Предыдущая публикация
Серле ай
Төн уртасы узган,
Башны йокысызлык изә.
Тәрәзә аша күз салам,
Күктә тулган ай ил гизә.
Ялгыз айны томан баскан,
Томан астына качкан
Йолдызларда эше юк.
Корсагы бераз ачкан.
Юлы озын, таңга кадәр
Җирне әйләнәсе бар.
Белмим, айга ничә яшь,
Узган вакыты аттай чабар.
Инде картайган, пошмас,
Күргәнен йөрми чәчеп.
Күпме сер сыйган эченә,
Ята нур булып әчеп.
Ай күпне күрә, ишетә:
Азлармы аңа пышылдый,
Йөрәкләрен ачы сала.
Ай һичкемгә кысылмый.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
07.10. 2017
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев