Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Тормышыгызның күге аяз булсын. Күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булып калсын! Бәйрәм белән сезне! Бүген бəйрəм ...илебезне Саклаучылар бәйрәме.... Чын күңелдəн бүлəк итик Матур чəчəк бəйлəме... Бəйрəмегез белəн бүген Котлыйбыз сезне бердəм . Кем нəрсə бүлəк иткəне Тора тик үзебездəн. Кемдер носки бүлəк итə... Кем шампунь...кем кулъяулык... Бүлəкнең бит зурысы юк Исəн булсыннар берүк! Из
Яшəү бəхет, яши белсəң əгəр... Яшик əле, яшəү рəхəт жирдə Бер -береңнең белсəң кадерен. Туганнарның кадерлəрен белеп Үлгəннəрнең белсəң каберен. Яшик əле, яшəү үзе бəхет Һəр минуты аның кадерле. Син яраткан сине сөйсə əгəр Белсə əгəр синең кадерне. Яшəү белəн үлем арасында Көрəшерлек булса йөрəгең. Авыруларга каршы тора алсаң һəм кемгəдер булса кирəгең. Яшəү рəхəт, яшəп булса икəн Адашмыйча барыр юлларда. Бер -береңне хөрмəт итеп яшəп, Һич калмыйча чит- ят кулларга. Яшəү үзе бəхет
Иске яңа ел белән! Иске яңа ел килə бит Иске көндəлек белəн. Озатабыз аны бүген Каршылаганы сыман. Күркəм бəйрəм белəн дуслар Котлыймын барыгызны! Шатлык,бəхетлəр бизəсен Барасы юлыгызны! Яңа елда чын күңелдəн Телимен зур телəклəр. Якыннарга ямь өстəсен Сезнең биргəн бүлəклəр. Барлык борчу, авырулар Калсыннар иске елда. Матур жырлар тыңлый-тыңлый Гөрлəшеп яшик без дə. Эльза Шагова.
Əкияттə тойдым үземне. Агачларга кунган ап-ак бəслəр Кыш аеның гүзəл мизгеле. Күпме карасам да карап туймам Əкияттə тоям үземне. Мондый күренешне күрер өчен Хыялый да булырга кирəк. Ак буяуга манып буялгандай Сихри көннəр була ул сирəк. Яңа елның яңа бизəге син Карларыңны койма агачым. Əкиятнең бозлы тараклары Бəслəреңне синең тарасын. Кар бөртеге кебек бөтерелеп Килə минем синдə каласым. Əкияттəн чыгып чынбарлыкка Барасы да əле барасы... Эльза Шагова.
Яусын яңа карым. Ап- ак карлар ява, йомшак карлар Яңа елның энже  карлары. Без бит жаным  синең белəн икəү Елның иң бəхетле парлары. Куш: Яусын əле, яусын яңа карым Яусын әле, шундый сагындым... Сагындым да кар бөртеге булып Иңнәреңә синең сарылдым. Яңа яуган ап-ак мамык кары Килеп кунды синең өслəргә. Яңа елның сихри бер төнендə Керсəм иде синең төшлəргә. Яңа елның  яңа  карларында Тылсым бар шикелле тоела. Жем-жем килгән шушы мамык карлар Шундый матур булып  коела... Яусын əле яусын яңа кар
Show more
About group
Матур жырлар,шигырьлэр,телэклэр!Яна группа.Рэхим итегез!
Address:
Город Казань