Ишеге ачык, сез дә керегез..
Кешелекнең хыяллары шунда,
Үзе якты, үзе бер керсез..
Төнге айдан көмеш нурлар ага,
Җиханнары балкый бер очсыз,
Кеше гомерен өзми очкычлары,
Җирдә тыныч, гел дә сугышсыз..
Зәңгәр диңгез, ап ак ярда комы,
Ял ит анда җаның туярлык.
Ак җилкәнле көймәләре йөзә,
Бүген күргәзмәгә куярлык.
Яшел урман үсә, чиксез шаулап,
Болын яшел, елга шуыша,
Бар кешегә бар да җитә анда,
Нәфес тә юк бәлки шушыңа.
Куаклары мул, җимешләр аскан,
Кемгә кирәк шушы алсынга.
Шат балалар йөгерешә уйнап,
Тәрбиясе җитә барсына.
Һәрбер кеше хезмәт белән яши,
Үз күңеле кайсын ошаткан.
Эшсезлекне, анда белмиләр дә,
Ул кайгыны, бар да оныткан.
Юк гарипләр, СМС лар язып,
Хыстаулар юк, акча сорамый,
Чир, афәтләр, җирдә калмаган,
Бомба шартлап бала еламый.
Беләсезме, бар да уртак җирдә,
Мактамыйлар гел дә тәхетне..
Ә сугышлар гел дә онытылган,
Бар кеше дә җирдә бәхетле..
Кешелекнең хыяллары шунда,
Үзе якты, үзе бер керсез..
Сүрәтләдем, матур шундый дөнья!
Ишеге ачык, сез дә керегез..
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев