Юлсыз җирдән бераз кыеклап,
Ут балкытып яшен гөрләп алды,
Мин бар дигән төсле һич юктан..
Язларымда, иң - иң тәүге яшен,
Көтмәгәндә күккә кунаклап,
Боргаланып үзен күрсәтте дә,
Килде, китте әрсез кунактай..
Алдан сибәләде аз - маз яңгыр,
Анда- монда кунып бер тамчы..
Яшеннәре киткәч бер тәгәрәп,
Шактый гына яуды бик яхшы..
Күтәрелеп килгән куакларның,
Ботакларын юып алды да,
Зөбәрҗәттәй шыткан яфраклары,
Балкыдылар яшел ялкында..
Болыннарга келәм җәйгән чирәм,
Торып басып никтер аптырап,
Күзләделәр акрын искән җилдә,
Елга ярын калган ялтырап.
Азак нокта куйган сыман итеп,
Онытылып яшен гөрләде...
Әллә яңгыр явып үткәнлеген,
Болыт арасыннан күрмәде.
Ялтыратып кояш чыкты кабат,
Соры болытларын җил куып,
Ә җир исә иркен сулыш алды,
Куенына, татлы дым тулып..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев