Гел иртәгә, булмый аннары...
Елга буйларына, җәелеп тәгәрәгән,
Ак томаннар, урап таңнарны.
Чәчкә исләренә, балның тәме сеңгән,
Кыр капкалы өй, арт бакчага,
Алмагачларыма, шау чәчкәгә төргән,
Сатып алмас, барлык акчага.
Миче калыккан өйнең почмагына,
Нарат бүрәнәле өйләргә,
Алтын тузан йоткан урамнарга,
Истәлеген утырып сөйләргә.
Карап сүрәтләргә, диварына элгән,
Түр ягында, алгы бүлмәнең,
Әткәй - әнкәй, елмаешкан, яшьләр..
Йөрәгемә кергән, күрәмен.
Зәңгәр диңгез күктә, ак болытлар,
Акбүз атлар сыман чабалар.
-Борын-борын..-диеп, сөйләр өчен,,
Әкияттәй генә калганнар.
Үткән инде, төргән ак томаннар,
Хәтерләргә сеңеп калганы.
Әкияткә, кайтып булмас сыман,
Иртәгә дә, түгел аннары...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев