Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Җ И З КОМГАН. 16 БҮЛЕК
Марат бушаган шешәне кулына алып, яңа күргәндәй карап карап торды да, диванга чыгып утырды.
Әйдә Илнар, монда чык диде ул,көлеп. Бүтән эчмибез..
Хәйран ару кызган Илнар да, дусты артыннан диванга чумды.
Бүтән эчмибезме, диде ул да, Марат сүзен кабатлап.. Бүтән эчмибез.
Бераз исереп китсәләр дә, телләре бәйләнсә дә, башлары эшли иде әле, яшьләрнең.
Мин менә дип, бармакларын янагандай, сөйләп китте Илнар. Мин менә, име, Марат, Әти әниемә, Сабирага, улыма кирәк. Менә шуңа исән калганмындыр да мин. Ә синең хатының кая?
Ә син менә име, мин яраткан..
Мин яраткан кызга син өйләндең бит дип, әздән әйтеп ычкындырмады Марат.
Ә мин яраткан кызга дип,тизрәк үзен кулга алды ул. Аңа операция ясадылар. Аягын кистеләр..
Аягыын.. Ни булды, Марат?
Машина бәреп китте, Илнар. Ялгап, гипс салганнар иде. Ну менә, кызганычка каршы, гангрена башланып..
Марат, ул сүзләрне кабатларга да куркып, үзенә баккан Илнарга карады.
Менә шулай, туман. Такие пироги.. Беребез аксак, беребез туксак..
Бу сүзләрдән айнып киткән Илнар:күптәннән йөрисезме соң, дип, Маратның протезына карады. Нигә бу гомер өйләнмичә йөрдең?
Ээх, белсә иде Илнар, дустының нигә өйләнмичә калганын. Белсә иде ул, Маратның Сабираны ничә еллар оныта алмаганын. Юк шул, моны әйтеп булмый. Аннары эшнең тирәнгә китүе бар.
Укыдым Илнар, укыдым. Ул вакытта кызлар кайгысы юк иде, брат.
Хэзер бармы?
Илнар, әллә көн буе эшләп ардымы, әллә коньяк башына киттеме, йокымсырап башын диванга төртте. Башка кызлар юк иде мени? диде ул, Маратның җавабын тыңлап та тормыйча. Әллә, бик матур патша кызымы?
Матур, матур. Ярар, йокла әйдә.
Марат, дустының баш астына мендәр кыстырып, өстенә япты да, үзе идәнгә калын матрас атып, шунда ятты.
Ээх, Илнар, берни белмисең шул син .. Дөресрәге, ни булып бетәсен үзем дә белмим әле.
Илнарның авыз эченнән нидер сөйләнгәнен дә ишетмичә, Зәлия турында уйланып, Марат та йокыга китте. Ләкин менә бу вакытта Зәлиянең аңга килеп, бөтен больницаны уятканын белмәде ул. Әйе, тездән түбән аягы юклыгын күреп әздән акылдан язмады Зәлия. Авыртудан, бөтен гәүдәсе сызлаудан үкереп үкереп елады кыз. Бары тик тынычландыра, авыртуны баса торган дарулар белән бергә йокы даруын кадагач кына ,бераз тынычланып калды. Ләкин, болар барсы да вакытлыча гына иде шул. Тиздән таң атар, кызарып кояш чыгар. Менә шунда күзләрен ачкач, тагын ниләр булыр, билгесез.
Яшь кенә килеш аягын югалтуны ничек күтәрер кыз бала. Тормышта югалып калмасмы, үз урынын табармы.. Әлегә болар кара урман. Алга таба ниләр булганын бары тик вакыт күрсәтер.
Менә шулай.. Тәкъдирме, ялгышмы.. Якты дөньяга килгән һәр кеше үзенә тиешле гомер юлын үтә. Алда ни язылган беребез дә белмибез .
Каядыр ашыгабыз, ялгышабыз. Авырлыкларны җиңеп алга барабыз, Шатланабыз, кайгырабыз. Ә гомер тәгәрмәче үз эзеннән келтер-келтер алга тәгәри.
Кара бәрхет юрганын бөркәнеп айлы төннәр килә, алсу нурларын чәчеп таңнар ата. Аларның кешеләрдә эшләре юк,алар бары тик үзләре белеп, вакыт тәгәрмәчен тәгәрәтәләр.
Менә бүген дә пардәләре ябылмый калган тәрәзәдән төшкән алтын нурлар, тыныч кына йоклап яткан ике дусны үптеләр. Бүлмә эчен иртәнге яктылык урап алды.
Иң беренче булып күзләрен ачкан Илнар, идәндә йоклап яткан дустына таба үрелде. Утны суны бергә кичеп, нинди генә авырлыклар күрмәде бу батырлар. Кызганыч, бик күп бөркеттәй егетләр үз гомерләрен биреп, әти әниләрен, туганнарын мәңге төзәлмәс яралы иттеләр.
Ээх..
Илнар бер читтәрәк торган протезга карап уйга калды. Менә гомере бетмәгәч, ул бүген рәхәтләнеп җылы урында йоклап ята. Ә бит теге вакытта, элемтәләре өзелеп, шуны ясарга калмаган булса..
Илнар уралырга гына торган кара уйларын куып,әкрен генә торып басты. Юук, Илнар, юк, диде ул,уйнаган кояш нурларына сокланып. Иптәшләрнең үлемендә синең гаебең юк. Син дә бер үзең бернишли алмый идең ..
Әллә шыгырдаган тавыштан, әллә вакыты җитеп, Марат та күзләрен ачып, дустына карады. Хәерле иртә, диде ул елмаеп. Ничек, йоклап булдымы?
Ләкин, Илнарның болыт баскан йөзен күреп әллә нишләп китте Марат .
Илнар, син нәрсә шаккатып торасың диде ул, аңламыйча.
Берәр начар төш күрмәгәнсеңдер бит. Төсең качкан.
Юук ла, Марат. Тыңла әле, кичә дә әйтергә теләгән идем. Курыктыммы шунда, оныттыммы?
Марат, Сабира турында сизенгәндер дип, үзе дә шикләнеп, Илнарга карады.
Сугышта куркып тормаганны, әллә миннән куркасың инде?
Әйе, Марат, куркам. Бу сорау ничә еллар интектерә инде мине. Башка сорар кешем юк, бары син генә.
Нинди сорау соң ул, Илнар?Сабира турында дисәм инде, авылдашлар икәнен кичә генә белдең.
Марат урыныннан торып,протезына үрелде. Илнар, нәрсә шулай борчый соң сине?
Ярар, дустым? Дөресен әйт әле, син ничек уйлыйсың? Әгәр теге вакытта мин вакытында килсәм, бу фаҗига булмый кала идеме? Ничә еллар дусларның үлемендә үземне гаеплим мин, Марат. Синең аяксыз калуда да мин гаепледер сыман.
Марат, сүзсез генә протезын киеп, ничек кирәк шулай, Илнар янына торып басты.
Син нәрсә, Илнар, диде ул, нурлы күзләрен дустына төбәп. Синең ул көнне соңга калганыңа сөенәм генә мин. Сине дә исән калдырмыйлар иде бит алар.
Ә бәлки, мин дә булсам каршы тора алган булыр идек.
Юк, бу хакта даже уйлама син. Дошманнарның штаб тирәсенә алай якын килгәннәре юк иде бит. Килеп чыгарлар дигән уй башта да булмады. Алар шул хәтле көтмәгәндә сикереп чыктылар, ата да алмыйча калдык бит, Илнар. Син булсаң да бер көтү кораллы дошманга каршы тора алмый идек без. Аллаһ тагәлә саклап калган сине.
Шулай дисеңме? Син мине гаепләмисеңме? Мин ничә еллар буе,килеп җиткән булсам, алай итсәм, болай итсәм, дип, үземне ашап бетердем бит инде, Марат.
Димәк, син ачу тотмыйсың?
Юк, Илнар, син исән калганга мин бик шат. Башка бу хакта сөйләшик яме. Әйдә, юынып, капкалап алыйк да, эшкә киттек.
Ярар, Аллаһка шөкер, Марат. Өстән йөк төште. Рәхмәт, дустым. Аллахка шөкер.
Илнар, тиз генә үзенекен, идәндә яткан урын җирләрне җыеп урнаштырды да,юыну бүлмәсенә кереп китте.
Мин булсам да әллә нишли алмас идек инде, чынлап бит Марат. Дошманнар бишектә чакта ук корал тотып яталар шул.
Тумаан, нәрсә әйттем. Башка бу хакта сүз куертып та маташма. Әле ярый, хет син исән калдың. Әйдә, тормышның кадерен белеп, матур итеп яшик. Син Сабираны яратып,кадерләп тор. Мин дә хәзер Зәлия янына керәм, Аллах бирса. Аңына килер инде. Бүгеннән калмас.
Чәй генә эчеп алдылар да, ике дус тукталышка таба киттеләр. Кайгыларын уртаклашып, эч серләрен сөйләшкәч, җаннары ничектер тынычланып калгандай булды аларның. Йөзләренә нур кунды, алдагы туар көннәргә ышаныч артты.
Озак та бармый, Марат үз тукталышында төшеп калды.
Ярар, Илнар, күрешкәнчегә кадәр, диде ул, кул болгап. Исендә тот, хәзер без бергә.
Больницага керүгә аяклары туп туры Зәлия яткан палатага алып килделәр аны. Йөрәге дөп-дөп типте, күңелендә билгесез хисләр ташкыны.
Тукта әле, кем елый? Ярым ачык калган ишек артында кемдер әкрен генә үкси түгелме? Әллә Зәлия аңга килдеме?
Марат, палатадан ерак та түгел постта язып утырган шәфкать туташы янына килде. Сәләм, Алисә диде ул, башактай сары чәчле кызга. Эшеңнән бүлдермәскә теләп, эндәшмәгән идем, ачуланма яме. Әллә Зәлия аңга килдеме? Кемдер палатада елый кебек тоелды.
Әйе, Марат Илфатович. Кичә кич күзләрен ачты ул кыз. Ләкин тагын йокы даруы бирмичә булмады. Аягын күрүгә эстерика башланды аның.
Комадан чыгып бетмичә тагын йокы даруы бирделәр мени. Алай итәсе түгел иде бит инде...
Бүтәнчә булдыра алмадык. Тагын комага китәр дип курыктылар. Шәфкать туташы бераз тыңлап торды да:Елаганы ул түгел,туганнары килгән иде, шулдыр, дип Марат янына торып басты. Зәлия менә менә уяныр, дип куркып торабыз. Белмим тагын ниләр булыр.
Алай икән, диде Марат. Алай икән. Мин яннарына кереп чыгыйм әле, ярармы Алисә?Әтисе мондамы соң?
Әйе, ул монда. Түлке сез керсәгез туганнарын чыгарам. Ату хирургтан тагын эләгә.
Марат елмаеп, медсестраның җилкәсеннән сыйпап алды. Үзегезгә авырлык ала ала кешеләргә яхшылык эшлисез инде, Алисә, рәхмәт диде ул Алисәне мактап.
Шулай шул, Марат Илфатович, ярамый дип, менә сезне ничек кермим инде. Сез бит.
Ээх сине.. Әйдә кереп карыйк әле.
Палатада елаган кеше, чынлап та туганнары булып чыкты.
Монда болай да авыр, үзегезне кулга алыгыз, диде Алисә, коры гына. Аннары бер кешедән артык утырырга ярамый. Сез әйдәгез чыгыгыз.
Шулай дип, шәфкать туташы хатынны көчкә күндереп , үзе белән алып чыгып китте. Уянуга хәбәр бирерсез диде ул чыгышлый. Марат Илфатович, сез кешеләрне юатырга мастер, бәлки бер ярты сәгатькә булса да калырсыз. Уяныр инде Зәлия, вакыт.
Илфатович профессор белән күрешеп, сәгатенә карап алды да,ярар дип урындыкка утырды...
Җитте, Зәлия, диде ул, кызның нәфис бармакларына кагылып. Озак йөрдең инде, кайтырга вакыт.
Әллә егетнең сүзләре тәэсир иттеме, әллә куллар җылысын тойдымы, нәкъ шул мизгелдә Зәлиянең озын кара керфекләре селкенеп куйгандай булды...
Дәвамы бар.