|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН
Тагын 5 көннән Рамазан ае уразасы башлана. 5 майдан, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый.
Мөселманнар уразаны 6 майдан тота башлый.
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.
Рамазан аенда фитыр сәдакасы һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасы бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Уразаның соңгы көне 4 июньгә туры килә, 5 июньдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн билгеләп үтелә).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев