Кара җимеш, алма исләре,
Куе тәмгә, һава тулган төсле,
Ягылган күк җәйнең төсләре .
Әрем әче түгел, хуш аңкыган,
Арыш , бодай исе басуда,
Урман аланнары иске шәраб,
Озак торса, тәме ачыла...
Кичке ай да, сары кавын сыман,
Балын гүя җиргә тамыза..
Ә таңында алма тәгәрәшкән,
Чык, тамчысын җиргә агыза.
Барысы әнә җәйнең бәйләмендә,
Каеннарга чуклар асылган.
Сөйгәненә гүя соңгы бүләк,
Бизәлгән ул шундый асылдан.
Торналарның соңгы очышлары,
Әрәмәдә күкне иңләгән..
Юк ла инде, түгел китүләре,
Бары төеннәрен төйнәгән.
Таңнар инде бераз суыгырак,
Җылы төннәр артта калырлар,
Ә көн әле, шашкын кайнар чагы,
Каласылар тәмен табырлар.
Әй төннәрең! Иләк аша сөзәр!
Җиргә сырган куе томаның,
Тәгәрәшкән елга буйларыннан,
Ниди хисләр шуңа урадың?
Беләм үтәр..Бар да үтә юкса,..
Хәтер соңлап карый үрелеп.
Шуңадамы, татлы азаккылар,
Калмый алар җанда сүрелеп..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев