нәфгать төргәкне капшап карады. - Анда сезгә язылган хатлар булырга тиеш. Сезнең шалтыратуыгызны көтә-көтә иде дә әйтәсе сүзләрен хат итеп яза иде ул, мәрхүмә. Шул хатлардыр ул. Халидә чыгып китте. Нәфгать, йөзенә бәреп әйтелгән ачы хакыйкатьтән исенә килә алмыйча утырганнан соң, калтыранган куллары белән төргәкне ачты. Чыннан да, әнисенең табак-табак битләргә түгәрәк хәрефләр белән язылган хатлары иде бу. Нәфгать иң нык саргайганын, таушалыбрак киткәнен кулына алды да ачып укый башлады: "Хәлең ничек, улым!" Ачы үкенү хисләреннән чиксез авырайган күз яшьләре хатның беренче юлларына тамдылар. Наилә ХАРИСОВА
    8 комментариев
    16 классов
    Сания Шарипова Авылга кырлайчы килде Хикәя авылдашыбыз Нәфиков Рәдиф абый сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Мин үземнең эчкерсез балачактагы вакыйгаларны, дусларны, яшьтәшләрне еллар үткән саен сагынып искә төшерәм. Без инде бүгенге көндә ап- ак чәчле бабайлар һәм ак яулыклы тыйнак кына өлкәнәеп килгән әбиләр. Күпләребез бу дөньяны калдырып та киткәннәр. Үзебезнең балачакның ничек үткәнен исән чагыбызда оныкларга җиткерәсе килә. Бар иде без түбәтәйле чал чәчле бабайларның шук малай чагы, җыерчыклы, көләч йөзле әбиләрнең борчак кебек җитез, табан астыннан ут чыгара торган чая вакытлары. Искә төшә бәләкәй генә авылыбызның япь-яшел чирәмле бәпкә үләне өстендә яланаяклы килеш йөгереп, чыр- чу килеп уйнап, ду килеп, дөнья бетереп йөргәннәр. Юктан гына тапкан кызыктан тирә якны яңгыратып көлүләр - балачак ваемсызлыгы. Тал чыбыгын ат итеп атланып, үзара куышып узышулар - сабан туена тиң. Ә нәзек тал чыбыгыннан нәни кулларыбыз белән үргән ятьмәләр белән инештә балык тоту, бу эш кулдан килмәгәнрәк бәләкәй чакта, аны ыштан белән сөзү, кайчакта ыштанны ялгыш кына суга агызу, әзрәк балавыз сыгу… Арыгач- талгач,көне буе азаплангач, әллә ни күп булмаган балыкны бик эшлекле кыяфәттә яр башында бүлешкәндә, олыраклар шаяртып үзләренә эрерәген алганда, бераз гына үпкәләшкән, күп тә үтми яңадан килешкән, өр яңадан яңа уен табып уйнап киткәнебез. Ат ябагасыннан (йоныннан) туп ясап, “лапталы” уйныйбыз. Уен җиләтеп җибәрсә, күмәкләшеп су керәбез. Аннан бик эшлекле кыяфәттә китәбез юа –кузгалак җыярга. Әлеге ак яулыклы әбиләр әниләре кырыннан бик бушый алмыйлар. Аларны вак-төяк йомышка йөгертәләр, өйдә бала карашалар, тавык-чебеш, каз-үрдәк бәбкәләрен карга- тилегәннән саклыйлар. Бакчада ярдәмләшеп кул арасына кергән вакытлары. Бүгенге әби-бабайларны тыңласаң, барысында да шундыйрак бер төрлелекне матур итеп, тәмләп-тәмләп сөйлиләр, килми сүзләрен бүлеп, яннарыннан китәсе. Менә мин дә алар сөйләгән бер вакыйганы сезгә җиткерим, сөйләп ишеттерим әле. Җәйнең иң матур кояшлы көннәренең берсендә авылга каяндыр юмарт, уңган кырлайчы (безнең якта кырык тартмачыны шулай диләр) килгән. Аның авылга килгәнен сәгате - минуты белән шук малайлар белеп алганнар, саескандай җитез генә бу хәбәрне бөтен дус- иптәшләренә таратканнар. Ә тегеләре исә, шуны гына көткәндәй, тавык чебешләрен, каз-үрдәк онытып, бөтен эшләрен ташлап, кырлайчы бабай янына җыелып, балга иләшкән чебен сыман, аның тирәсендә мәш киләләр. Бабайның да авылга беренче генә килүе түгел, мут малайларны танып тора, исемнәрен дә белә. Шулай да оныткан булып, сүз башлаганда: ‒ Син кем буласың әле? Атаң кем әле? Кара, ничек үсеп киткәнсең? – дип, салпы якка салам кыстыра - кыстыра, бераз үсендереп җибәрү аның яраткан гадәте. Аннан малайларны ашыктыра башлый: ‒Әллә ни озакка килмәдем. Башка урынга да чакырдылар. Анда киткәнче, сез таныш малайларга якын итеп кенә, товарның очсызлырагы, шәберәге, әйбәтрәге эләксен дип, ашыгып кына килдем, мин алып килгән әйберләргә башка җирдә дә үлеп кызыгалар, сораучылар да бик күп, ‒ дип, күзләре әйберләренә карап уттай янган,малайларга үз бәясен күтәреп тә куя. Кырлай бабай әкрен генә сөйләп товарының һәрберсен мактый –мактый, барлый- барлый балаларга күрсәтә. Аның тавышына авылның эреле- ваклы барлык баласы җыелып, бал кортларыдай сырып, гөжләп торалар. Кырлайчы нык юмарт бабай товарларын һаман бертуктаусыз мактавын белә, кызыктыра- кызыктыра алырга тәкъдим итә. Бабайның тартмасы бәләкәй генә булса да эченә ниләр генә сыймаган?.. Әкияттәге кебек кечкенә капка ничек шул кадәр әйбер сыйдырып була торгандыр?..Ул төрле төстәге шар дисеңме, зәңгәрле- кызыллы туп дисеңме, матур-матур елкылдап торган балдаклар, җем-җем итеп ялтыраган алкалар, бөтен кояш нурын үзенә җыйган беләзекләр, кырлачының әйтүенә караганда, барсы да алтынның үзеннән эшләнгән икән бит. Кырлайчы әйткәч, ничек ышанмыйсың инде. Бабай башы белән алдашып тормас бит инде. Шулай булмый ни әллә кайдан яшен шикелле ялт-йолт итеп, мине ал, мине ал, дип, үзләренә тартып тора. Чебиләп беткән, ялан аяклы кызларның күзләре бизәнгечләрдән ныграк ялтырап яна. Шуларга карап, кагылып бетмәгән кадактай текәлеп катканнар да баскан урыннарыннан кузгала алмыйча, тик торалар. Кармаклары! Ниндиләре генә юк... Чабак, этләй, күтәмәне, кызыл канатны үзе тота торганнары. Чуртан, чабак, окунь тота торганнарны табып була. Аны күрсәләр щука, кулбаш, чуртан,албуга диңгезнең үзеннән йөзеп килеп җитәләр. Комнан ясалган үрдәгенә өрсәң, тирә якны яңгыратып сызгыра. Төнлә ялгызың гына ихатага чыксаң, әз генә дә шикләнмисең, бөтен җеннәр әллә кая качып бетә. Качарга өлгерәлмәгәненә берәр эш кушсаң, төн чыкканчы сарайга кадәр салып бирә. Хаклары да уш китәрлек кыйммәт түгел, почти буш икән. Кырлайчы бабай товарларын әкрен генә мавыктыра- мавыктыра, сүз сорап кесәгә кермичә, ихлас ышандырып мактый, хәтта кызларга да, малайларга да тотып карарга да рөхсәт итә. Шуннан инде аны ишеткәннәр чүпрәген дә, сөяген дә, кыягазын да, тавык йомыркасын да китерергә йөгереп торалар. Бабай һаман кызыктыра: ‒Андый әйбер булмаса, җиз самауыр китерсәгез дә була, самауыр ватык булса да ярый, андыен да алам, ‒ ди, балаларның хәленә кереп, комнан ясалган сызбызгысын сызгырткалап. Малайларның да, кызларның да, товарның шәбе бар чагында, кулдан ычкындырасы килми, сораган әйберләрне тизрәк йөгертеп китереп калырга ашыгалар. Чүпрәк-чапрак, кыягаз, сөяк-санак үлчәргә бабайның үлчәүгече (бизмәне) дә бар. Үлчәп карагач, малайларның товары, әллә ничек инде менә, әз генә аласы товар хакына җитми дә куя. ‒Тагы чак кына өстәсәгез, өегездән тиз генә кайтып яңадан алып килсәгез, һичшиксез, сораган әйберегез килә инде, бер сүзсез бирәм дә җибәрәм. Шулай итеп, өлгер малайлар, уңган-чая кызлар бабайның арбасын чүпрәк-чапрак, сөяк-санак, кәгазь белән күмеп тә куялар. Ә хөрмәтле, хикмәтле бабай кызыктырган әйберен бирергә һаман әллә ни бик ашыгып бармый, күзләре белән елмаеп кына товарын мактавын дәвам итә. Кызлар ягына карап борылып сыман: ‒Бу алкаларны, балдакларны кисәгез сездән дә матуррак, сездән дә чибәрерәк, сездән дә сөйкемлерәк берәү дә булмый инде тирә якта. (яшь сабый чагында кемнең матур буласы килми). Малайлар сезне әллә каян күреп ала, алай гына да түгел, шундук гашыйк булып ярата башлый. Моның дөрес икәнен кырлай бабай күптән инде сынаганы бар. Малайларга, соргылт күзләрен кыса төшеп, кармакларын яңадан, күрсәтә-күрсәтә, бигрәк тә оста итеп мактавын кабатлый- кабатлый, яңаларын өстәп дәвам итә. ‒ Менә бу кармак белән щука, алабуга, монысы белән, могаен, алтын балык та тотарсыз әле. Болар бит чын кармаклар. Алар тимерчыбык бөгеп ясалган түгел. Бүген капмаса, иртәгә кабар әле. Күрше авылда бер малайга эләккән. Хәзер нәрсә кирәк, шул балыктан гына сорап тора икән. Кырлайчы бабай, олы кеше алдаша белми. Ышандыра инде. Тизрәк ул сораганны, бабай сораган чаклы китереп, су буена чабарга гына кирәк. Башкалар эре балыкны тотып бетергәнче, эләктереп калырга кирәк. Ә малайлар өлгер халык. Тиз- тиз генә кармакка сугылган җеп табып, аны таякка тагып бәйләп, су буена чабасы гына кала, чөнки андагы балыклар, күптән инде җиң сызганып, кармаклы малайларны көтеп тора икән. Су буенда чын кармак белән балык каптырып утыруның ләззәтен кармакламаганнар белми. Бабайның башка товарларына да хуҗалар табылырга тора. Бигрәк тә үзеннән үзе сикерә торган резинкә тупны сораучылар бик күп икән. Моның сәбәбе – бабайның телендә. Ул, йөзенә бик җитди кыяфәт чыгарып, күзгә туры карап, гүпчим чын итеп, бер ялганламыйча: ‒Менә бу резинкә туп белән уйнасаң, икеләнмичә әйтәм, еллар тук киләчәк. Һәм дә ки бик файдалы, әйбәт була икән. Ишле гаиләдәге һәр бала-чаганың, туйганчы авыз тутырып, икмәк ашасы килгәнен кырлайчы бабай нык белә икән. Шуңа резинкә тупларның иң әйбәтләрен генә аларга атап махсус алып килгән бит. Ә туплар әллә ни кыйммәт тә түгел. Бары тизрәк алып калырга ашыгырга гына кирәк, чөнки бетеп кую куркынычы бар. Аннан чират кабат- кабат мактау тагы ком үрдәкләргә җитә: ‒Шушы ком үрдәккә көндез өрсәң дә нык итеп сызгыра. Каргалар, саесканнар тавык чебиләре, каз бәбкәләре янына бөтенләй килмиләр, аларны урап узалар. Алай гына да түгел, күрсәләр дә куркып качалар. Сыбызгы сызгыртып кына сакласы кала инде. Тагы да әйбәтләп өрсәң, тишекләренә белеп бассаң, әллә нинди колак ишетмәгән матур көйләр чыга, сайрар кошларың бер якта торсын. Шар һәм башка уенчыклар хакында, бик матур итеп, күп итеп сөйләргә дә исәбе бар, тик бүген вакыты гына тарырак. Күрше авылда да көтәләр, әбисе янына да соңга калмыйча гына кайтасы бар, нишләптер бүген авырыбрак та калган. Өстәвенә өе дә ерак.Өендә мөһим эшләре көтеп тора. Җиккән аты да арык икән. Әкрен генә кайтырга кирәк, чөнки арбасы да тулды, атка тартырга авыр. Икенче килгәндә, уенчыкларның, курчакларның иң матурын гына сайлап алып киләчәк, шунда инде бүген сөйләргә өлгермәгәннәрен сөйләячәк икән. Ул килүгә күп итеп, чүпрәк- чапрак, сөяк- сынык,кыягаз, иске самовар җыеп куйсалар, тагы да шәп булачак икән. Шулай итеп малайларның да кызларның да күңелләре булды. Кырлачы бабай да бу эштән канәгать калды. Хәзер килеп, шул балаларның бүгенге әби- бабай булуларыбызга үз күңелебез дә ышанырга теләми. Оныкларның балаларына карап, алар кебек чакларга кайтасы килә. Безнең балачак бик күңелле булган ич. Хәзергеләрнең бала чаклары юк. Телефон, компьютер кебек әйберләр урлап бетергән аны. Кырлайчыга Хызыр Ильяска ышанган сыман инанып, алладан куркып куркып үстек. Хәзер син оныгыңа компьютерның күзгә зарары, телефонны кесәдә йөртүнең организмга кире тәэсире турында ышандырып аңлатып, кызларны кияүсез каласың дип куркытып ышандырып кара. Бот буйлысын да мәңге ышандыра да, куркыта да, алдый да алмыйсың. Ә кырлай бабайдай ышандыртасы иде. Сания Шәрипова, Башкортостан,Бүздәк 25.11.14.
    3 комментария
    7 классов
    Люция Аблеева Тел Телгә йозак салдым әле, Отпускага чыгардым. Бу кадәрле озын ялда, Белмим күпме чыдарын. Аңа хәзер ышаныч юк, Артыгын ычкындыра. Кайчагында, сиңа әйтим, Кычыткандай яндыра. Тозакта торсын, бигайбә! Шулай, әйе, кулайрак. Яшь барган саен, иптәшләр, Теләп тормый кул - байрак. "Теленә килгәнне сөйли",- димәс тегесе-монсы. Үзләренә тоттырамын, Менә дигән шансны. Читтән генә күзәтермен, Хәзер сүз тегермәнен. Үземә килгәндә... болай Тел-фәлән тидермәмен. Бер дә рәхәт булмаса да, Тыел ди, миңа аңым. И чукынмыш! Яздым менә, Телгә килгәнен тагын. Люция Әблиева
    3 комментария
    6 классов
    Галимҗан Гыйльманов Әни сүзе хикәя Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында. Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Шунда ул оеп, черем итеп ала, ашарына да түшәк янына гына китерәләр. Ул үлем белән көрәшеп ятучы, төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып шулай утыра. Аерылса, баласы үләр кебек тоела аңа. Палатада икәү. Кайчакта өчәү, дүртәү булалар. Борчулы йөзләрен авыз япмаларына яшереп, бер-бер артлы табибләр, табибәләр кереп чыга. Шәфкать туташлары йөгерешә. Алар нишләргә кирәген беләләр, үз хезмәтләрен төгәл башкаралар. Тик түшәктәге бала гына һаман күзләрен ачмый, аңына килә алмый. Юлда машина бәргәч, зиһенен, һушын томалап куйган җан тетрәүләреннән котыла алмый ул. Югыйсә, җәрәхәтләре дә күп түгел, сынган буыннары да төзәлерлек… Табибларның йөзе көннән-көн караңгылана бара. Шушы өченче тәүлектә дә һушына килмәсә, күзләрен ачмаса, яши генә башлаган бу җан кисәгенең якты көн белән, дөнья белән саубуллашуы да ихтимал. Күпне күргән күзләр үзара шул хакта сөйләшәләр. Ана кеше ул күзләрне, ул карашларны күрми, әмма тоя, сабыена афәт якынлашуын сизенә. Сер бирми, хәлсез гәүдә читендә яткан җансыз нәни кулларны учларына кысып, тик утыра… Язмыш кулыннан чыгып, тәкъдир ихтыярында калган мәле шул аны… Шушы араны өмет бәйләп тора. Ләкин бу өмет шулкадәр аз, шулкадәр зәгыйфь, көчсез, ул теләсә кайсы вакытта юкка чыгарга, җимерелергә, сүнәргә мөмкин… Өченче тәүлек төгәлләнеп килгәндә, палатага ап-ак халатлы, өлкән яшьтәге, фәрештә кебек, җиңел, җил-җил атлап, атлап та түгел, салмак кына йөзеп йөрүче бер апа килеп керде. Әбекәй дип тә әйтергә булыр иде, ак халат бераз яшәртә бит ул, бу апа да авыр исле, авыр сулышлы хастаханә бүлмәсенә ниндидер яктылык, җиңеллек, хәтта өмет алып кергән кебек булды. Ул дәшми-нитми генә тәрәз төпләрен, ишек яңакларын, өстәл өсләрен сөрткәләде дә, ишек төбендә калган чиләгенә сулы чүпрәген сыга-сыга, идән юарга кереште. Ә үзенең күзләре… авыру яткан түшәктә үрелә дә карый, үрелә дә карый… Нидер әйтмәкче булып авызын да ача, ләкин дәшми кала, йокымсырап, басылып утырган анадан кыенсына. Менә ул, эшен бетереп, чыгып китмәкче булды. Чиләк-чүпрәкләрен тотып, ишек катына килеп басты. Бераз уйланып торганнан соң, әйберләрен куеп, кабат түргә — авыру бала белән бәхетсез ана янына атлады… — Син, кызым, сөйләш, аның белән. Болай җәфаланып, бетеренеп утырма. Сөйләш… — Ә? Нәрсә? Сөйләшергә? Ничек сөйләшим инде, ул бит аңында түгел… — Сөйләш, барыбер сөйләш. Бертуктамый сөйләш. Бер минутка да сүзеңнән, тавышыңнан өзмә. Аңындамы, түгелме — анысын син дә, мин дә белмибез. Врачлар да белми. Син бит аның газиз анасы, сөйләш. Ул синнән сүз көтеп ятадыр, бәлки… — Ишетми ул, йоклый да йоклый, йоклый да йоклый балакаем. Берни дә эшли алмыйм… Врачлар да өметләндермиләр… Ана кеше, мышык-мышык килеп, еларга җыена башлады. — Барыбер сөйләш. Өзмә син аны яшәү гаменнән. Синең сүзең аны бу якты дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер юл булыр. Сөйләш. Үзе ишетмәсә, Ходай Тәгалә ишетер, ул арадашчы булыр. Сөйләш. Хәзер үк сөйләш, туктамыйча сөйләш! — Нәрсә сөйләшим соң? — Нәрсә хакында булса да сөйләш. Тик кенә торма. Күңелең нәрсә әйтергә тели, шуны әйт, шуны сөйлә… Ул сине тоярга тиеш. Ана, ниһаять, терелеп, уянып киткәндәй булды. Аңлады. — Аңладым, апа, аңладым. Барысын да аңладым. Сөйләшәм, хәзер үк сөйләшә башлыйм. Рәхмәт сиңа, апа җаным… Сөйләшмимме соң?! Әле ничек кенә сөйләшәм! — Һи, бу варачларын әйтер идем, баланы шулай яткыралар димени… — Җыештыручы кыяфәтендә кергән фәрештә үзенең ак, юка куллары белән авыру баланы уң ягына әйләндереп салды, тезләрен алдына җыйды, кулларын, парлап, күкрәк турысына куйды. Үзе һаман сөйләнде. — Шуны да белмиләр бит, авыру бала терелсен өчен, аны ана карынында яткан рәвешендә калдырырга кирәк… Шуннан соң бала кабат туган кебек була, якты дөньяга күзен ача, терелә… Син дә карабрак тор, яме, шушылайрак ятсын… Җыештыручы әби тавыш-тынсыз гына чыгып китте, ана кеше, урындыгын тартып, түшәккә якынрак килеп утырды, сабыеның мамык кебек йомшак, җансыз кулларын учына алып, бераз сыйпап, иркәләп, назлап торды, аннары, шул җансыз, сансыз куллар белән сөйләшкән кебек кенә, сүз башлады: — Беләсеңме, балам, тоясыңмы — мин бит синең әниең. Менә өч көн инде яныңда күзләрең ачылганны көтеп утырам. Юк, юк, миңа кыен түгел, армадым да… Аргансыңдыр бар, ят, ял ит, дисеңме? Бер тамчы да армадым. Үз баласы янында ана кеше ара димени?! Ә син минем газиз улым, бердәнберем. Син бит минем өчен барысы да — бала да, ирем дә, туганнарым да… Синнән башка беркемем дә юк минем. Әтиең бар иде… Ул безне ташлап китеп барды. Кая киткәнен дә әйтмәде. Ул булса, ялгызыңны гына шулкадәр ерак җиргә футбол карарга җибәрер идемени?.. Юк, җибәрмәс иде. Әйбәт иде бит ул. Яшәвен дә әйбәт яшәде. Бала чүпрәкләреннән, бала тавышыннан куркып китте. Соңыннан үкенгәндер дә соң… Без синең белән икәү дә начар яшәмәдек, шулаймы? Әйбәт яшәдек. Ятим үссәң дә, ятимлекнең ни икәнен белми үстең. Әни урынына да, әти урынына да үзем булдым. Шуңа да син миңа кайчакта “әттә” дип, кайчакта “әннә” дип дәшә идең… Көлгән була идең. Кызык тоелгандыр шул, бер үк кеше әни дә, әти дә булгач… Ә мин… Ә мин, йөзем белән елмайсам да, күңелем белән сулкылдап елый идем… Күңелем белән генә түгел, күзләрем белән елаган чакларым да күп булды. Ничек кенә сиңа сиздермәскә тырышсам да, барыбер сизә идең… “Кем мәэмәй итте?” — дип сорый идең… “Мин аны үзем мәэмәй итәм”, — дигән була идең… Үзеңә дә эләккәләде, анысы өчен ачу саклама, балам. Ана кешедән баласына төшем төшә инде, нишлисең… Ана кеше яратып кына суга ул, үз итеп кенә. Авыртсын дип түгел… Бер сукканым өчен әле дә үкенеп бетә алмыйм. Гомер буе эчемнән әрнеп, үз-үземне битәрләп яшим… Эшемнән бик арып кайттым ул көнне. Эштә бер юньсез ир бәйләнеп интектерде җитмәсә… Бер кулы белән беләкләремнән каерып тотып, икенче кулының дымлы учларын бугазыма китереп терәде дә: “Бәхетле итимме?” — диде. Мин, чак-чак тын алып: “Мин болай да бәхетле җибәр мине!” — дип чәбәләндем. Теге тагын да ныграк буарга кереште. “Килерсең бер, ялынырсың, стенага үрләгән чакларың булыр, ләкин мин булмам. Яхшылык белән килешик”, — дип теленә салына үзе. Беркемне дә күрәсе килмичә кайттым. Иремне сүктем, үземне битәрләдем. “Әнием!” — дип каршыма йөгереп килгән балама сугып җибәрдем. “Син дә җан үртәп торасың, олак күз алдыннан”, — дип кычкырдым… Син елый башладың, ә мин юатмадым… Хәзер шул чагымдагы юләрлегем өчен кыенсынып йөрим… Һи, юләр димә инде — балаларга ишетергә ярамаган нәрсәләр хакында сөйләп утырам ласа… Ачуланма, балакаем. Сансызлыгым өчен, сабырсызлыгым өчен ачуланма. Ачуланмыйсың бит? Мин дә ачуланмыйм. Әйтми-нитми чыгып киткәнең өчен ачуланмыйм. Ачуланып нишлим? Аннары зур бит инде син. Укырга бара торган елың быел. Сиңа ничек тә исән калырга кирәк, терелергә кирәк, балам. Укырга бармый калырга ярамый. Кеше көләр… Шулкадәр әзерләнеп… Хәрефләр ятлап, санарга өйрәнеп юкка гына кичләр буе утырдыкмыни без? Барабыз, укырга да барабыз, мәктәпне дә тәмамлыйбыз, әллә нинди мактаулы эшләрдә дә эшлибез әле без синең белән. Аллаһы боерса… Боерыр, боерыр… Моңа кадәр мәрхәмәтеннән, изгелегеннән ташламады, моннан соң да калдырмас… Ана кеше сөйләде дә сөйләде. Баласының зәгыйфь, ябык кулларына карап бөтен җан җылысын түкте, күңелен бушатты. Ул арада бер төркем табиб килеп керде, алар, анага кагылмыйча гына, хәтта игътибар да итмичә, авыру малайның пульсын, температурасын тикшерде, баш очындагы пыяла савытларны рәтләштереп, төребкәләр буенча аккан алсу сыеклыкны тикшерделәр… — Бервакыт синең суга батуың хакында кайтып әйттеләр. Йөрәгем өзелеп төшә язды. Кара ярга йөгереп барып җиткәндә сине ярга чыгарып салганнар, эчеңдәге суны чыгарганнар иде инде. Мин, хәлеңне дә сорашып тормастан, сиңа барып ябырылдым — шашардай булып, ачыргаланып елый-елый, суккалый башладым. Ә үзем бертуктаусыз тиргим имеш: “Нишлисең син, бала актыгы? Нишләтәсең мине? Үтерәсең бит, тере килеш гүргә кертәсең бит! — дим. Аннары тагын сугам, тагын тиргим. — Үлсәң-нитсәң, өйгә кайтып йөрмә, ишетсең колагың!” — димен… Ә син… Син, хәлсез керфекләреңне чак-чак кына күтәреп, күзләреңне тутырып, яратып-сөеп карадың да: “И әнкәй, үлгәч, кайтып буламыни?!” — дидең. Шул чактагы сабырсызлыгым һәм тилелегем өчен хәзер оялам. Бөтен кеше алдында суккалап ташладым бит… Ана диген инде мине… Ә берсендә… Балалар бакчасыннан кайткач, көзге алдына килдең дә, чәчләреңне тарагандай итеп: “Әнкәй, мин Гөлназга өйләнәм”, — дидең. Кычкырып көлдем. Ә син һаман үзсүзләндең: “Гөлназ миңа кияүгә чыгарга булды, иртәгә өйләнешәбез”, — дип үҗәтләндең. Бу юлы көлмәдем. Шкафтан барып алдым да, ак күлмәгеңне үтүкләргә керештем. Ә икенче көнне син бу хакта оныткан идең инде… Килер бер көн, син тагын кайтып әйтерсең. Мин бу юлы көлмәм. Шундук ак күлмәк әзерләргә керешермен. “Ярый, улым, мин риза, бәхетле булыгыз”, — диярмен… И бала, бала… Барысы да алда бит әле безнең… Терел генә, уян гына, ә ничек бәхетле булырга белер идек әле. Исәнлек-саулык кына кирәк… Төннәрен минем бик еш башым авырта. Син, уянып, яныма килә идең дә, башыма чорналган юеш сөлгене сыйпый-сыйпый: “Үлмә, әнием, үлмә, үлсәң мин нишләрмен”, — дип ялвара идең. “Башым бик авырта бит”, — дисәм, син дә: “Минеке дә авырта”, — дигән булып, башыңны юеш чүпрәккә урап, минем янәшәмә менеп ята идең… Их, ярдәм итә торган булса, мин дә синең яныңа менеп ятар идем дә… Аңламаслар шул… Аннары… мин дә ятсам, кем синең өчен кайгырыр, кем борчылыр, кем яныңда, синең уянганны көтеп утырыр? Әткәңме? Әткәң ерак шул, ул безнең кайда икәнне дә, нинди бәлагә тарыганны да белмидер… Шулвакыт ананың борчудан, йокысызлыктан арыган керфекләре калтыранып куйдылар, күз карашлары, нидер сизенеп, баласының ак, нәзек кулларыннан аерылып, өскә таба менә башладылар. Менә алар, ак җәймәдән котылып, баланың күгәреп, кара янып беткән йөзенә тап булдылар… Аннары аның дөньяга тутырып карап яткан, һушлы, зиһенле, ачык күзләренә убылып төшеп киттеләр. — Улым?.. Уянып, терелеп яткан бала, берни булмагандай, калкынып куйды да, әнисенә мөлдерәмә карап: — Әткәй кайда минем? — дип сорады. Галимҗан Гыйльманов
    6 комментариев
    15 классов
    Альфира Кадырова-Гайфутдинова Җ И З КОМГАН 15 БҮЛЕК ---------------------------- Марат бер яктан Зәлиянең тизрәк күзләрен ачуын теләсә, икенче яктан бераз курыкты да. Берәүне дә күрәсем килми, башка минем янга кереп йөрмә дисә. Мин башканы яратам дисә??? Ул чакта нишләр ул?Көтмәгәндә урап алган сөю хисләрен ничек сүндерер. Яшьлектәге сөю хисен чак суыта алган иде, бу мәхәббәте көйдермәсме? Марат хисләр дулкынында йөзеп, йортларына якынлашты. Якындагы кибеткә кереп ашарга, чәй эчәргә конфет, печенье ише әйберләр алды. Әле аракы бүлегенә кереп, кыйммәтле коньяк шешәсенә дә карап алган иде, кире уйлады. Болай да йөрәкләр ярты йорты диде ул, дустын күз алдына китереп. Эчеп алсак Аллаһ сакласын. Ленар да бик кызу кеше.. Шулай басып торганда, янына шат елмаеп кибетче кыз килеп басты Маратның. Ээх, Марат абый, сезгә бу бүлектә басып тору гүпчим килешми икән диде ул көлеп. Әллә?... Марат үзе дә, ак тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде. Шулаймы, Лариса? Бер дә кергән юк бит, карап чыгыйм, дигән идем. Килешми, дисең инде, алайса. Килешми диде, кибетче кыз. Без сезнең нәрсәләр алганыгызны яттан беләбез инде. Эх, сезне партизаннар.. . Булмады әле бу, дигән булды Марат, борчылган кыяфәт ясап. Ярар, Лариса, ярар, чәй генә эчәбез алайса. Әһәә.. Марат абый, эләктегез биит.. Әллә инде.. Юук, Лариса, юк, дип елмайды Марат, кибетченең тел төбен аңлап. Кызлар түгел, күптән күрешмәгән дустым килә бүген, Әфганда бергә булган идек. Әле генә көлеп торган Лариса, шул минутта җитдиләнеп, Маратка карады. Алай икән, Марат абый. Алайса берәр яхшысын алмыйсызмы соң? Әәз генә, җан ярсуын басар өчен генә. Белмим шул Лариса, ул нәрсәне бик тоткан юк . Бәлки бүген,чүт кенә ярар.. Шулай бераз икеләнеп торганнан соң, иң яхшы саналган бер коньяк сумка эченә кереп качты. Минем исән калуым шул дустым аркасында гына, диде Марат, бераз уйланып. Кайта алмаган иптәшләр дә бар, аларны да искә алырбыз. Рәхмәт яусын, Лариса. Маратның Әфганда булганын, шунда аягын югалтканын, монда эшләүчеләр күптән беләләр. Ләкин, шуннан артыгын түгел. Ә андагы мәхшәрне, Маратның ничек аяксыз калуын Ленар гына белә. Андагы хәлләрне оныта алмыйча, ничә еллар ул зар елый. Менә бүген дә, Марат кайтып чәй куеп җибәрүгә дустын эзләп тапты Ленар . Шәп коньяк алгансың, Марат, диде ул керә керешкә,ну эчмибез. Марат әле бушатмаган да, урындыкта торган кара капроннан тегелгән сумкасына карады. Ну, туман, диде ул, дусты белән күрешеп. Күзең очлы икәнен белә идем кәнишне, ну бу кадәр дип түгел. Бәлки ак аракыдыр анда . Юк, биш йолдызлы әрмән коньягы. Марат шаккатып әле генә алган шешәне тартып чыгарды. Вәәт, чынлап та туман син.. Ә син кем? диде, Ленар шешәне әйләндергәләп. Синең язуыңны бер кеше танымый, үзем дә инде карап тормаганмын. Менә кара әле моны, нәрсә бу, уналтымы, әллә кырык.. Марат адресны алып, үзе дә көлеп җибәрде. Кырык алты бу Ленар, ашыгып яздым шул.. Врач язуын гомергә танымадым инде мин. Әле ярый кибеткә кереп, бер кибетче кызга күрсәткән идем, ул сине белә булып чыкты.. Әә, имәндә икән чикләвек. Ул әйттеме, коньяк алды дип. Вәәт жукны син аны.. Ул, ул.. Ике сугышчан дус, ике Әфганчы бер кат кочаклашып алдылар да, өстәл артына утырдылар. Өстәл тулы ризык. Тәрәзә төбендә, авылны хәтерләтеп яран гөлләре шаулап утыра. Ялгыз ир яши димәссең, бар җирдә тәртип, чисталык. Әле мин дә яңа гына кайтып кердем, дип, торып суыткычны ачты Марат. Әни ясап алып килгән пилмән бар, салып алыйк әле. Ә син Илнар сөйли тор. Как хәлләр, кайда эшлисең, кайда яшисең.. Кирәк бит, әә? Сабира безгә эләкмәгән булса тагын күпме шулай сак сок кебек очраша алмый йөргән булыр идек. Шулай, Марат. Менә бит, соң булса да уң булсын диләрме. Очраштык бит, Аллаһка шөкер. Минем хәлләр, хәзер ярыйсы. Әйбәт дисәм дә буладыр инде. Молодец, югалмадык бит. Марат ашарга бүлеп, өстәл артына кереп утырды. Син, Ленар, элемтә техникумын бетереп килгән идең бит әле. Әллә, Сабираның ире заводта эшли икән дигәннәрен ялгыш ишеттем инде? Дөрес ишеткәнсең Марат. Заводта бераз эшләп алдым. Хатын белән дә шунда таныштык. Хәзер почта бүлеген җитәклим. Укыганым бушка китмәде дустым . Оо, димәк син нәчәлник хәзер. Бик әйбәт Ленар. Сабира өчен дә бик шат мин. Әйе, хәзер Аллаһка шөкер. Ну баштагы елларда.. Сабираның йөрәге авыртуына да мин генә гаепле. Безнең генә гаеп микән соң, баштан күп узды бит, Ленар.. Шулай сөйләшеп утыра торгач, шешәнең яртысына төшкәнен сизмичә дә калды дуслар. Истәлекләр чишмәдәй ургып өскә бәреп чыктылар. Күзләр яшьләнде, йөрәк яралары җанны әрнетте. Егетләрнең күз алдына кабат таулар, башларына чалма бәйләгән картлар килеп бастылар . Уйлар, уйлар.. Нишләтәсе аларны? Уйламаска теләп, аяк терәсәләр дә, уйлары тагын шунда өстерәде ирләрне . Фатирда җан өшеткеч тынлык урнашып, Марат белән Илнар үткәннәргә кайтып киттеләр. Әфган җире... Сулый алмаслык эссе һава баш миләрен бораулый. Кайдадыр аткан мылтык тавышлары йөрәкне сискәндерә. Түрәләрнең әйтүе буенча, тынычлык урнаштырырга килгән солдатларның кайсы штабта, кайсы постта. Алар арасында Татарстан егетләре дә бик-бик күп. Инде менә Илнар белән Маратның монда хезмәт итүләренә дә ел булып бара. Шушы вакыт эчендә коточкыч хәлләргә тарысалар да, бирешми егетләр. Сүзсез генә офтаналар, яшьсез елыйлар. .. Менә айлы кич. Илнар белән иптәше постта торган Марат белән икенче бер солдатны алыштырырга ашыгалар. Ләкин, шул вакыт :Тумааан! Сине комбат чакыра, шагом марш, диләр аңа. Штабта көтәләр сине. Илнар аны моны уйламыйча штабка таба йөгерә. Син бара тор, ди ул иптәшенә, мин куып җитәм. Ләкин элемтәне көйли алмыйча, икенче бер связист белән ун - унбиш минут тирәсе вакыт уздыра алар. Ярар,мин йөгердем ди Илнар , ниһаять. Уставны боздык инде, теге солдат үзе генә китте. Тизрәк куып җитәргә кирәк. Менә тау ташлар арасында салынган сукмак буйлап Илнар йөгерә. Тукта, нәрсә бу? Шул вакыт канлы күн итек эчендә яңа киселгән аяк күреп, әздән аңын җуеп егылмый егет. Җитмәсә әле кисек аяк та селкенеп алгандай тоела. Тып-тын.. Ай яктысында сузылып киткән тау шәүләсе куркыныч әкиятләрдә сыман, үзенә дәшә. Тау битеннән тәгәрәшеп төшкән ташлар күңелгә шом бирәләр. Илнар вакыт аралыгын онытып, йөрәгенә ябышты. Нишләргә соң? Шул вакыт егерме утыз метр тирәсе ераклыкта гына урнашкан пост тирәсеннән ишетелгән ыңгырашкан тавыш егетне айнытып җибәргәндәй булды. Берәү булса, куркып кирегә йөгергән булыр иде. Ләкин, яшь кенә килеш күпне күргән егетләр түгел. Илнар да, тузан эчендә яткан аякка карап алды да, тешен кысып постка атылды. Дошманнар, дигән уйдан гәүдәсе чемердәп куйды аның . Менә шушы кечкенә генә калкулык артында пост. Монда хезмәт итеп, үз үзен саклау инстинкты көчле Илнар, калкулыкка шуышып менде дә, үрелеп кенә алга карады...Я, бер Аллам! Шул мизгелдә егетнең гәүдәсенә әйтерсең лә меңләгән инә кадалды. Күргәннәрдән аңы томаланып, әздән генә акылдан язмады ул. Иреннәрен чәйнәп ташны төйде Илнар. Анда канга батып ике иптәше ята иде. Суйганнар.. Ә Сабиров кая? Марат... Илнар дошманнар юклыгын күреп, егетләр янына атылды. Әле берничә сәг. элек сөйләшеп утырган ике иптәше җансыз, ерак та түгел шок хәлендә берни аңламыйча Марат утыра. Кан баскан күзләре берни күрми, аягыннан гөжләп кан ага. Ә гәүдәсен гүя, токка тоташтырганнар, сикерә, калтырый. Илнар, нишләгәнен үзе дә белмичә, билендәге каеш белән Маратның аягын буа. Түз, Марат, түз ди ул илереп. Сукалар... Сабиров... Аннары, ниндидер бер илаһи көч белән Маратны җилкәсенә салып штаб белән янәшә урнашкан лазаретка йөгерә Ленар .. Тумаан.. Туман дип әйтәм. Шул вакыт берәүнең касыгына төртүеннән сикереп куйды Илнар. Кара әле Илнар, диде шунда Марат, син дә шул вакытларны уйлап куйдыңмы? Шул вакытларны, чёрный, шул вакытларны. Белмим, Марат, бер онытылырмы алар, юкмы, бел-мим. Әгәр шунда комбат чакырып алмаган булса, миңа да Аллаһү акбәр иде бит. Ә миңа ул вакыт төштә кебек кенә Илнар. Әллә куркудан, әллә шок булгангамы, мин хәттә авырту да тоймадым бугай. Укыганда, безгә шок хәлендә калган кеше авырту тоймый, дип өйрәттеләр. Дөрес икән Илнар. Истә, берсе ниндидер бер кинжалмы, кечкенә балта беләнме аякка кизәнде...Күрәсең, тегеләр безне үлделәр дип, китеп барганда мин айнып ыңгыраша, нидер сөйләнә башлаганмын. Тагын шул искә төшеп, җанны кычкырта, дус, Берсе кире килде дә... Марат тамагына тыгылган төерне йотып йөрәген кысты. Чәчтән йолкып Аллаһү акбәр дип кулын күтәрде.. Шул мизгелдә Аллах рәхмәте белән мин дә Ләә Иллаһә Илләлләһү дип кычкырып җибәрдем бит. Ышансаң ышан, туман, ышанмасаң юк, ну менә, әйтерсең кемдер телемнән тартып алды бу сүзләрне. Әбиемнән отып калган бердәнбер дога иде ул. Димәк әбиеңнең догалары саклап калган да инде сине. Белмим ни булды, теге сс.. канга буялган хәнҗәрен минем җилкәгә сөртте дә, үзе дә Лә Иллаһә Иллалаһ дип, китеп барды. Аннары ике көннән генә аңга килгәнмен. Әле, Илнар, моның белән генә мохҗиза бетмәгән бит. Инде өйгә кайткач, күргәннәрне әни сөйләп шаккаттырды. Кан күп югалтып,яшәү белән үлем арасында ятканны төп төгәл әйтеп бирде ул. Барсы да төшкә керде, дип аптырашта калдырды. Димәк җаның әниең җаны янына кайткан булган инде. Илнар башын селтәп, өстәлгә суккалап алды. Бер әбинең шулай сөйләгәне бар иде. Ышанмас җиреңнән ышанарсың, билләһи менә. Әйее, Илнар, ышанам, диде Марат. Безне дустым, югары көч - Аллаһ тагәлә алып калды. Димәк кемгәдер кирәгебез булган, гомеребез бетмәгән булган инде. Дәвамы бар.
    1 комментарий
    7 классов
    Гөләндәм ГАЛИЕВА хикәя Кичерәсеңме, Зөлфия? – Кил инде, әтисе дим, тизрәк бире кил! Хатын, үзенең уймактай нәни, йомры учлары белән иренең көрәктәй зур, тупас кулларын эләктереп алды да, түргә әйдәде. – Зәбир, җаным, сиңа шатлыклы хәбәрем бар, – дип башлады ул сүзен, ишектән керә-керешкә. – Бәлки үзең дә сизәсеңдер? Хатыны Зөлфиянең тиктомалдан болай чытлыклануы иргә ошап бетмәде. – Нәрсәне? – дип сорады ул, йөзенә канәгатьсезлек чалымнары чыгарып. – Бернәрсә белмим дә, сизмим дә... – Ярый, без капчыкта барыбер озак ята алмый, әйтим алайса: безнең... кечкенәбез булачак! Шулай диде дә Зөлфия, аклы җирлеккә кечкенә кара бөрчекләр төшкән ефәк күлмәк итәген җилфердәтеп, идән буйлап сикерә-сикерә биеп тә китте... – Чү әле, Зөлфия, очынма ул кадәр, – дип туктатты аны ир. – Син ни сөйлисең? Нинди кечкенә? Әллә?... – Әйе, әйе, бик дөрес уйлыйсың... – Хатын, зур коңгырт күзләрен куе керфекләре астына яшереп, иренең киң күкрәгенә сыенды. – Сиңа бер кызчык бүләк итәргә иде исәбем, күрәм, син алай ук шат түгел? Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Кайчандыр бер-береннән башка мизгел дә яши алмаган ике йөрәк бүген икесе ике уй белән типте... Әйе, һәркайсы үз дөреслеген расларга тырышып тыпырчына иде бу секундта... Тынлыкны Зәбир бозды: – Соң, Зөлфия, үзең уйлап кара, Нургизгә дә дүрт кенә тулып килә, ләбаса... Өлгерербез, гомер алда бит... Бусын бәлки, теге ни... Шатлыктан күкнең җиденче катында йөзүче хатынын шулай кисәк кенә, ялт итеп җиргә төшерде дә куйды Зәбир. Бер дә җәлләп-нитеп тормады... – Нәрсәгә безгә бала?! Яшьле күзләре белән иренә текәлгән хатын авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, кече якта аш-су белән әвәрә килүче кайнанасы күренде: – И балалар, ачуланмагыз, урман – колак, кыр – күз дигәндәй, сезнең сүзегез ялгыш колагыма чалынды бит, – диде ул, керә-керешкә, үзе тиз генә килененә күз кысып алырга да өлгерде. – Аллаһы Тәгаләдән һәр намаз саен тагын бер онык насыйп итүен сорый идем, и Раббым, биргәнеңә мең шөкер, теләкләрем кабул булды... Зәбир, улым, икенче кат әти буласың икән бит! Ана, тормыш казанында кайный-кайный шактый кытыршыланган куллары белән, башта килененең, аннары улының аркасыннан какты. – Көтелмәгән шатлыктан иреннәрем кибеп китте. Зөлфия килен, чәй яңарт булмаса, тамак ялгап алыйк, – дип, серле елмаю белән килененә эндәште... – Чәегезне миннән башка гына эчәрсез, – дип, нәни баладай авызын турсайтып, ишеккә атлады Зәбир. Чыкты да болдыр баскычына чүгәләде... Кара син, моңарчы улының бар теләген үтәп, бөтен сүзен тыңлап килгән әнисе дә бүген Зөлфия ягына авышмакчы! Ир, ачудан кая куярга белмәгән кулларын йодрыкка төйнәп, стенага китереп сукты... Авыртуны тоймады... Меңәрләгән, миллионлаган уйлар, язгы ташкын кебек баш миенә килеп бәреләләр дә, кечкенә тамчыларга әверелеп, кайсы кая сибелеп, буталып та бетәләр... Ну Зөлфия... Бөтен планнарны бозмакчы бит, ә?! Нишләргә? * * * – Забирчик, где ты ходишь! Күпме көтәргә була сине! Сагындым бит! Ниязка да «әттә кайда» дип йокламый ята һаман... – Әй, алдашма ла инде, биш айлык бала сөйләшә белә димени... Хатыннан көчкә ычкындым, картлары да тәмам теңкәне корыттылар бүген... Йә, кил инде, бер яратыйм үзеңне... Шуны гына көткәндәй, хатын, әрсезләнеп, ирнең муенына сикерде, куллары, аяклары белән Зәбирне кочаклап алды да, шашып-шашып үбәргә кереште... Аһ, каһәр, пәри кызы, үбә дә бит ичмасам, кайнар иреннәре белән ялмап алып, әллә кай почмакларда пыскып яткан яшерен дәртне уята, дөньяда бернинди алтын-көмешкә дә, исәпсез-хисапсыз мал-мөлкәткә дә алыштырмастай ләззәт вәгъдә итә, гөнаһлы алманы татып карарга ымсындыра... – Ммм, Зәбирчик, татлым минем, җимешем, кайчан бергә булырбыз инде, ә! Синсез бер генә көн дә яши алмыйм бит... Саргаеп үләм... Туйдым мондый тормыштан... Зәбир, саклык белән генә, чегән хатыныныкы кебек томырылып торучы әрсез зур кара күзле, кара чәчле Катюхасын идәнгә төшерде. – Карлыгачым, күпкә түзгәнне азга түз инде... Тиздән, бик тиздән... Әйттем бит мин сиңа, сабыр иткән морадына җиткән дип... Йә, бәлки өстәл янына чакырырсың? Хатынга әкиятләр уйлап чыгара-чыгара тәмам хәлдән тайдым... Теге прокурорлары да башны катырдылар... – Кемнә-әр? – Әй, кем булсын, әткәй белән әнкәй инде... Кысылмаган җирләре юк... Әйе, Зәбирнең иртәдән үк ачуы яман иде бүген... Ник дисәң, бүген – карлыгачы Катюха белән очрашасы көндә, иртән-иртүк телефон шалтырады. Туганнан-туган апасы Гөлсем кичке ашка чакыра икән... Зәбир, җылы юрган астыннан колагын гына чыгарып, Зөлфиянең сөйләшүен тыңлап ятты... – Ярар, апай, килербез... Әйе, Зәбир ял итә бүген... Хатынының әлеге сүзләреннән корт чаккандай сикереп торган ир, тиз-тиз киенә башлады: – Зөлфия дим, нигә минем белән сөйләшмичә ризалык бирәсең син?! Беркайчан минем белән киңәшкәнең булмады! Ир, калын толымнарын иңнәренә салып, ап-ак төн күлмәгеннән басып торучы хатынының инде түгәрәкләнеп килүче гәүдәсенә кинә белән карап алды... – Бәй, Зәбир, әнкәй атна буе әзерләнде бит, алма апагызның туган көне җитә дип төн йокыларын йокламады... Ашыгыч эшең бар идемени? – Бар иде! – Йә, ярар, кызма инде, – дип, наз тулы күзләре белән хәләленең иңнәренә сарылмакчы иде хатын, ярсыган ир аны ачу белән этеп җибәрде: – Кит әле, гел кочышып тормыйлар! * * * Гөлсем апалары аларны гасырлар буе күрешмәгән, иң кадерле кунаклар кебек колач җәеп каршы алды, табын түренә әйдәде. Кич буе хәл-әхвәл белештеләр, күңел ачтылар, дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Зәбир генә, ниндидер бик тә ачы бер тәгам капкандай, чыраен сытып, кәефсез утыра бирде. Кеше алдында сиздермәскә тырышса да, иренең вакыт-вакыт сәгатенә карап алуы Зөлфиянең күңеленә шом салды... Әйе, үзгәрде Зәбир, нык үзгәрде... Хатынына элекке кебек мәхәббәт тулы күзләре белән карамый ул хәзер... Бер түбә астында яшәсәләр дә, бер түшәк бүлешсәләр дә, алар арасында котып салкыннары... Шул бозларны эретер, Зәбирнең карашын бер генә мизгелгә булса да җылытыр өчен җанын-тәнен дә кызганмас иде югыйсә, Зөлфия... Юк шул, күңел кыллары бер шартлап өзелсә, кире ялгыйм димә икән... Кайчан өзелде соң әле ул кыллар? Әйе, Зөлфия авырга калгач... Ә юк, Зәбирнең үз-үзен тотышында аңа кадәр үк сәер үзгәреш абайлап алган иде ул. Зәбир күзгә туры карамый, аз сөйләшә, иртә китә, соң кайта, пешергән ризыкны теләми генә ашый, сорауларга тупас кына җавап кайтара... Әнисе Мәрьямбикә апа белән әтисе Нургали абзый да улларының шулай кинәт үзгәрүенә бик тә аптырашта иделәр... Бәйрәм кызганнан-кыза барды... – Булмаса, тәнәфес ясап алыйк, – диде шулчак Зәбир. Үзе, беркемне көтеп тормастан, тиз генә аркасына курткасын элде дә, ишеккә ыргылды. Башка ир-атлар да, акрын гына гәпләшә-гәпләшә, урамга җыендылар... Инде чыгабыз гына дигәндә, ишектән Зәбирнең төсе качкан йөзе күренде: – Машинаның магнитофонын чәлдергәннәр, зараза! Бар да аһ итте... Гөлсем апасы, үзе үк караклыкта тотылган бер кешедәй, әле анда, әле монда чапты... – Булмас ла, Зәбир... Урамыбыз бистәдә иң тәртипле, иң тыныч урам бит... – Әткәй, әнкәй, Зөлфия... Әйдә, тиз генә җыеныгыз, сезне кайтарып куям да, милициягә гариза илтәм... Зәбир, ачу белән машинаның газына басты, ерак түгел өелеп торган утын әрдәнәсенә күз ташлап алды да, эчтән генә көлемсерәп, кузгалып китте... Хуш, магнитофон, үпкәләмә... Ничек тә бер килеп алырмын әле... Бүген исә, бу имгәкләрдән тиз генә котылып, пәри кызы Катюханың җылы кочагында эрисе бар... * * * Авыл уртасыннан көзге яңгыр былчырагын ярып, бер хатын бара... Аның резин итекләреннән чәчрәгән пычрак су тамчылары итәгенә, җиңнәренә сарылалар... Юк, киеменә генә түгел, гүя йөрәгенә сарыла алар... Ул моны үзе сизми, уймактай нәни кулына кысып тоткан кәгазьне бөтәрли-бөтәрли, бара да бара... Ара-тирә туктап хәл җыя, бүген-иртәгә дөньяга килергә торган нарасые шулай әмер бирә, ахрысы... Урамнан узган кешеләр аңа сораулы карашларын ташлап, танып калырга тырышкандай, текәлеп карыйлар... Ләкин хатын аларның берсенә дә күтәрелеп карамый, киресенчә, тизрәк алардан качарга тели, әйтерсең бу карашлар аның аркасына меңәрләгән үткен хәнҗәрләр кадап, «Ире ташлаган хатын шушы инде», – дип, каһкаһәләп көләләр төсле тоела иде... Менә ул бер йорт янына килеп туктады... Ниһаять, килеп җитте... Тәрәзәләре як-якка кыйшайган агач өй мыскыллап карый кебек тоелды аңа... Муртаеп, җиргә сеңгән капканы көч-хәл белән ачып, ишегалдына керде... Үзе биеклегендә үскән кычытканнар, тигәнәкләр арасындагы тар сукмактан алга атлады, өй ишеген ачып, эчкә үтте... Йә Хода... Әйе, дөнья шулай икән ул, син – саф, син – чиста, син гөнаһсыз диеп тормый; аркаңа мылтык терәсәләр дә, кермәм дигән ишекләрдән дә керергә мәҗбүр итә, күзең ачык килеш төпсез упкыннарга да сикертә; ул гынамы соң, иңеңнән җилтерәтеп тотып ала да, иң үткен, иң текә кыя-ташларга китереп сылый, ачы-тозлы дәрья суында кабат һушыңа китерә дә, дөрләп янган ут-ялкынга илтеп ташлый... Яшисең килә икән – түз, сабыр ит, чыда... Мич артыннан чәче-башы тузган, өстенә иске генә кырык ямаулы бишмәт кигән бер хатын килеп чыкты, аның артыннан, күзләрен пычрак куллары белән уа-уа, эреле-ваклы өч бала пәйда булды. – Вам кого? Йорт хуҗасының карлыккан тавышы Зөлфияне сискәндереп җибәрде, еллар буе су күрмәгән җир төсле идәннән карашын аерып, көчкә телен әйләндерә-әйләндерә: – Миңа Козлова Катя кирәк иде, – диде. – Син аның кеме соң? – Дусты... – Катя кияүгә чыкты бит, за одного татарина, хәзер бистәдә яшиләр... Димәк, бар да дөрес... Зөлфиянең кинәт тыны кысылды, башы әйләнде, егылмас өчен чытырдап ишек яңагына тотынды. Шулай да хәленең мөшкеллеген сиздерергә теләмичә, үзен тыныч тотарга тырышып, дәвам итте: – Бәй, миңа хәбәр дә итмәде... – Да... Ире Зәбир исемле, бик әйбәт, хотя и татарин... Внучек растет. Ниязка... Менә, рәсемен күрсәтимме? Хатын, аксаклый-туксаклый өстәл янына килде дә, иске генә эскәтерне күтәреп, саргаеп беткән язулар арасыннан бер сурәт тартып чыгарды, аны Зөлфиягә сузды... Ни үле, ни тере хәлдә басып торган Зөлфия: – Юк, кирәкми, рәхмәт, – дип кенә әйтә алды, һәм бу хурлыктан тизрәк качып котылырга теләгәндәй, тышка ыргылды... Гөләндәм ГАЛИЕВА
    4 комментария
    7 классов
    Гөләндәм ГАЛИЕВА хикәя Кичерәсеңме, Зөлфия? Улларының кыек юлга кереп китүен аңлап алган Мәрьямбикә апа белән Нургали абзый күзгә күренеп картаеп киттеләр, төннәрен керфек тә какмый уфтанып чыккан ананың сары йөзенә буй-буй буразналар төште, чәчләре тагын да чаларып, гәүдәсе бөрешеп-кечерәеп калды... Килене Зөлфиянең хәсрәттән боегып калган йөзен күрү яралы йөрәккә учлап-учлап тоз сибү белән бер иде... Өйдә беркем берни сөйләшми. Йорт мәет чыккандагыдай бушап калды... Ярый әле, күңел юаткычлары – кечкенә Нургизләре бар... Үзенең шат тавышы белән, кан саркучы яраларны ямаштырып тора... Зәбирнең дә шундый чаклары бар иде... Их, сабый чагын кабат кайтарып булса, белерләр иде лә нишләргә кирәген... – Зәбир, – дип сүз башлады беркөн ата кеше, бары да табын артына кичке ашка җыелгач. – Сүзем кыска, сиңа ике генә юл: яки Зөлфия килен белән яхшы гына яши башлыйсың, яки... Зәбир аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да: – Яки дүрт ягың кыйбла дип әйтмәкче буласыңмы, әткәй? Рәхмәт яхшы сүзеңә... Бүгеннән бу йортта эзем дә булмас... Ул, ашыга-кабалана аш бүлмәсеннән чыкты, түр яктагы шкафтан зур гына чемоданны тартып чыгарып, тиз-тиз киемнәрен җыя башлады... Хәлнең шулай кискен үзгәрәсен һич тә фаразламаган ата белән ана тораташтай басып калдылар... – Хушыгыз! Уллары япкан ишекнең зәмһәрир салкыны йөрәкләрне өшетте, тышта Зөлфиянең «Зәбир, Зәбир», – дип ачыргаланып кычкыруы катыш Нургизнең үксеп-үксеп елаган тавышы яңгырап тора иде... * * * – Кем, Нургали, оланның әткәсе ни атлы әле? Балага исем кушарга килгән мөәзин догасыннан бүленеп, Нургали абзыйга күтәрелеп карады. – Нургали углы Айбулат дип укы, Исхак абзый, – диде хуҗа, беркемгә дә сүз әйтергә ирек калдырмыйча. Өстәл артында бер мәлгә тирән тынлык урнашты. Бары тик йомшак мамык мендәрдә, үзенең ап-ак биләүсәсе сүтелүгә чиксез шатланыпмы, яисә якты дөньяга аваз салуына бик тә сөенепме, нәни куллары, тәпиләре белән тибенә-тибенә, кечкенә нарасыйның үзенчә нидер быдырдавы гына ишетелеп тора иде. Картларның дога кылуын кече яктан тыңлап торган Мәрьямбикә абыстай киленен юатырга ашыкты: – Шулай, Зөлфия кызым, әткәң дөрес әйтә... Айбулат та кемгәдер «әти» дип дәшәргә тиеш бит инде... Зөлфия, сагыш белән мөлдерәмә тулы күзләрен каенанасына төбәгән хәлдә, килешүен белдереп, башын селкеде... Бала тугач, Зәбир үзгәрер, яшь бала ул мәңге ялганмас җепләрне дә бәйләргә сәләтле, гаебен танып, гафу сорап, кире кайтыр дип уйлаган иде Мәрьямбикә апа. Хәер, Зөлфиянең үзендә дә, йөрәгенең кайсыдыр бик тирән бер почмагында, шундый ук өмет чаткысы пыскый иде... Инде менә ул да акрын гына сүнеп бара... Улы туу турында ишетеп белсә дә, Зәбир алар янына килүне кирәк тапмады... * * * Айбулат бишенче яше белән бара иде... Бер кичтә, бары да табын артына җыелышкач, Нургали абзый ашыкмый гына сүз башлады: – Һм, Зөлфия килен, сиңа сүзем бар... Тик син безне дөрес аңла... Әйе, улыбыз Зәбир сиңа – яхшы ир, балаларга үрнәк ата була алмады, аның тискәре гамәлләре өчен кичер безне... Без менә монда әнкәң белән уйлаштык та, теге ни... сезгә, оланнар белән сиңа диюем, фатир алып бирергә булдык... Гомерең буе безнең җайны җайлап, көйне көйләп яши алмассың... Син әле яшь, сау-таза... Үз тиңеңне табып, тигез гаилә бәхетендә яшәргә тулы хакың бар... Зөлфия, һич тә көтелмәгән бу сүзләрдән ах итте: – Сез нәрсә, әткәй? Әнкәй? – Әткәң дөрес әйтә, – дип дәвам итте, беркайчан да иренең сүзеннән чыкмаган Мәрьямбикә апай. – Үзебез исән чагында кылган изгелекләреңә аз булса да рәхмәт белдерәсебез килде... Син безгә үз кызыбыз кебек якын, балаларны да бик яратабыз, Зөлфия, ләкин хатын-кызга бер ялгызына дөнья көтү бик авыр, ике ир баланы аякка бастырасың бар, без дә мәңге яшәмәбез... ...Озак кына үзен-үзе кая куярга белми уйланып йөрде Зөлфия. Юк шул, тормышка чыкканда язмыш пәрдәсенең читен генә күтәреп карау да һич мөмкин хәл түгел... Их, ап-ак күлмәктән Зәбиренең кочагында шушы йортның бусагасын атлап кергәндә алда шундый катлаулы язмыш көтә дип кем уйлаган... Изгедән-изге теләкләр теләнде, тәмле-тәмле сүзләр сөйләнде ул чакта... Телләр шулай сөйләп торганда тәкъдир янәшәдә көлеп торган, күрәсең... Алар урамның югары башындагы зур булмаган, ләкин шактый яңа, җыйнак кына йортка күченделәр. Күчәсе көнне үзен бик авыр хис итте Зөлфия; каенанасы белән каенатасы, балалар кирәк-яракларны ташыдылар, ә ул, төп йортта, юды, җыйды, урын җирләрне алмаштырды, ап-ак пәрдәләр элде, мичне акшарлады, өстәлгә яңа эскәтер җәйде. Бар тырышлыгын куеп, каз итеннән тәмле итеп бәлеш салды. – Йә балалар, хәерле сәгатьтә, – дип башлады сүзен Нургали агай, исләре урамга хәтле таралган бәлешне өлешләргә бүлә-бүлә. – Шушы көннән каз бәлешләре ике йортта да пешеп торсын, безгә аларны авыз итәргә насыйп булсын... Үзара бүгенгедәй дус-тату яшик, Зөлфия килен, тагын шуны әйтим, безнең картлык синең җилкәдә инде. Башка таяныр кешебез юк... * * * – Алма апай, ни хәлләрең бар? – И, Зөлфия аккошым, син икәнсең, кеше юк чагында бераз товарларны урнаштырыйм дигән идем, – дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, киштәләр арасыннан килеп чыкты Гөлсем апасы. – Хәлләр әйбәт, үзеңнеке ничек? – Рәхмәт, апай... Менә төш вакытында сугылып чыгыйм дидем... Әткәй кадак та сораган иде... Айбулат эт баласы табып алып кайткан, шуңа оя ясыйк дип аптырата... Зөлфия, уйчан карашын тәрәзәгә таба борды да, бераз сүзсез торды... – Беләсеңме, Гөлсем апа, бүген Зәбир киткәнгә җиде ел бит... Гөлсем апасы, төпсез зәңгәр күзләрен тутырып, Зөлфиягә текәлде. Яралы аккоштай, һаман бәргәләнә, ахры, бахыр... – И апай, ничек шуны аңламаганмын... Яратмаган ич ул мине, яратмаган... Безгә аны үз ризалыгыбыз белән җибәрәсе булган... Әткәйгә дә, әнкәйгә дә, миңа да... Күңелең ятмаган кеше белән ничекләр гомер итмәк кирәк!... – Үзеңнең дә башка беркемгә дә күңелең ятмый инде, ә Зөлфия? – Ятмый инде, апа, ятмый! – Ак канатыңа кер кундырмыйсың... Зәбир кире кайтса, кичерер идеңме соң? – ...Мин аны күптән кичердем инде. Ләкин үз өемдә үз көем дигәндәй, ялгызлыкка өйрәндем хәзер... Кирегә юллар ябык... Йә, ярар, апай, китим инде, кичкә чәйгә көтәм, килерсез, яме... – Ярый, аккошым... Хуш... Гөлсем апасы, ниндидер бер серле моңсулык белән Зөлфияне ишектән озатып калды... Әйе, моңсу иде ул... Кичә генә янына Зәбир кереп, кылган эшләре өчен бик үкенүен, Зөлфияне, балаларны нык сагынуын, кире кайтырга теләвен белгертеп, алма апасын пошаманга салып чыгып киткән иде... Катюшасы башкалар белән чуала икән... Зәбирне бер дә санга сукмый ди... Бик теләсә дә, әйтә алмады Гөлсем апасы Зөлфиягә бу хакта, яшьлегенең алсу таңында ук сыңар канат белән торып калучы сөекле аккошының тирән яраларын кабат яңартасы килми иде аның, һич тә килми иде... Гөләндәм ГАЛИЕВА
    5 комментариев
    11 классов
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Җ И З КОМГАН. 16 БҮЛЕК
Марат бушаган шешәне кулына алып, яңа күргәндәй карап карап торды да, диванга чыгып утырды.
Әйдә Илнар, монда чык диде ул,көлеп. Бүтән эчмибез..
Хәйран ару кызган Илнар да, дусты артыннан диванга чумды.
Бүтән эчмибезме, диде ул да, Марат сүзен кабатлап.. Бүтән эчмибез.
Бераз исереп китсәләр дә, телләре бәйләнсә дә, башлары эшли иде әле, яшьләрнең.
Мин менә дип, бармакларын янагандай, сөйләп китте Илнар. Мин менә, име, Марат, Әти әниемә, Сабирага, улыма кирәк. Менә шуңа исән калганмындыр да мин. Ә синең хатының кая?
Ә син менә име, мин яраткан..
Мин яраткан кызга син өйләндең бит дип, әздән әйтеп ычкындырмады Марат.
Ә мин яраткан кызга дип
Наилә ХАРИСОВА
Хәлең ничек, улым?
хикәя
Ничәнче тапкыр инде Нәфгать телефон тавышыннан уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырау булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә ава. Ничәнче төн бит инде... Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр микән? Бүген телефон адәм баласын бишектән үк озата бара, дисәң дә ялган булмас. Нәфгать үзе дә көн-төн телефонга бәйле. Иртән торуга башлана... төнгә туктаса да рәхмәт әйтер идең әле. Ә соңгы вакытта төннәрен шыбыр тиргә батырып уятучы шалтырау - башка. Бусы, мөгаен, аны калган гомере буйлап озатып барыр. Нәфгат
Сания Шарипова
Авылга кырлайчы килде
Хикәя авылдашыбыз Нәфиков Рәдиф абый сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды.
Мин үземнең эчкерсез балачактагы вакыйгаларны, дусларны, яшьтәшләрне еллар үткән саен сагынып искә төшерәм. Без инде бүгенге көндә ап- ак чәчле бабайлар һәм ак яулыклы тыйнак кына өлкәнәеп килгән әбиләр. Күпләребез бу дөньяны калдырып та киткәннәр. Үзебезнең балачакның ничек үткәнен исән чагыбызда оныкларга җиткерәсе килә.
Бар иде без түбәтәйле чал чәчле бабайларның шук малай чагы, җыерчыклы, көләч йөзле әбиләрнең борчак кебек җитез, табан астыннан ут чыгара торган чая вакытлары.
Искә төшә бәләкәй генә авылыбызның япь-яшел чирәмле бәпкә үләне өстендә яланаяклы килеш йөгереп, чыр- чу ки
Люция Аблеева
Тел
Телгә йозак салдым әле,
Отпускага чыгардым.
Бу кадәрле озын ялда,
Белмим күпме чыдарын.
Аңа хәзер ышаныч юк,
Артыгын ычкындыра.
Кайчагында, сиңа әйтим,
Кычыткандай яндыра.
Тозакта торсын, бигайбә!
Шулай, әйе, кулайрак.
Яшь барган саен, иптәшләр,
Теләп тормый кул - байрак.
"Теленә килгәнне сөйли",-
димәс тегесе-монсы.
Үзләренә тоттырамын,
Менә дигән шансны.
Читтән генә күзәтермен,
Хәзер сүз тегермәнен.
Үземә килгәндә... болай
Тел-фәлән тидермәмен.
Бер дә рәхәт булмаса да,
Тыел ди, миңа аңым.
И чукынмыш! Яздым менә,
Телгә килгәнен тагын.
Люция Әблиева
  • Класс
Галимҗан Гыйльманов
Әни сүзе
хикәя
Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында.
Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Шунда ул оеп, черем итеп ала, ашарына да түшәк янына гына китерәләр. Ул үлем белән көрәшеп ятучы, төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып шулай утыра. Аерылса, баласы үләр кебек тоела аңа.
Палатада икәү. Кайчакта өчәү, дүртәү булалар. Борчулы йөзләрен авыз япмаларына яшереп, бер-бер артлы табибләр, табибәләр кереп чыга. Шәфкать ту
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Җ И З КОМГАН 15 БҮЛЕК
----------------------------
Марат бер яктан Зәлиянең тизрәк күзләрен ачуын теләсә, икенче яктан бераз курыкты да. Берәүне дә күрәсем килми, башка минем янга кереп йөрмә дисә. Мин башканы яратам дисә???
Ул чакта нишләр ул?Көтмәгәндә урап алган сөю хисләрен ничек сүндерер. Яшьлектәге сөю хисен чак суыта алган иде, бу мәхәббәте көйдермәсме?
Марат хисләр дулкынында йөзеп, йортларына якынлашты. Якындагы кибеткә кереп ашарга, чәй эчәргә конфет, печенье ише әйберләр алды. Әле аракы бүлегенә кереп, кыйммәтле коньяк шешәсенә дә карап алган иде, кире уйлады.
Болай да йөрәкләр ярты йорты диде ул, дустын күз алдына китереп. Эчеп алсак Аллаһ сакласын.
Показать ещё