Октябрьнең соңгы якшәмбесе,
Җылы әле һаман урамда.
Кемдер өйдә генә бәйрәм итә,
Кемдер чыга ерак юлларга.
Шофер көне белән тәбрик итәм,
Сез дусларга телим исәнлек.
Машинагыз йөрсен ватылмыйча,
Булсын чыккач, кайтып җитәрлек.
Төрле хәлләр була юл йөргәндә,
Хәвеф-хәтәр сезгә тимәсен.
Ялгыш кына тизлек артса әгәр,
Радар- фәлән сезне күрмәсен.
Тик бер кагыйдә бар: хәмер эчсәң,
Син утырма рулең артына.
Үз башыңа олы бәла алма,
Чит кешене салма кайгыга.
Исән-имин, бәла-казаларсыз,
Язсын дуслар безгә йөрергә.
Бигрәк кыен, кайчан кайтыр диеп,
Безне өйдә көткән кешегә.
Без йөрисе юллар якты булсын,
Сузылсын ул әллә кайларга.
Фәрештәләр "Амин"- диеп торсын,
Без чыкканда ерак юлларга.
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.
27.10.2018.
#Татарстан #Актаныш
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев